Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

ЙӨРӘКТӘ ИЗГЕЛЕК ЯШИ

Биектау район үзәк китапханәсе Халыкара өлкәннәр көнен беркайчан да онытмый. Дөнья статистикасы мәгълүматлары буенча, җәмгыятебез, кызганычка каршы, котылгысыз рәвештә картая. 2002 елда ун кешегә бер алтмыш яшьлек кеше туры килгән, ә 2050 елда бу чагыштырма биш кешегә берәү тәшкил итәчәк. Китапханәдә октябрьнең беренче көннәрендә җәмгыятьнең өлкән яшьтәге кешеләрен куандыру өчен...

Биектау район үзәк китапханәсе Халыкара өлкәннәр көнен беркайчан да онытмый.
Дөнья статистикасы мәгълүматлары буенча, җәмгыятебез, кызганычка каршы, котылгысыз рәвештә картая. 2002 елда ун кешегә бер алтмыш яшьлек кеше туры килгән, ә 2050 елда бу чагыштырма биш кешегә берәү тәшкил итәчәк.
Китапханәдә октябрьнең беренче көннәрендә җәмгыятьнең өлкән яшьтәге кешеләрен куандыру өчен аларны зурлау традициягә әверелде. Өлкәннәр көне - матур һәм күңелле бәйрәм, без бу көнне китапханә эше ветераннарына һәм лаеклы ялга чыккан укучыларыбызга аеруча игътибарыбызны белдерәбез. Ул бүгенге көндә бик мөһим, чөнки хәзерге җәмгыятьтә яшәгән өлкән кешеләрнең күпсанлы проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә, чираттагы тапкыр аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерергә мөмкинлек бирә.
Менә быел да без 2 октябрьдә кадерле кунакларны үзәк китапханәнең уку залына чәй табынына чакырдык, бәйрәмне "Еллар узуга карамастан, сезнең йөрәкләрдә изгелек яши!" дип атадык. Бу көнне күп кенә рәхмәт сүзләре, шигырьләр һәм җырлар яңгырар. Без элекке коллегаларыбызның бер-берсе белән күрешүгә ничек сөенүен, рәхәтләнеп хезмәт иткән елларын искә алуларын һәм бүгенге көн турында хис-тойгылары белән уртаклашырга яратуларын беләбез.
Һәр гаиләне өлкән буынның мәхәббәте һәм хатирәләре тота. Бу кешеләр оныкларына һәм оныкчыкларына күп еллар буена тупланган тәҗрибәне тапшыра, дистәләрчә елларын үз эченә алган тарихны бер чылбырга берләштерә. Бүген без сезнең барыгызны да тәбрик итәбез, кадерле өлкән хезмәттәшләребез, һәм сезгә гаиләдә бәхет һәм якыннарыгызның сезне аңлавын, һәр туар көннең шатлык кына китерүен, нык сәламәтлек телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев