Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Ул хөрмәткә лаек

Светлана Юрьевна Мөбарәкшина 1982 нче елның 9 февралендә Арчада туа. Мәктәп тәмамлаганнан соң Арча педагогия көллиятенә укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Белгечлек алганнан соң, 2001 нче елда Усад гомуми белем мәктәбендә татар теле укыта башлый. Моннан соң Светлана Юрьевна һөнәри дәрә-җәсен күтәрә - Казандагы Татар дәүләт гуманитар...

Светлана Юрьевна Мөбарәкшина 1982 нче елның 9 февралендә Арчада туа. Мәктәп тәмамлаганнан соң Арча педагогия көллиятенә укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Белгечлек алганнан соң, 2001 нче елда Усад гомуми белем мәктәбендә татар теле укыта башлый.

Моннан соң Светлана Юрьевна һөнәри дәрә-җәсен күтәрә - Казандагы Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлый. 2001 елгы җәйнең иң матур ае - августта тормышка чыга. Аның ике улы бар. Инсаф белән Расих - әти-әниләренең горурлыгы.

2010 нчы елның октябрендә Светлана Юрьевнаны Усад авыл җирлеге депутаты һәм Усад авыл җирлеге башлыгы итеп сайлап куйдылар. Аның җитәкчелегендә тату һәм тырыш коллектив эшли. Светлана Юрьевна бөтен осталыгын һәм тырышлыгын авылдагы тормышны яхшыртуга сарыф итә.

Аның холкына максатчанлык, хезмәт сөючәнлек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар хас. Яшь булса да, зирәк. Ярдәменнән калдырмый, һәр нәрсәгә үз фикере бар, үзенә карата хөрмәт уята.

Ул хезмәтен мавыгып, бирелеп башкара. Теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый, четерекле мәсьәләләрне хәл итү юлларын таба. Шулай ук аның ару-талуны белми эшләвенә, үҗәтлегенә, оештыру сәләтенә, башлаган эшне азагына кадәр җиткерә белүенә игътибар итми мөмкин түгел.

9 февральдә хезмәттәшебезнең туган көне иде. Светлана Юрьевнага нык сәламәтлек, озын гомер, балаларының уңышлары белән сөендереп торуын телибез. Бер-берегезне аңлап, бәхеттә, иминлектә яшәргә язсын!

Усад авыл җирлеге коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев