Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Тормышыннан ямь таба белә

Мин өлкән яшьтәге ханымнар белән аралашырга яратам. Аларда тормыш зирәклеге белән бергә яшәешкә карата ниндидер үзенчәлекле, юмор хисе белән сугарылган мөнәсәбәт була. Язмыш сынауларына чыдар өчен аларга, мөгаен, нәкъ менә шушы сыйфат көч бирәдер дә. Язмамның бүген сезнең белән таныштырачак герое да өлкән буын вәкиле, аларны башкача сугыш чоры балалары...

Мин өлкән яшьтәге ханымнар белән аралашырга яратам. Аларда тормыш зирәклеге белән бергә яшәешкә карата ниндидер үзенчәлекле, юмор хисе белән сугарылган мөнәсәбәт була. Язмыш сынауларына чыдар өчен аларга, мөгаен, нәкъ менә шушы сыйфат көч бирәдер дә.

Язмамның бүген сезнең белән таныштырачак герое да өлкән буын вәкиле, аларны башкача сугыш чоры балалары дип тә йөртәләр. Хөршидә Фәтхулла кызы Габделхәева Өнсә авылында яши, кичә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөршидә Туктамыш авылында колхоз рәисе Фәтхулла Гатауллин гаиләсендә туып-үсә. 1941 нче елның көзендә Фәтхулла, өендә авыру әнисен, дүрт баласы белән хатынын калдырып, үзе теләп сугышка китә. Колхоз рәисе хатыны Фатыйманы дуңгыз фермасына эшкә җибәрәләр. Бәлки, кемнеңдер "хуҗа" хатынын кимсетәсе килгәндер, ә бәлки, чынлап та, анда куярга башка кеше табылмагандыр. Фатыймага олы кызы Хөршидә булыша. Җәй айларында мыркылдыкларны көтүлекләргә чыгаралар, ә кышын абзарларда асрыйлар. Шушындый хезмәт өчен һәркайсына бер кечкенә җамаяк аш һәм 200 грамм ипи бирәләр. Бу паекны өйгә алып кайтып, алты кешегә бүләләр. 17 яше тулыр-тулмас Хөршидәне Молотов өлкәсенә (хәзерге Пермь крае) урман кисүгә җибәрәләр. Биредә ул ачлык-ялангачлыкны да, хәленнән килә алмаслык авыр хезмәт ачысын да татый. Яшь организм барлык кыенлыкларга да түзә, хәлсез-ләнгән булса да, ул туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Әмма баштан узган авырлыклар еллар узгач сиздерә башлый. Хөршидә апа ике авыр операция кичерә: беренчесен - моннан 30 ел элек, икенчесен - 64 яшендә. Ул икенче группа инвалид. Әмма төшенкелеккә бирелми, авырту-борчулары турында сөйләргә яратмый. Уй-теләкләрен намаз укыганда Аллаһыга гына җиткерә. Беренче чиратта ул балаларына һәм оныкларына, аннары гына үзенә дә сәламәтлек, иминлек сорый. Аның догалары Ходай Тәгалагә барып ирешсен иде.

Хөршидәнең моннан соңгы бөтен тормышы колхоз эше белән бәйле. Башта ул кырчылык бригадасында эшли. Хуҗалык җитәкчеләре, оештыру сәләтен сизеп, аны бригадир итеп куялар. Күпмедер вакыт ындыр табагы мөдире булып та эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 38 ел. Намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.

Туктамыш авылының чая кызы Өнсә егете Һадиуллага тормышка чыга. Алар егет армиягә киткәнче үк дуслашалар, ә инде отпуск ялына кайткач, Һадиулла мәсьәләне кабыргасы белән куя: озакка сузмыйбыз - менә хәзер өйләнәбез! Шулай итеп, Хөршидә Өнсәгә кияүгә чыга, ирен хезмәтен дәвам итәргә армиягә озатып, аның йортында яши башлый. Тормышлары мулдан булмаса да, эш сөючәнлек һәм тырышлык бәрабәренә үз хуҗалыкларын торгызалар. Ир белән хатын колхозда эшли. Хөршидә кичләрен сату өчен шәл бәйли, башмаклар тегә. Алар 3 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары Рәмзия, Фидаил, Наил, Фәүзия, Роберт тормышта аякларында нык басып торалар, барысы да һөнәрле булган, гаилә корган, үзләре балалар, оныклар үсте-рәләр. Хөршидә Фәтхулла кызының 13 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Балалары туган йорттан әллә ни ерак китмәгәннәр: икесе Биектау авылында яши, икесе - Мамонино һәм Дәрвишләр бистәсендә. Әниләре янына теләсә кайсы вакытта кайтып килә алалар.

Ата-ана йортында гаиләсе белән кече улы Роберт калган.

- Тату, тыныч яшибез. Улым да, киленем дә, оныкларым да бик хөрмәт итәләр, киңәшләремә колак салалар, сәламәтлегем турында кайгырталар. Шундый матур тормыш бүләк иткәне өчен Аллаһы Тәгалагә бик рәхмәтлемен. Башка балаларым да кайтып торалар, мине уңышлары белән куандыралар, - ди Хөршидә апа.

Реклама

Роберт Габделхәев Казанда эшли. Аның яраткан шөгыле бар, ул баянчы. Авыл клубындагы бер генә концерт, бер генә чара да аннан башка гына узмый. Хатыны Гөлназ - укытучы. Ни кызганыч, мәктәп ябылу сәбәпле, ул эшсезләр сафын тулыландырган һәм хәзер Мәшгульлек үзәгендә теркәлгән. Роберт белән Гөлназ уллары Ралиф белән Ранисны тәрбиялиләр, олысы Әлдермеш мәктәбендә укый, Ранис - өченче сыйныф укучысы.

- Бу гаиләгә мин 1992 нче елда килеп кушылдым. Менә 20 ел инде, бер-беребезне хөрмәт итеп, тату яшибез. Безнең каенанам белән яшь аермасы 40 ел булса да, бу безгә тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә бер үк төрле карарга һәм аңларга комачауламый. Ул мине йорт эшләренә өйрәтте, балаларны аякка бастырырга ярдәм итте һәм мин моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Ул бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, шуңа күрә теге яки бу хәлдә нишләргә икәнен әйтеп җибәрә ала, - диде Гөлназ.

Хөршидә апаның күңеле яшь. Ул бәйрәмнәрдә клубта уздырыла торган концертларга һәм тантаналы чараларга йөрергә ярата. Улы белән килененең сәхнәдә чыгыш ясавын күреп сөенә. Татар җырларын тыңларга да, җырларга да ярата. 80 еллык гомер сукмагын Хөршидә апа лаеклы узган, кыенлыкларга һәм язмыш сынауларына бирешмәгән. Киләчәктә дә көчле рухы сынмасын, җиңел холкы тынычлык китерсен, Габделхәевләр нәселен дәвам итүчеләрнең уңышларына әле күп, бик күп еллар сөенеп яшәргә язсын.

Рәсемдә: Өнсә ветераны Хөршидә Габделхәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев