9 октябрь 2013 яңалыклары
-
Ташламалардан файдаланып калыгыз
8 - 18 октябрьдә газета-журналларга язылу буенча Бөтенроссия ункөнлеге уздырыла. Бу чорда «Биектау хәбәрләре» - «Высокогорские вести» район газетасына ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге бирелә. 2014 елның беренче яртысына шушы ункөнлектә 261 сум 90 тиеннән язылырга мөмкин. Редакция әлеге ун көн эчендә әбүнәчеләр саны район буенча да артыр, хәзерге көнгә газетага...
-
Саннар, саннар...
Агымдагы елның тугыз аенда районда 329 сабый дөньяга аваз салды. Узган елда шушы ук чорда туучылар алтыга артык иде. Якын киләчәктә сабыйлар саны артыр дигән өмет бар, чөнки быел 173 никах теркәлгән, бу алдагы елга караганда шактыйга артык. Үлүчеләр саны быел кимегән, әмма бакыйлыкка 422 кешенең китүе күңелләргә сагыш иңдерә....
-
Мөһим мәсьәләләр тикшерелде
"АгроСтар" ширкәтендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Бу хуҗалыкның җитештерү объектларында механикалаштыру һәм терлекчелек мәсьәләләре каралды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев техниканы кышкы саклауга кую таләпләренә тукталды һәм машина-трактор паркларын 2014 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычларын җиткерде. Орлыкчылык та игътибар үзәгеннән читтә калмады. Хуҗалыкның...