Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

КИТАПХАНӘДӘ ТАГЫН БЕР ОЧРАШУ

2012 нче елның 4 ноябрендә районның үзәк китапханәсендә илебез халкы өчен "яшь" бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тарихи-танып-белү сәгате уздырылды. Әлеге бәйрәм 1612 нче елгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Бу чорда Россиягә бәйсезлеген югалту куркынычы яный. XVII нче гасыр башында рус чуалышлары дәверендә исә икенче ополчение тарихы...

2012 нче елның 4 ноябрендә районның үзәк китапханәсендә илебез халкы өчен "яшь" бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тарихи-танып-белү сәгате уздырылды.
Әлеге бәйрәм 1612 нче елгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә барлыкка килде. Бу чорда Россиягә бәйсезлеген югалту куркынычы яный. XVII нче гасыр башында рус чуалышлары дәверендә исә икенче ополчение тарихы бөтен дөнья күләмендә үзенә бер аерым вакыйга булып тора. Китапханәбезгә килгән тыңлаучыларыбызга без шушы ополчениегә кагылышлы хәлләр турында сөй-ләдек. Ял көне булуга карамастан, уку залына укытучылары Марсилә Ризван кызы Вәлиева белән 7-8 нче сыйныф укучылары җыелды.
Балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Ф.Р.Гайнетдинова аларны А.С.Пушкин сүзләре белән "Гордиться славою своих предков... должно" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Анда тарихи вакыйгалар, ватандашларыбыз Минин белән Пожарскийның батырлыгы, алар хөрмәтенә Кызыл мәйданга куелган һәйкәл турында күп мәгълүмат бирелде. Бу Мәскәүдә халык геройлары хөрмәтенә куелган беренче һәйкәл була. Минин белән Пожарский Русьның чын азат итүчеләренә әвереләләр. Алар үзләренең тыйнаклыклары белән аерылып торалар. Диктаторлык хакимлеге бирелсә дә, кылган гамәлләрендә бернинди шәхси максатлар куелмый, мин-минлек, тә-кәбберлек кебек сыйфатлар аларга бөтенләй хас булмый. Шуңа күрә дә Минин белән Пожарскийның исемнәре тыйнаклык, патриотлык символына әверелә.
Патриотик җырлар тыңлата-тыңлата кунакларга Халыклар бердәмлеге көненең бабаларыбызның хәрби батырлыкларын искә алу өчен генә түгел, ә бәлки ил тарихындагы иң авыр һәм иң мөһим чорларда Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген саклап калырга нәкъ менә анда яшәүче халыкларның бердәмлеге ярдәм итүен онытмау өчен дә кирәк булуы турында сөйләдек. Бу безнең өчен тормышта очрый торган проблемалар алдында каушап калмаска, нык булырга чакыру да.
Китапханәдә оештырылган бәйрәмдә катнашучы укучыларның исемнәрен атап китәсем килә. Болар - Юлия Гритчина, Галина Дәүләтшина, Ләйсән Гыйлаҗева, Раил Әскәров, Диана Шәйдуллина, Эльнара Кулиева, Андрей Гришин, Искәндәр Шәмгунов, Яна Ушакова, Михаил Калинин.
Әлеге чарада "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге вәкилләре катнашты, алар, очрашу истәлеге итеп, символик тасма-триколор өләштеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев