Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Урман яшәсә, җир дә яшәр!

Бер караганда әле ел ахыры да түгел. Нәтиҗә ясарга иртәрәк сыман. Әмма күп еллардан бирле урманчылар үз бәйрәмнәрендә - сентябрь аеның өченче якшәмбесендә эшләренә үзенчә бер йомгак ясыйлар. Шуны да әйтеп үтим, бу елларны урманчылар коллективы кечерәйде. Иске-Казан урманчылыгында бүген унике кеше эшли. Шуңа карамастан, шактый эш башкарылган. Язын урман...

Бер караганда әле ел ахыры да түгел. Нәтиҗә ясарга иртәрәк сыман. Әмма күп еллардан
бирле урманчылар үз бәйрәмнәрендә - сентябрь аеның өченче якшәмбесендә эшләренә үзенчә бер йомгак ясыйлар.
Шуны да әйтеп үтим, бу елларны урманчылар коллективы кечерәйде. Иске-Казан урманчылыгында бүген унике кеше эшли. Шуңа карамастан, шактый эш башкарылган.
Язын урман җирләре кардан арыну белән "Татарстанның чиста урманнары" дигән акция оештырылды. Без бу эшкә республикабыз башкаласы предприятиеләрендә һәм аның тирәсендә урнашкан авыллардагы учреждениеләрдә эшләүчеләрне җәлеп иттек. Әлбәттә, үзләре теләк белдереп килүчеләр дә шактый булды. Әхлаксыз һәм тәртипсез кешеләр ташлап калдырган капчык-капчык чүп, көнкү-реш калдыкларыннан урманның тирә-юнен чистарттык.
Җир-су кибәргә дә өлгермәде, "Үзеңнең агачыңны утырт" дигән акция үткәрелде. Бу эштә дә ватандашларыбыз бик теләп катнашты. Форсаттан файдаланып, аларның барысына да Иске- Казан урманчылыгы коллективы һәм бөтен "Шәһәр яны урманчылыгы" исеменнән рәхмәтебезне белдерәм.
Быел без "Биектау" автодромын яшелләндерүдә дә актив катнаштык. Ун гектар җирдә карама, каен, имән, нарат, чыршы, акация һәм спиреяләр утыртылды. Тагын унбиш гектар җирдә - Шәпшедәге "Серп и молот" хуҗалыгында агач утырттык. Биредә дә коллективыбыз бик актив эшләде. Өстәмә "табигать шаяртуларын" төзәттек. Үткән еллардагы эсселектән корыган агачлар урынына яңадан агач утырттык.
Шуны да әйтим, урманчылык яңа туган авыл, бистәләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Бездә төрле агач үсентеләре җитәрлек һәм аларны бу авылларга бирә алабыз. Утыртыгыз, яшелләндерегез авылларны!
Биектау муниципаль районы җирлегендә яшелләндерү эшләре барышында райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәмит улы Хәкимов җитәкчелегендә зур бригада - төзелеш һәм торак-коммуналь хужалык бүлеге хезмәткәрләре, Бөреле авыл җирлеге һәм торак-комму-наль хуҗалык эшчеләре, Биектауның 3 нче урта мәктәбе укучылары бик зур һәм ихлас ярдәм күрсәттеләр.
Җәй буе урманнарда санитар тазарту эшләре алып барылды. Урманны корыган агачлардан арындырдык. Шуны да әйтим, башкалабыз әйләнәсендәге урманнарны пычрату, аңа төрле чүп-чар, гамәлгә ярамаслык әйберләр, техника калдыклары, капчык-капчык шешәләр һәм, гомумән, бөтен кирәкмәс нәрсәләрне чыгарып ташлау гадәте бар безнең халыкта. Без җыя торабыз, башкалар чыгарып ташлый тора, болай дәвам итсә, чүп бервакытта да бетмәс. Чисталык бар җан ияләренә дә кирәк бит! Кеше-гә дә, урманга да. Урман безне саф һавасы, җиләк-җимешләре, гөм-бәләре белән сыйлый. Чүп-чарлы урманда бу табигать нигъмәтләре үсә алырмы соң? Юк, үсә алмас. Әмма бу сүз җан әрнүдән генә әй-телә. Ә төп сүзем - сезнең һәммәгезне дә урманчылар бәйрәме бе-лән тәбрикләү.
Урман көне - туган төбәгебезнең гүзәллеген күрә белүчеләр, шул матурлыкны саклаучылар бәйрәме белән котлыйм сезне. Һәркайсыгызга иминлек телим.
Яшәсен урман! Урман яшәсә, без дә яшәячәкбез! Ә без булсак, җир дә яшәр, дуслар!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев