3 март 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга ашыгыч киңәшмә үткәрде
Банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән Татфондбанк һәм Интехбанкның банк операцияләре эшчәнлегенә лицензиясен алу уңаеннан ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәдә банк активларын, физик һәм...
-
ГТОның кышкы фестивалендә Биектау районы командасы 2 урынны алды
Бүген Яшел Үзән шәһәрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының барлык категория гражданнар арасында кышкы фестивальнең 2 нче этабы узды. Биредә Биектау районы командасы команда беренчелегендә 2 нче урынга лаек булды! Котлыйбыз!
-
Эльвира Кәлимуллина - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Эльвира Кәлимуллина. "Язмышның ничек буласын беркем дә алдан әйтә алмый. Ирекле яшә һәм үзгәрешләрдән курыкма. Ходай нәрсәне дә булса алып, икенче әйберне биргән...
-
«ТФБ-Финанс» җинаять эше: барлык гаепләнүчеләр дә апрельгә кадәр сак астында булачак
«Татфондбанк» һәм «ТФБ Финанс» оешма хезмәткәрләренең адвокатлары бу карарга карата шикаять бирде. Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК "ТФБ Финанс" кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде. "Татфондбанк" оешмасының базарда кыйммәтле кәгазьләр белән актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев кулга алмауны сорап, шикаять язган. Суд әлеге шикаятьне кире...
-
Биектау районы үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды (+ФОТО)
Бүген Биектауның үзәк мәдәният йортында Биектау район үзәк хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева һәм Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ринат Сабирҗановлар катнашты. Район сәламәтлек саклау оешмасы баш табибы Рамил Зыятдинов Биектау районы үзәк хастаханәсенең узган 2016 елдагы эшчәнлеге һәм 2017...
-
Район башлыгы муниципаль учрежденияләрнең автобусларын карады
Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин муниципаль учрежденияләрнең автобусларын карады. Рөстәм Галиуллович начар хәлгә калган машиналарга масштаблы ремонт ясаганчы, вак-төяк төзексезлекләрне карап тору күпкә кулайрак икәнлеген ассызыклап үтте. Район башлыгы тарафыннан әйтелгән тәнкыйтьне кабул иттеләр. Ачыкланган барлык кимчелекләрне якын арада бетерү бурычы куелды.
-
Россиянең иң билгеле архитекторы Биектау районындагы XIX гасыр мәчетен торгызырга тели
Тиздән бу корылманың проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына дәүләт тикшерүенә җибәреләчәк. Илнең иң билгеле архитектор-реставрацияләүчесе, Дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов Биектау районының Айбаш авылындагы XIX гасырдан сакланган агач мәчетне торгызырга тели. Бу хакта "Татар-информ"га бирелгән эксклюзив интервьюсында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше кафедрасының өлкән укытучысы, Россия мәдәният министрлыгының тарихи-мәдәни...
-
“Тәҗрибәгә чикләр юк” Иске Казан авыл җирлегендә (+ФОТО)
Район җитәкчеләре хезмәттәшләре белән уңай тәҗрибә уртаклашуны дәвам иттерәләр. Бу юлы делегация "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында Иске Казан авыл җирлегенә килде. Анда ниләр белән гаҗәпләндерделәр һәм игътибарны нинди мәсьәләләргә юнәлттеләр? Бу турыда үз хәбәрчебез мәкаләсеннән укыгыз. Иске Казан авыл җирлеге - районның иң зур җирлекләреннән берсе. Аның составына 7...
-
Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган чара узды
Ел саен 1 март көнне Халыкара наркотиклар, наркобизнес һәм наркомафиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында яшьләр катнашында чара үткәрелде. Яшьләр һәм балалар алдында наркотикларның саләмәтлеккә зыяны турында лекция белән фельдшер Айгөл Сабирова чыгыш ясады.