Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • ӘЙ, ГОМЕР АГЫШЛАРЫ...

    Дөбъяз урта мәктәбен 35 ел элек тәмамлаган сыйныфташларның очрашуы булды. Бүген биредә бригадир да, шофер да, полковник та, савымчы да, институтта укытучы да, ветеринария табибы да, сатучы да, табиб та, төрле дәрә-җәдәге җитәкче дә юк. Биредә - гүзәл табигатьнең ямьле бер почмагында табигать балалары - 10 "В" сыйныфын тәмамлаган 17...

    Дөбъяз урта мәктәбен 35 ел элек тәмамлаган сыйныфташларның очрашуы булды.

    Бүген биредә бригадир да, шофер да, полковник та, савымчы да, институтта укытучы да, ветеринария табибы да, сатучы да, табиб та, төрле дәрә-җәдәге җитәкче дә юк. Биредә - гүзәл табигатьнең ямьле бер почмагында табигать балалары - 10 "В" сыйныфын тәмамлаган 17 яшьлек егетләр һәм кызлар гомер агышын барлыйлар. Очрашу бакыйлыкка күчкән сыйныфташларын, укытучыларын искә алудан, аларга дога ирештерүдән башланды.
    Шуннан китте хатирәләр. Мәктәп елларындагы кызык хәлләр генә түгел, мөстәкыйль тормыш юлына баскач баштан узганнары да шактый җыелган. Һәркайсының сөйләр сүзе бар.
    - «КамАЗ» белән Чечняга барырга туры килде. Ул вакытта Кавказда бик тә тынычсыз иде. Эштән җибәрделәр. Бер кеше бармый, мин ризалаштым. Чикне үтеп керүгә ату тавышлары ишетелә башлады. Таулы юлдан барасы. Ике якта да аталар. Халык яшәгән авылларда туктамый мөмкин түгел. Кече күңелле, бик тә кунакчыл кешеләр белән очраштым. Нәкъ безнең кебек. Машинадан төшүгә чорнап алалар, ашарга чакыралар, хәлләрне сорашалар. Әз-мәз русча беләләр. 30 чакрымлап шулай бардым мин. Тиешле урынга йөкне китереп җиткердем, - дип сөйли Инсаф. Аны дулкынланмыйча гына тыңлап булмый, чөнки сыйныфташларына гына әйтә торган, моңа кадәр тирән сер итеп саклаган сүзләре дә бар иде.
    - Эш белән Ульяновскига килеп төштем бервакыт. Төн уртасы. Машина ватык. Беркая кертмиләр. Резедәнең шушында яшәвен беләм, әмма төгәл адресы юк. Бер сәгать дигәндә таптым бит Резедәне, - дип сүз башлады Надыйр.
    - Әйе, булды бу хәл. Ишекнең теге ягыннан: "Надыйр мин", - дигәч, ышанмыйча, ишекне ачмый тордым. Иртән ирем белән барып машинасын төзәттеләр, - дип җөпләде Резедә. Ул әле дә шул хәрби заводта эшли.
    - Резедә булышмаса, килүем бушка була иде. Завод җитәкчеләре белән ул сөйләшкәч, колхозга кирәкле әйберләрне алып кайттым, - дип, Надыйр сүзен дәвам итте. - Бөркәнчек белән туганмынмы, әллә фәрештәләрем саклап, юл күрсәтеп йөриме? Өч яшь чагымда югалганмын мин. Бөтен авыл эзләгән. Районның эчке эшләр бүлегенә: "Наил малаеның гәүдәсен булса да" табарга кушылган. Өч көннән әти ат җигеп тирә-якны тагын бер кат карап кайтырга булган. Бодай басуыннан тапкан. Бер кулымда балчык, икенчесендә башаклар булган. Әтине авыл башында көтеп торганнар... Хәлсез гәүдәмне елый-елый кулдан-кулга йөрткәннәр. Шуңа да авылдашларыма бик рәхмәтле мин. Гел яхшылык кына эшләргә тырышам. Барысына да, - ди ул.
    Надыйр мәктәпне тәмамлаганнан бирле бригадир булып эшли.
    Әйе, дистә еллар буена күңелеңдә йөрткән серләреңне чишәргә мөмкин бүген. Шатлыкларны уртаклашырга, борчулардан киңәш сорарга, хәтта туганыңа да сыймас, мәрхүм әти-әниеңә генә сыярдай сүзләреңне елый-елый әйтеп, бушанырга да мөмкин. Чөнки каршыңда ихластан киңәш бирүче, шатлыкларыңа сөенүче, күз яшьләрен сөртә-сөртә синең белән бергә елаучы сыйныфташларың утыра. 17 яшьтә таралышып, 35 елдан соң беренче кабат очрашу аерата татлы, бигрәк тә хисле була икән.
    - Мин дә битлек белән туганмын. Җиде яшемнән бәкегә төштем. Тимераякта шуганда хут белән чабып килдем дә, чулт бәкегә! Өлкәннәр килеп, мине тартып чыгарды. Хәтерлисездер, колхоз басуына чөгендер эшкәртергә барганда машина бәреп китте. 20 яшьтә яна яздым, газ баллонын янгыннан алып чыкканда пештем, - дип "бәхетле" очракларын сөйләп алды Гөлсем. Ул 32 ел савымчы булып эшләгән, ире белән тигез-матур яшәп, өч бала тәрбияләп үстергән.
    - "Социализмның нигезе - материаль-техник базаны ныгыту", - дисәң, җәмгыять белеме укытучысы Габделхак абый
    "4" ле куя иде. Мин шуны истә тотып, материаль базамны ныгыттым - "КамАЗ" сатып алдым. Үзем директор, үзем хисапчы, үзем шофер. Алла боерса, киләсе елга бу очрашуны шушында үзем оештырам. Югыйсә, тагын 5 ел көтүе бик озак. Әлеге очрашуга дип өр-яңа ике рәтле хромка сатып алдым. Әйдә, җырлыйк әле, - дип, Илһам гармунын сузып җибәрде.
    Чыршы авылы болынында 70 нче еллар җырлары белән бергә борынгы халык җырларыбыз яңгырады. Надыйр белән Роберт та баяннарын тик тотмады. Бер-берсе белән очраштырып, олы бәйрәм оештырулары өчен сыйныфташлары нәкъ менә тынгысыз җаннар - Надыйр белән Робертка рәхмәтле дә.
    - Барыгыз да гаиләгез, балаларыгыз турында матур сөйлисез. Рәхмәт барыгызга да. Минем дә ике улым бар. Үзем мин көчкә-көчкә генә укысам да, улларым гел "5" легә генә укыды. Икесе дә институт тәмамладылар. Хатыным бик яхшы минем. Бик әйбәт яшибез хәзер. Өйгә кунакка килегез, - дип дәште ул дусларын.
    - 33 ел эретеп-ябыштыручы булып эшләдем. Очкыннан башка дөнья яктысын күрмәсәм дә, язмышымнан канәгать. Тормыш катлаулы, төрле чаклар була, - дип Таһир да күңел түрендәге тирән уйларын уртаклашты.
    Менә шулай итеп инде гомер уртасына җитеп килүче элекке сыйныфташлар матур итеп гомер агышларын барладылар. Алар инде ир һәм хатын, әти-әниләр булганнар һәм бер-береңнең кадерен белеп, көннең һәр сәгатен мәгънәле үткәрергә, балалар, оныкларны тәрбияле үстерергә кирәклеген тирәнтен аңлап, тормышта лаеклы яшиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: