Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тарихны үзебез язабыз

    Алат авылының табигате генә түгел, тарихы да бай. Ул биек булмаган калкулыклар, урыны белән чокырлар бүлеп алган матур бер тигезлектә урнашкан. Янәшәдә генә Ашыт елгасы ага. Әйләнә-тирәдә болыннар һәм кырлар җәелеп ята. Шушы искиткеч якның тарихы бик кызыклы. Быел безнең төбәкнең барлыкка килүенә 150 ел тула. Үз вакытында профессор Ключевский...

    Алат авылының табигате генә түгел, тарихы да бай. Ул биек булмаган калкулыклар, урыны белән чокырлар бүлеп алган матур бер тигезлектә урнашкан. Янәшәдә генә Ашыт елгасы ага. Әйләнә-тирәдә болыннар һәм кырлар җәелеп ята. Шушы искиткеч якның тарихы бик кызыклы. Быел безнең төбәкнең барлыкка килүенә 150 ел тула.

    Үз вакытында профессор Ключевский әйткәнчә, «русларның хезмәт, гамәли агарту эшчәнлеге монастырьлардан, ә соңыннан приход чиркәүләреннән башланып кит-кән». Шул ук агарту, аң-белем бирү Алат авылында храмнар эшләгәндә гамәлдә булган. Укырга теләүче гражданнар дини җәмгыять әгъзаларына мөрәҗәгать ит-кәннәр. Укый белгән кешеләр аз булган, ә нәрсә дә булса яза белүчеләр тагын да азрак. 1802 елга кадәр биредә укымышлы кешеләр булмый, һәм хәтта никах документларында надан кияү белән кәләш һәм аларга ышаныч белдерүчеләр өчен Алат аша очраклы төстә узып баручы укый-яза белгән сәүдә кешеләре - Казан, Сембер купецлары кул куйган. 1861 елда № 439 документы белән Дәүләт мөлкәтләре министры руханиларга мөрә-җәгать итә, һәм алар дәүләт кешеләре арасында әхлакый һәм акыл үсешен арттыру чараларын һәм ысулларын күрергә тиеш була. Министр авыл руханиларын дәүләт крестьяннарының балаларын гыйбадәт кылырга, укырга-язарга һәм санарга өйрәтергә чакыра.

    1861 елда авыл рухание Е.Н.Сосунцов үз өендә мәктәп ача. Соңыннан мәктәп чиркәүнең каравыл алачыгына күчә. Казан дәүләт мөлкәтләре палатасының аеруча мөһим бурычлар чиновнигы Ловейков 1862 елның 2 мартында Алат мәктәбенә 25 данә рус әлифбасы һәм чистага язу үрнәкләрен җибәрә. Шушы чиновник, укучыларга күчтәнәчләр алырга онытмыйча, мәктәпкә еш килә башлый.

    Рухани Сосунцов үлгәч, мәктәп О.Г.Бажановның йортына күчә, ә балаларны укытуны рухани Протодьяконов дәвам итә. 1864 елгы башлангыч училищелар турында положениедәге 14 бүлек мәктәпнең эшләвен законлаштыра һәм аңа тәртип кертә.

    1866 елда Казан Губерна училищесы советы төзелә. Аның 1876 елда чыккан журналында Алат башлангыч мәктәбе иң яхшы мәктәп буларак билгеләп үтелә, ә аның укытучысы рухани П.Л. Измайлов мәктәпнең иң яхшы остазларының берсе буларак таныла.

    Бик тә начар, уңайсыз шартлар булуга карамастан, укучылар саны һәр ел саен арта бара. 1902 елда ул 68 кешегә җитә. 1902 елда укытучылар өчен фатир белән махсус бина (2 сыйныф) төзелә. 1911 елның 5 сентябрендә Алат башлангыч мәктәбе ике сыйныфлы училище итеп үзгәртелә, һәм яңадан төзелгән бинага өстәп А.И.Мишанинның буш торган йортын алырга туры килә.

    1914-15 елларда Алат ике сыйныфлы училищесын һөнәри белем бирә торган Югары училище буларак үзгәртү күздә тотыла. Әмма мәктәпне болай үзгәртү 1925 елда гына була. 1932 елда мәктәп җидееллык, яки тулы булмаган мәктәп буларак атала башлый. 1957-58 елларда яңа бина төзелә, ул хәзерге көндә дә бар. Мәктәп йөзләгән крестьян баласына җидееллык һәм урта белем бирә. Аларның бик күбесе соңыннан югары махсус белем ала. Анда белем алып чыгучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча көрәшәләр. Алар арасында Советлар Союзы герое Алексей Осипович Ахманов та бар.

    Без яшәгән дәвердә ил-дә күп үзгәрешләр була. Әмма мәктәп төп нәрсәгә тугрылыклы булып кала: балаларны белемгә җәлеп итеп, аларны уйларга, яшәргә, хезмәт итәргә, гражданин булырга өйрәтә. Безнең мәк-тәпне тәмамлаучылар һәм укытучылар арасында Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген яклап сугышта катнашучылар аз түгел. Алар арасында күп еллар укытучы булып эшләгән, соңыннан район мәгариф бүлеген җитәкләгән Александр Васильевич Корольков та бар.

    Петр Павлович Белотелов Алат урта мәктәбен-дә 40 елдан артык укытучы һәм 30 ел директор була. 1957-58 елларда мәктәп бинасын төзүдә һәм аны аякка бастыруда Петр Павловичның өлеше бик зур. Ул иҗади эшләүче тату коллектив булдыруда күп көч һәм хезмәт куя. Һәр укытучының педагогик осталыгын арттыру турында кайгырта. Петр Павлович җитәкчелегендә мәктәпнең педагогик коллективы район укытучылары арасында зур абруй казана. Ул - фронтовик, "Кызыл Йолдыз" ордены, ике "Батырлык өчен" медале, "Сталинград оборонасы өчен", "Кенигсбергны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Петр Павлович "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була.

    "Кеше булып туганнарның, бәхетне даннан эзләмәүчеләрнең гасыр белән бергә кушыласылары һәм җирдә зур, күзгә күренерлек якты эз калдырасылары килә". Бу канатлы сүзләрне Филарет Ефимович Воронцовка карата әйтергә була. "Үз математикасына гашыйк, тирән белемле, укымышлы, дөньядагы бар нәрсәне белүче", ул дәрес материалын мавыктыргыч итеп сөйли белә, тактага яза, аны сөртә, тагын яза, балаларның күзләренә карап, аңлатуын дәвам итә. Филарет Ефимович директор вазифасында эшлә-гән чагында укытучылар һәм укучылар турында аталарча кайгырта. Яхшы күңелле, игътибарлы, ярдәмчел була. Юлда йөргәндә һәрвакыт аркасына рюкзак аса, анда китаплар, журналлар, кинофильмнар, һәм болар барысы да балаларның эчке дөньясын, белемен үстерү өчен. Филарет Ефимовичны башкалардан гаделлек, эчкерсезлек, яхшы күңеллелек, кешеләргә карата зур мәхәббәт аерып тора. Мәктәп аның өчен туган йорт була.

    Безнең мәктәптә эшлә-гән һәм балаларның йөрәгендә җуелмас эз калдырган, искиткеч әйбәт һәм талантлы укытучылар, кызганычка каршы, инде арабызда юк. Александр Петрович Козлов - хәрби хезмәт нигезләре укытучысы, Павел Васильевич Корольков - тарих укытучысы, Рәшидә Борһан кызы Әхтәмова - татар теле укытучысы, Вафа Гәрәй улы Гәрәев - физкультура укытучысы, Нина Михайловна Двоеглазова, Агриппина Васильевна Иванова, Екатерина Денисевна Данилова, Иван Прокопьевич Ахманов - башлангыч сыйныф укытучылары, Белотелов Петр Павлович - рус теле укытучысы, Филарет Ефимович Воронцов - физика укытучысы.

    Безнең мәктәптә эшләгән һәм үзе турында җылы истәлекләр калдыручыларны да онытырга ярамый. Алар - Ирина Александровна Королькова, Мария Корнеевна Белотелова, Иван Михайлович Власов, Шәүкәт Таһир улы Шакиров һәм башкалар.

    Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр кешеләре бар. Укытучыга укучыларында үз дәвамын күрү икеләтә күңелледер. Алат урта мәктәбен тәмамлап чыгучылар, хәзерге педагогик хезмәт ветераннары: Илья Алексеевич Бажанов - Бәксәр, Киндерле мәктәпләре директоры булып эшләде; Нина Михайловна Карпова - химия һәм биология укытучысы; Евдокия Михайловна Карпова - Казан шәһәре укытучысы; Екатерина Павловна Миронова - Казан шә-һәре укытучысы; Виктор Васильевич Ерофеев - химия һәм биология укытучысы, Юрий Артемьевич Крылов - Күлле мәктәбе директоры; Николай Андриянович һәм Александр Андриянович Ерофеевлар; Клара Әх-мәт кызы Шиһапова - КГПУ педагогы.

    Хәзерге вакытта укытучы булып эшләүче безнең мәктәпне тәмамлаучылар: Солтан Газыйм улы Биккениев; Диләрә Гафиятулла кызы Биккениева (Хәлиуллина), Равил Мәсхүт улы Сабитов. Хәзерге вакытта Алат урта мәктәбендә аны тәмамлап чыгучылар укыта: Гүзәл Рәшид кызы Хөсәенова - география укытучысы, Рамилә Илдар кызы Закирова - математика укытучысы, Лиана Тәлгать кызы Гатина - химия һәм биология укытучысы.

    Һәр нәселнең, һәр авылның тарихыннан Ватан тарихы туплана. Үзебезнең Туган як тарихы Ватан тарихында үзеңнең катнашың булуны тирән-рәк аңларга ярдәм итә.

    К.ХӘБИБУЛЛИНА, Г.ХӨСӘЕНОВА, В.ВАФИНА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: