Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Ленинны искә алыйк

Ел саен 21 гыйнварда Ульяновскида - Владимир Ильичның туган җирендәге Ленин мемориалында Ленин мирасына һәм аның шәхесенә багышланган конференцияләр, җыелышлар, "түгәрәк өстәл"ләр уза. Быел, аның искә алуның 90 еллыгы хөрмәтенә, Россия күләмендә һәм чит илләрдә зур чаралар булыр дип көтелә. Совет дәүләтенә нигез салучы - халык-ара пролетариат юлбашчысы Владимир Ильич...

Ел саен 21 гыйнварда Ульяновскида - Владимир Ильичның туган җирендәге Ленин мемориалында Ленин мирасына һәм аның шәхесенә багышланган конференцияләр, җыелышлар, "түгәрәк өстәл"ләр уза.

Быел, аның искә алуның 90 еллыгы хөрмәтенә, Россия күләмендә һәм чит илләрдә зур чаралар булыр дип көтелә. Совет дәүләтенә нигез салучы - халык-ара пролетариат юлбашчысы Владимир Ильич Ленин һәйкәлләренә чәчәкләр куелачак.

В.И.Ленинның вафатына ун ел тулуга рәссам һәм дизайнер А.М.Родченко 1934 елда чыккан "И.Сталин Ленин турында" дигән китабында бөек укучының бөек һәм даһи укытучысы турында тирән мәгънәле һәм тәэсирле дәлилләр туплаган. 1924 елның 26 гыйнварында И.В.Сталин: "Без, коммунистлар - үзенчәлекле кешеләр. Без үзенчәлекле материалдан эшләнгән. Без иптәш Ленин армиясен тәшкил итүчеләр. Әлеге армия сафында булудан да югарырак хөрмәт юк. Иптәш Ленин нигез салган һәм җитәкчелек иткән партия әгъзасы булудан да югарырак дәрәҗә юк. Андый партиядә һәркем дә әгъза була алмый. Андый партия сафында булу белән бәйле авырлыклар һәм давылларга һәркем дә түзә алмый. Эшче сыйныф уллары, мохтаҗлык һәм көрәш уллары, чиктән тыш кыенлыклар һәм героик тырышлыклар уллары - мондый партиянең әгъзалары барыннан да бигрәк менә кемнәр булырга тиеш. Ленин безгә партия әгъзасы дигән бөек исемне югары һәм тап төшерми тотарга васыять итте", - дигән.

Реклама

"Без бу көннәрдә иптәш Ленин табуты янына дистәләгән, меңләгән хезмәт ияләренең килүен күрдек. Бераз вакыттан соң без миллионлаган хезмәт ияләре вәкилләренең иптәш Ленинның кабере янына агылуын күрдек. Шушы миллионлаган вәкилләр артыннан иптәш Ленинның рус пролетариаты, Европа эшчеләре, колониаль Көнчыгыш юлбашчысы гына түгел, ә бәлки җир шарындагы бөтен дөнья хезмәт ияләре юлбашчысы да булуын раслау өчен җир йөзенең барлык почмакларыннан дистәләгән һәм йөз меңләгән вәкилләр агымы башланачагына шикләнмәскә мөмкин", - дип искә алган Сталин.

Владимир Ильич Ленинны без дә искә алыйк.

Николай СОЛКИН, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X