Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Мондый афәт беркайчан да кабатланмасын иде

    Сугыш - бик куркыныч сүз. Ул тыныч вакытта яңгыраса, яшь егетләргә, ил хөкүмәте боерыгы нигезендә күршедәге дус дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, үзләренең интернациональ бурычларын үтәргә туры килсә, бигрәк тә куркынычрак. Ни кызганыч, меңләгән яшь хәрби хезмәткәр башка илләр территориясендә кораллы бәрелешләрдә һәлак булды, сугыш күпләренең тормышын җимерде. Әмма алар, Россиядәге тарихи...

    Сугыш - бик куркыныч сүз. Ул тыныч вакытта яңгыраса, яшь егетләргә, ил хөкүмәте боерыгы нигезендә күршедәге дус дәүләт мәнфәгатьләрен яклап, үзләренең интернациональ бурычларын үтәргә туры килсә, бигрәк тә куркынычрак.

    Ни кызганыч, меңләгән яшь хәрби хезмәткәр башка илләр территориясендә кораллы бәрелешләрдә һәлак булды, сугыш күпләренең тормышын җимерде. Әмма алар, Россиядәге тарихи традицияләргә тугры булуларын раслап, бурычларын намус белән үтәделәр. 10 елга сузылган Әфган сугышы 15 нче февральдә тәмамланды һәм совет хәрби хезмәткәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарылды. Безнең хәрбиләрнең геройлыгына хөрмәт йөзеннән, аларның батырлыгы истәлеге итеп, 15 февраль Россиядә Ватан чикләреннән тыш хәрби бурычларын үтәгән интернационалист-сугышчыларны искә алу көне дип санала.

    2004 нче елда Россия Президенты Владимир Путин "Интернационалист-сугышчыларны искә алу көне"нә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясаганда: "Әфган сугышында кеше күпмегә түзә, күпмегә чыдый ала - барысы да сыналды. Моны безнең "әфганлылар" белә һәм исеннән чыгармый: алар никадәрле азапландылар, кайгы-хәсрәт, кыенлыклар күрделәр, рухи төшенкелек ачысын кичерделәр. Алар чит-ят илдә көрәштеләр, ә үз илләрендәге халык бу сугышның нидән килеп чыгуын да, аның максатын да, һәм хәтта солдат, офицерларыбызның кыюлыклары, батырлыклары турында да нигездә берни дә белмәделәр. Ул гына да түгел, сугыштан әйләнеп кайтканнарның күбесен Туган илләренда битарафлык белән, аңламыйча, хәтта гаепләп тә каршы алдылар. Һәм кешеләр, әлбәттә, ни өчен, дигән сорауга җавап көттеләр. Безнең "әфганлыларның" челпәрәмә килгән язмышлары, аларның тән яралары һәм җаннары газаплану белән чынлап торып кызыксынучы да булмады. Күп очракта аларга тормышта үз урыннарын үзләренә табарга туры килде - сәясәтчеләр үз эшләре белән мәшгуль иде... Әфганстан аша, аның утлы сынаулары аша узучыларның барысына да, сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иминлекләр телим", - диде.

    Әлеге сүзләр үз солдатларына, чит илдәге сугышларда катнашучыларга карата власть башында торучылар аңында яхшы якка үзгәрешләр булу турында сөйли. Моннан тыш, бу көн совет солдатларының сугышчан югалтулары тукталган көн дә, шуңа күрә ул Җиңү көне кебек - интернационалист-сугышчыларга бик кыйммәткә төшкән бәйрәм.

    Әфган сугышында ярты миллионнан артык совет солдаты һәм офицеры булды. Һәм без хәрбиләрнең аңа биргән антларына тугрылыклы булып калу өчен баруларын онытмаска тиеш. Әфганстанда сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итте. Солдат бурычын, армия алдындагы бурычын үтәгәндә 15 меңнән артык хәрби хезмәткәрнең гомере өзелде, 6 мең кеше сугышта алган яраларыннан һәм авырулардан соңыннан вафат булды, 311 кеше хә-бәрсез югалды. Бөек Ватан сугышы чорыннан бирле бу Совет Армиясенең иң зур югалтуы булды. Без бу турыда беркайчан да онытмаска тиеш.

    Безнең поселоктан Әфган сугышында 6 кеше катнашты. Болар - Сергей Чернов, Константин Вислобоков, Олег Герасимов, Олег Усов, Расих Хәкимов, Рафаэль Мусякаев. Шуларның икесе әлеге канкойгыч сугыштан әйләнеп кайтмады. Алар, хәрби бурычларын үтәп, башларын салдылар. Әфган сугышында һәлак булган Олег Усов, Константин Вислобоковның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: