8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
"Биектау" спорткомплексында ачык ишекләр көне!
Бүген "Биектау" спорткомплексында ачык ишекләр көне узды. Әлеге чара ел саен уздырыла. Биектауның 1,2 һәм 3 нче мәктәбе укучылары бүген берничә спорт төре: баскетбол, волейбол, бокс, ирекле көрәш, тхэквондо буенча узган тренировкаларны кызыксынып күзәтте.
-
Биектау районында бәрәңге уңышын җыялар
Бәрәңге - җир байлыгы. Бәрәңге - икенче икмәк. «Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге булса яшәп була инде ул», - дип әтием дә елга әллә ничә тапкыр кабатлый. Хәзерге вакытта Татарстан буенча бәрәңге уңышын җыю башланып китте. Бер атна инде Биектауның авыл хуҗалыгы җәмгыятләре дә бәрәңге уңышын җыя. Барлыгы район буенча...
-
М-7 автоюлында биш машина бәрелешкән
М7 трассасының Казанга таба Идел кичүенә 1 км калган урында 5 автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Беренче мәгълүматларга караганда, авариядә 3 кеше зыян күргән. Өчесе дә бер җиңел машинада барган. Алар 12нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.
-
Кыш җитәр, грипп килер – әзер булырга кирәк!
Кышын авырмау өчен көзен прививка ясатып өлгерергә кирәк, ди табиблар. Гриппка каршы вакцина хәтта тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен җиңелчә формада гына кичерергә ярдәм итә икән. Шуңа да белгечләр, үз сәламәтлеген кайгырткан һәр кешегә вакцинацияләнергә киңәш итә. Былтыр барлык Татарстан халкының 27 проценты прививка ясаткан иде. Моның файдасы тиде: шактый...
-
Татарстан АЗСларында барлык төр ягулыкка бәяләр төшә
Һәр төр ягулыкның бер литры кимендә 60 тиенгә арзанракка сатыла башлаячак. 7 сентябрьдән Татарстанның автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү станцияләре хуҗаларына мотор ягулыгының барлык төренә ваклап сату бәяләрен 60 тиенгә төшерергә тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт...