Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Ул Мәскәүне саклаган

Әтием Шаһидулла Зәйнулла улы Бөек Ватан сугышы ветераны, Дон елгасын йөзеп чыккан кеше. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк - 1941 нче елның 22 июнендә армиягә алына. Бер ай әзерлек үткәннән соң, Мәскәү өчен барган сугышларга, Үзәк юнәлешкә җибәрелә. "Бер адым да артка чигенмәскә!" - боерык менә шундый була....

Әтием Шаһидулла Зәйнулла улы Бөек Ватан сугышы ветераны, Дон елгасын йөзеп чыккан кеше.

Ул Бөек Ватан сугышының беренче көнендә үк - 1941 нче елның 22 июнендә армиягә алына. Бер ай әзерлек үткәннән соң, Мәскәү өчен барган сугышларга, Үзәк юнәлешкә җибәрелә. "Бер адым да артка чигенмәскә!" - боерык менә шундый була. Ул бигрәк тә контрһөҗүм вакытын сөйли торган иде. Пулялар яңгыр урынына яуды, саксызланып, аз гына башыңны күтәрдеңме, шунда ук башсыз каласыңны көт тә тор, дия иде.

Ул безне, балаларын, яшеннән курыкмаска өйрәтте. Яшен уты төбәп атмый, мин төбәп аткан уттан да исән калдым, дия иде.

Алай да ул Мәскәү өчен барган сугышлардан бөтенләй сәламәт чыга алмый. Снаряд кыйпылчыгы уң як иңбашын яралый һәм аны ерак Омск шәһәренә хәрби госпитальгә җибәрәләр. Анда ике ай дәваланганнан соң, яңадан фронтка озаталар. Ул Көньяк фронтка эләгә. Ә Мәскәү өчен барган сугышларда батырларча көрәшүе "Мәс-кәү оборонасы өчен" медале белән бәяләнә. 1944 елның 12 августында "Батырлык өчен", 1945 елның 9 маенда "1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Мәскәү өчен барган сугышларда зур уңышсызлыкка очраганнан соң, фашистлар төп һөҗүмне көньякка - Сталинградка ясыйлар. Анда бару юлында - Дон елгасы. Әти әнә нәкъ шул Донга чыгу юлындагы сугышларда катнаша. «Безне, солдатларны, немецларны тоткарлау өчен 100 метрдан 100 метрга тезеп куйдылар. Кулда автомат, немецлар кысрыклап килеп җиткәч кенә чигенергә боерык бирделәр. Ә чигенергә җир юк, артта - Дон елгасы. Менә шул чактагы тамаша әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел. Әсир төшәргә теләмичә, йөзә белгәне дә, белмәгәне дә суга сикерәләр. Су өсте "помогите!" дигән үзәк өзгеч тавышлардан яңгырап торды. Су өстен ракеталар яктыртып җибәрә, бертуктаусыз пулялар оча. Бик күп солдатлар корбан булды ул чакта», - дип сөйли иде әтиебез.

Казансу елгасы буенда кечкенәдән су коенып үсү исән калдыра әтиемне. Безнең Тимерче авылы Казансу ярында урнашкан бит. "Аркада ничә сәгать йөзгән-мендер, әйтә алмыйм. Таң беленеп килә иде, башым белән каты әйбергә бәрелдем, борылсам - яр! Карыйм, анда кечкенә бер төркем, монда кечкенә бер төркем йөзеп чыккан ярым ялангач солдатлар. Шуларның берсенә барып кушылдым. Шунда лейтенант булгандырмы инде, бер рус кешесе килеп, кем булуымны, кайсы яктан икәнлегемне сораштыра башлады. Татарстаннан, Тимерче авылыннан дигәч, кочаклап алды. «О, минем якташ икәнсең, мин бит Иске Чурилинодан Александр Лявушкин», ди. Икебезнең дә күздән яшьләр атылып чыкты. Иң якын туганым белән очрашкан кебек булдым. Менә шулай язмыш мине күрше авыл кешесе белән очраштырды. «Син, Шәй-дул, борчылма, безнең барыбызны да туплап, яңа формирование ясыйлар. Яңадан сугышка!», - диде ул. Һәм шулай булды да».

Великие Луки янында барган сугышларда әти очраклы рәвештә генә исән кала. Бөтен тирә-як авылларда немецлар. "Үзебезнекеләрне көтеп, 7 кеше блиндажда ятабыз. Ике-өч тәүлек авызга бер ризык та кермәде, ачыктык. Ачтан үлмәс өчен күрше авылга барып, азык-төлек сораштырып кайтырга булдык. Ләкин кемне җибәрергә? Беребезнең дә күрә торып (немецларга эләгү куркынычы бар) барасы килми. Яшьрәк булгангадырмы, әллә татар кешесе булгангамы, әнә Зәйнуллин барсын, диделәр. Рюкзак тоттырып җибәрделәр күрше авылга. Авыл кешеләре бир-гән сынык-санакны, бәрәңгене җыеп, дусларым янына кайтсам, шаккаттым: блиндажны снаряд актарып аткан, 6 мәет ята. Берүзем исән, нишләргә белгән юк. Ике километрлап булыр, урман күренә. Юл буенча арыш басуы. Басу юлы белән урманга киттем. Барып җитсәм, берничә кеше күренә. Бәхетемә, үзебезнекеләр булып чыкты. Шулай итеп, бу юлы да үлемнән котылдым," - дип сөйләгәне хәтеремдә.

Әтием сугышта күргән-нәрен бик сөйләргә яратмый иде. Әнә шул Җиңү бәйрәме көннәрендә, кунак булгач кына сөйләп куя иде.

Сугышчан юлын ул Таллин, Рига, Вильнюс, Кенигсберг шәһәрләрен азат итү белән дәвам итә. Җиңү бәйрәмен Көнчыгыш Помераниядә каршылый. 1946 нчы елның башында авылына әйләнеп кайта. 1946 елның 10 ноябрендә мин, икенче кызы, дөньяга аваз салганмын.

Әтиебез 1997 нче елда Мәскәү шәһәренә 850 ел тулу уңаеннан "Мәскәү-нең 850 еллыгы истәлегенә" медале, 1996 нчы елда Жуков медале белән бүләкләнде.

А.ЗӘЙНУЛЛИНА, Тимерче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев