Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Туган иленә, газиз халкына хезмәт итә

Биектау район үзәк больницасында киң күңелле, акыллы, искиткеч булдыклы табиб, беренче көннәрдән үк хезмәттәшләре һәм авыруларның хөрмәтен казанган белгеч эшли. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул - Әфган вакыйгаларында катнашучы. Күп еллар узса да, без Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәргә теләк белдерүче хәрби хезмәткәрләрне сайлап алуга нинди кырыс таләпләр куелуын...

Биектау район үзәк больницасында киң күңелле, акыллы, искиткеч булдыклы табиб, беренче көннәрдән үк хезмәттәшләре һәм авыруларның хөрмәтен казанган белгеч эшли.

Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул - Әфган вакыйгаларында катнашучы. Күп еллар узса да, без Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәргә теләк белдерүче хәрби хезмәткәрләрне сайлап алуга нинди кырыс таләпләр куелуын әле дә хәтерлибез. 1989 нчы елның 15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды, әлеге көн истәлекле көннәр календаренә кайгылы хатирә булып керде - ул сугыштан меңләгән егетләребез әйләнеп кайтмады. Тәбрис Әнвәр улы бу чорны искә алырга яратмый, ә менә бергә хезмәт иткән кешеләр белән очрашырга вакыт тапмый калмый.

Хәзерге вакытта Тәбрис Юнысов Арчада яши, бездәге үзәк больницада эшли. Ул гаилә җанлы кеше генә түгел, ә бәлки хезмәттәшләре һәм авырулар фикеренә караганда - менә дигән табиб та. Хөрмәткә лаек булу зур тырышлык сорый. Ватан сакчылары көне алдыннан Тәбрис Әнвәр улына бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер телим.

Район үзәк больницасының баш табибы Илдар Сәлимҗан улы Шәриповның соңгы вакытта сәламәтлек саклау учреждениесендә армия тәртибе урнаштыруын сизми мөмкин түгел. Кул астындагылар аны үзара юкка гына безнең "генерал" дип йөртмиләрдер инде. Авыруларга хезмәт күрсәтү эше җайга салынган, палаталарда һәм коридорларда чиста. Туклану мәсьәләсендә дә авырулар арасында ризасызлык белдерүчеләр юк. Күпләр фикеренә караганда, "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре вазифаларын җиренә җиткереп башкаралар. Бердәнбер борчыган нәрсә - дарулар җитмәү, тик монысы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тора шул. Бу проблема да хәл ителер, дип ышанасы килә, чөнки районда сәламәтлек саклауның торышы өчен җаваплы Илдар Сәлимҗан улы больницага мөрәҗәгать иткән һәркем тиешле дәвалау һәм тәрбия ала алсын өчен бу проблеманы да хәл итәргә тырышачак.

Поликлиникада диагностика өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган Рәдиф Рәкыйп улы Бариев эшли, аның эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел.

Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәк больницасы коллективын бәйрәм белән котлыйм, бәхет һәм иминлек һәрвакыт янәшәгездә булсын, хөрмәтле медицина хезмәткәрләре. Без сезне яратабыз һәм сезгә ышанабыз.

Рәсемдә: Биектау үзәк больницасы табибы, әфган сугышында катнашучы Т.Ә.Юнысов.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев