Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ул заманны онытмаска иде

    Репрессия корбаннарын искә алу көне - кайгылы вакыйга. Бу көн ил тарихындагы фаҗигале чор - миллионлаган кешеләрнең бернинди нигезле сәбәпсез репрессияләргә дучар булулары, җинаятьләрдә гаепләнүләре, лагерьларга озатылулары, гомерләреннән мәхрүм ителүләре турында искә төшереп тора. Әхлакый һәм физик газапларны репрессияләнүчеләрнең үзләренә генә түгел, аларның туганнары һәм якыннарына да кичерергә туры килә....

    Репрессия корбаннарын искә алу көне - кайгылы вакыйга.

    Бу көн ил тарихындагы фаҗигале чор - миллионлаган кешеләрнең бернинди нигезле сәбәпсез репрессияләргә дучар булулары, җинаятьләрдә гаепләнүләре, лагерьларга озатылулары, гомерләреннән мәхрүм ителүләре турында искә төшереп тора. Әхлакый һәм физик газапларны репрессияләнүчеләрнең үзләренә генә түгел, аларның туганнары һәм якыннарына да кичерергә туры килә.
    Совет Россиясендә сәяси сәбәпләр буенча массакүләм репрессияләрдә зыян күргән кешеләрнең төгәл саны әле дә билгеле түгел. "Зур террор" елларында (1937-1938 еллар) 1,7 миллионнан күбрәк кешенең кулга алынуы гына билгеле. Репрессияләр илнең югары җитәкчеләреннән алып, сәясәттән бик ерак торучы крестьяннар һәм эшчеләргә кадәр, бөтен төбәкләргә һәм җәмгыятьнең барлык катлауларына кагыла. 1991 нче елда "Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында" закон кабул ителә. Генераль прокуратура мәгълүматларына караганда, ул гамәлдә булган чорда 900 меңнән артык кешенең гомерен челпәрәмә китергән 600 меңнән күбрәк җинаять эше яңа-дан каралган.
    Безнең районда үзләренең дә, якыннары һәм туганнарының да бернинди катнашы булмаган җинаятьләрдә гаепләнүчеләрнең балалары - 31 кеше яши.
    Биектауның Туган як музеенда күптән түгел шул аяныч вакыйгаларда катнашучылар һәм аларның шаһитларына багышланган Хәтер кичәсе булды. Аны оештыручы - районның социаль яклау бүлеге - килүчеләр җылы, җыйнак һәм уңайлы шартларда матур итеп аралаша алсыннар өчен алдан ук кайгыртканнар. Бу очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Раушан Нур кызы Хәйруллина, Пенсия фонды, үзәк район больницасы вәкилләре, Туган як музее директоры Билал Сәллах улы Шиһабетдинов, районның ветераннар советы рәисе Любовь Степановна Зотова да катнашты.
    Табигый, иркен шартларда кунаклар әти-әниләре белән бергә гадәт-ләнгән, җайга салынган тормышларының ничек бер мизгелдә асты өскә килүен искә төшерделәр. Бу хәлнең алдагы көндә нинди катлаулылыклар китереп чыгаруын күз алдына да китерүе кыен, чөнки "халык дошманы улы яки кызы" дигән келәймә аларның бөтен планнарын челпәрәмә китерә, уку, эшләү, башкалар кебек кеше рә-тендә яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Мансура Нургали кызы Зәкиева иренең гаиләсе кичергән авырлыклар турында ачынып сөйләде. Рәшид Зәки улының әтисе - мулла Зәки Гәрәев - дин тоткан өчен җәза күрә. Яшерен әләк ярдәмендә ул елларда үзләренә ошамаган яки башкача фикер йөрткән кешеләрне "алалар". Тикшерүчеләр исә мондый хәлләрнең асылына төшенеп тә тормыйлар, аларга мөмкин кадәр күбрәк эшне ябу гына мөһим була, бу гамәл-ләрдән күпме кеше зыян күрәчәге турында берәү дә борчылмый.
    Бөреле музыка мәктәбе скрипкачылары бик матур концерт әзерләгәннәр. Бу көнне берәү дә бүләксез калмады - кунакларның барысын да "Моя газета" басмасына бушлай яздырдылар һәм урын-җир кирәк-яраклары тапшырдылар.
    Е.МАРТЫНОВА.
    А.Тимонин фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 16 март 2018 - 08:21
      2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
    Ночной режим