Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

69 ел элек килгән җиңү безгә бүгенгесе көндә бәхетле, матур тормышта яшәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә һәр елның 9 Маенда Бөек Җиңү бәйрәме бик зурлап уздырыла. Картлык чорына аяк баскан күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннар - бәйрәмнең иң кадерле кунаклары. Аларны күргәч, күңелдә горурлык хисе уяна, аларга рәхмәт әйтәсе килә. Сугыш...

69 ел элек килгән җиңү безгә бүгенгесе көндә бәхетле, матур тормышта яшәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә һәр елның 9 Маенда Бөек Җиңү бәйрәме бик зурлап уздырыла.

Картлык чорына аяк баскан күкрәкләренә орден-медальләр таккан ветераннар - бәйрәмнең иң кадерле кунаклары. Аларны күргәч, күңелдә горурлык хисе уяна, аларга рәхмәт әйтәсе килә.

Сугыш һәм тынычлык тематикасы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бик тирәнтен, балалар аңына барып җитәрлек итеп бирелә. Җиңүгә багышланган кичәләр үткәрү матур гадәткә әйләнде. Шундый кичәләрнең берсе Биектау авылында Венера Миндебаева җитәкчелек иткән «Кояшкай» («Солнышко») балалар бакчасында да гөрләп үтте. Берничә ел элек мондый кичәләргә 6-7 кеше килсә, быел берәү генә - Прасковья Матвеевна Новожилова гына килә алды. Ул кичәбезнең иң кадерле кунагы булды. Балалар сугыш, җиңү темасына багышланган шигырьләр сөйләделәр, «Катюша», «Когда ветераны идут на парад», «Три танкиста», «Вечный огонь», «Дороги» җырларын башкардылар. Биюләр, төрле уеннар үткәрелде. Һәр-бер баланың йөзендә шатлык, куаныч, ә кадерле кунагыбызның күзләрендә - яшь тамчылары. Ил өчен үз гомерләрен корбан иткән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Кичә азагында кунагыбызга бакча, балалар исеменнән, җылы рәхмәт сүзләре әйтеп, сәламәтлек, иминлек теләп, бүләкләр тапшырдык.

Аннан соң балалар тәр-биячеләре, бакча эшчеләре, ветераныбыз белән бергә Биектауның 2 нче мәктәбе ишегалдындагы һәйкәлгә чәчәкләр куярга бардылар. Шушындый матур кичәне оештырган өчен музыка җитәкчесе Эльмира Гафиятуллина, зурлар һәм әзерлек төркемнәре балаларына, аларның тәрбиячеләре Гөлназ Әхмәдуллина, Мәйсәрә Гафиятуллина, Римма Чиркова, Татьяна Жиленко, Валентина Архиповага рәхмәт әйтәсем килә. Барысының да эшләрендә уңышлар телим.

Алсу ҺИДИЯТУЛЛИНА,

«Кояшкай» балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев