Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

ҖИР ЙӨЗЕНДӘГЕ ТОРМЫШ ҺӘМ ИМИНЛЕК ХАКЫНА ЭШЛӘҮЧЕЛӘР

Россия һәм районның санитария-эпидемиология хезмәте, узган чорда үзенең кирәклеген һәм гаять зур әһәмияткә ия булуын инандыргыч төстә исбатлап, 90 еллык үрне узды. Санита - Борынгы Римдәге сәламәтлек һәм чисталык алиһәсенә хезмәт итүчеләр 15 нче сентябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Барлык заманнарда да әлеге хезмәтнең төп бурычы - һәртөрле чаралар белән...

Россия һәм районның санитария-эпидемиология хезмәте, узган чорда үзенең кирәклеген һәм гаять зур әһәмияткә ия булуын инандыргыч төстә исбатлап, 90 еллык үрне узды. Санита - Борынгы Римдәге сәламәтлек һәм чисталык алиһәсенә хезмәт итүчеләр 15 нче сентябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Барлык заманнарда да әлеге хезмәтнең төп бурычы - һәртөрле чаралар белән эпидемиология бәла-казаларын булдырмый калу. Роспотребнадзор һәм Гигиена, эпидемиология Үзәге булу үзеңә һәм башкаларга карата игътибарлырак булырга, тормыш-көнкүрештәге гап-гади кагыйдәләр һәм таләпләрне үтәргә, үзеңнекен генә түгел, Җир йөзендәге бөтен тормышны да куркыныч астына куя торган хаталар эшләмәскә мәҗбүр итә.
Тарихи белешмә
Моннан 90 ел элек, 1922 елның 15 сентябрендә РСФСР Совнаркомының "Республиканың санитария органнары турында"гы Декретына кул куела. Дәүләт санитария хезмәте барлыкка килүнең башлангычы итеп нәкъ менә шушы көн санала. Аның оешуына Россиянең барлык төбәкләрендә узган гасырның 20 нче елларында килеп туган гадәттән тыш санитария-эпидемиология шартлары, беренче Бөтендөнья һәм гражданнар сугышы нәтиҗәләре сәбәпче була. Санитария хезмәткәрләре урыннардагы барлык сәламәтлек саклау органнары штатында торалар һәм эпидемиягә каршы, социаль авыруларны булдырмауга һәм бетерүгә, балаларның сәламәтлеген саклауга һәм санитария мәсьәләләрендә аң-белем таратуга юнәлтелгән чаралар уздырып, су, һава, туфрак, азык-төлек һәм торакны санитария ягыннан саклау белән шөгыльләнәләр.
1928 нче елда Казанның дезинфекция станциясе оештырыла.
Әлеге органнарда һәм учреждениеләрдә эшләгән аз санлы санитария табиблары, табиб-эпидемиологлар, табиб-бактериологлар һәм аларның ярдәмчеләре, дезинструкторлар, дезинфекторлар үзләренә йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп үтиләр.
1932 елда сәламәтлек саклауны планлаштыру буенча Бөтенсоюз конференциясе, санитария-эпидемиология хезмәтләренең төп учреждениеләре буларак, илдә сан-эпидстанцияләр оештыру турында карар кабул итә.
1935 нче елда Казан шәһәрендә маляриягә каршы республика станциясе, 1937 нче елда - өлкә санитария-эпидемиология станциясе һәм өлкә санитария-гигиена лабораториясе оештырыла.
1948 елның 20 декабрендә ТАССРның Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгында 75 кешелек штат белән Республика санэпидстанциясе оештырыла.
1949 елның 1 гыйнварында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкә санитария-эпидемиология станциясе һәм өлкә санитария-гигиена лабораториясе базасында ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика санитария-эпидемиология станциясе булдырыла һәм ул республикадагы барлык санитария-эпидемиология хезмәте учреждениеләре өчен төп җитәкче һәм оештыру-методик үзәккә әверелә.
1991 нче елның 1 гыйнварыннан республиканың санитария-эпидемиология станциясе (СЭС) яңача хуҗалык итү механизмы шартларында эшләргә күчерелә. Санпрофберләшмә оештырыла. 1992 елда санэпиднадзорның ТР Дәүләт комитеты оештырыла, ТРдагы СЭСта реформалаштыру һәм үзгәртү эшләре башлана.
2001 елның 3 декабрендә ТРдагы санэпиднадзор Дәүләт комитеты РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының "ТРда Гос-санэпиднадзор Үзәге" Федераль дәүләт учреждениесе итеп үзгәртелә. Һәм яңа устав кабул ителә. Бу чорда бөтен Россия Федерациясендә дәүләтнең санитария-эпидемиология хезмәтендә зур үзгәрешләр башлана.
- Райондагы санитария хезмәте тарихы Россиянеке шикелле, чөнки без бер чылбыр боҗралары, - ди ТРдагы Роспотребнадзорның Биектау территориаль бүлеге начальнигы Н.В.Шәмиев. - Үз-гәрешләр һәм реформалаштыру безне дә читләтеп узмады, аннан башка социаль-гигиена мониторингын оештыруга, халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән шундый күпкырлы эшчәнлекне алып бару мөмкин булыр иде микән. 2005 елда үзгәртүләр нәтиҗәсендә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән ике структур бүлек: кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт - Роспотребнадзор һәм "ТРда гигиена һәм эпидемиология Үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе (ФБУЗ) барлыкка килде. Бурычлар да, җаваплылык та артты. 7 генә кешелек коллектив булса да, аның тупланганлыгы нәтиҗәсендә без заман белән бергә атлыйбыз һәм катлаулы бурычларны хәл итә алабыз.
Роспотребнадзор хезмәткәрләренең исемнәрен атап китик. Наил Вәгыйз улы Шәмиев, бүлек начальнигы булса да, икенче вазифаны да башкара, ул - Биектау районында баш дәүләт санитария табибы да. Аның башлангычында бүлек начальнигы урынбасары Ләйсән Фәнил кызы Латыйпова, баш белгеч-эксперт Миләүшә Әкрәм кызы Галиева, баш белгеч-эксперт Нурия Нәкыйп кызы Кәримова, белгеч-эксперт Гүзәл Рамил кызы Нигъмәтҗанова, икенче разрядлы өлкән белгеч Алия Фәрхәт кызы Халикова, документлар белән эшләүче Гөлсинә Сәлим кызы Туктарова хезмәт куя.
Баш табиб М.М.Хафизов җитәкчелегендәге "ТРның Биектау районындагы гигиена һәм эпидемиология Үзәге" сәламәтлек саклау учреждениесе, күзәтү органының конкрет бурычларын башкарып, Роспотребнадзор эшчәнлеген тәэмин итә һәм аңа булыша.
Роспотребнадзор, димәк, Үзәк карамагында дүрт район, анда эшләүче һәр хезмәткәргә йөкләнгән бурычлар бик зур.
- Узган гасырның 90 нчы еллар уртасы безнең хезмәтнең нигездә бөтен системасын үзгәртеп корды. Халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү, шулай ук органнар һәм учреждениеләр эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча закон һәм хокукый база булдырылды. Эш катлауланса да, кызыклырак була башлады. Безнең белгечләр катнашуны таләп итә торган проблемалар бик күпкә артты. Аларны хәл итү өчен санитария табибларына икътисадчылар, юристлар, сәүдә һәм торак инспекторлары һөнәре серләренә төшенергә, кыскасы, төрле яклы белемгә ия булырга туры килде, - дип җавап бирде Наил Вагыйз улы.
- Матди-техник база сизелеп ныгыды, бу куелган бурычларны үз вакытында җиренә җиткереп хәл итәргә, ни кызганыч, еллар үткән саен кимеми торган йомшак урыннарны төгәлрәк ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә, - дип өстәде Марат Муса улы. - Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтүе Үзәге төрле лаборатор җиһазлар, заман аппаратурасы, транспорт белән тәэмин ителгән зур комплекстан гыйбарәт. Безнең хезмәттә булган зур үзгәрешләр яңа төзелешне башлап җибәрүче Мидхәт Минвәли улы Кәримов исеме белән бәйле. Хәзерге бинаның нигезе ул эшлә-гәндә салынды һәм корпусы торгызылды. 1995 елның декабрендә район үзәгендәге такта йорттагы кысан бүлмәләрдән Биектау авылындагы заманча офисның иркен һәм уңайлы бүлмәләренә күченде.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә 8 табиб белгеч сертификатына, 6 сы квалификация категориясенә ия. Урта медицина хезмәткәрләре 19, шуларның 12 сенең белгеч сертификаты бар.
Биредә санитария-эпидемиология өлкәсендә куркыныч хәлләрне булдырмау максатында киң күләмле тикшерүләр уздыру өчен даими рә-вештә химия, бактериология, паразитология лабораторияләре, санитария һәм дезинфекция бүлекләре эшли.
Бактериология лабораториясенә су, азык-төлек, һава, дарулар, тышкы мохит әйберләренә санитария-бактериология һәм клиник тикшерүләргә контрольлек итү бурычы йөкләнгән.
Химия лабораториясе химик анализ уздыру, эчә торган суга гына түгел, ә суүткәргечтән ага торган, чишмәләр, коелардагы суга, сәүдә нокталарыннан, мәктәпкәчә балалар һәм белем бирү учреждениеләре ашханәләреннән планлы тикшерү вакытында алынган азык-төлеккә химик анализ ясый, ризыкларның калориясен, майлар, аксымнар, углеводлар составын җентекләп тикшерә. Кече яшьтәге мәктәп балаларын ашатуга җитди игътибар бирелә.
Паразитология лабораториясе балаларның һәм өлкәннәрнең паразитлар (бабасыр-йомры суалчаннар, лямблияләр) эләктерүен тикшерә.
Дезинфекция бүлеге инфекция чыганакларын эшкәртү, дератизация (тычканнары юк итү) һәм дезинфекция, шулай ук агымдагы дезинфекциягә контроль белән шөгыль-ләнә.
Эпидемиология бүлеге йогышлы авыруларның баш күтәрүенә юл куймас өчен халыкның иммунитетын ныгыту өстендә эшли.
Үзәктә һәрвакыт урыннарга барып эшләүче бүлек бар - бу санитария бүлеге, аның хезмәткәрләре барлык объектларның торышы һәм күрсәтмәләрнең үтәлүе өчен җавап бирәләр.
Районның санитария-эпидемиология хезмәте үзенең казанышлары белән горурлана ала. Әмма биредә, теләсә кайсы башка учреждениедәге кебек, төп байлык - кешеләр. Төрле елларда учреждениене җитәкләүчеләр, район тарихында үз эзләрен калдырган ветераннар, бүгенге хез-мәткәрләр, шулай ук безнең аралардан киткәннәр турында күп җылы сүзләр ишетү күңелле булды. Һәр исем зур игътибарга лаек. Мәгъфүзә Сәгыйть кызы Садикова, Ирина Анатольевна Синюкова, Рафина Йосып кызы Хәсәнова, Анатолий Иванович Морозов - кирәге килеп чыкканда ярдәмгә беренче булып ашыгачак кешеләр. Николай Михайлович Марамзин, Илгизәр Шәрифҗан улы Сәетов күңелләрдә якты истәлек булып саклана.
Саннар һәм фактлар
Агымдагы елның беренче яртысында ТР Роспотребнадзорының Биектау территориаль бүлеге санитария законнарының үтәлүенә контрольлек итү буенча 52 чара, 14 административ тикшерү уздырдылар.
Санитария-эпидемиология иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны бозган өчен административ хокук тәртибе бозу турында 143 протокол төзелде; 214600 сумга 109 штраф салынды; 24 материал судка җибәрелде, шул исәптән "Дөбъяз коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте, "Тырыш" торак хуҗалары ширкәте, "Кайнар аш" ширкәте эшчәнлеген туктатып торуга кагылышлы 4 материал.
Ел башыннан 25 мөрәҗәгать килде, бу 2011 елга караганда ике тапкырга артыграк. Аларның яртысы диярлек санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүгә: территорияләрне тәртиптә тотуга, эчә торган суның сыйфаты һәм халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итүгә, атмосфера һавасының нинди булуына, яшәү шартларына, кулланучылар хокукларын бозуга һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кагыла.
Санитария-эпидемиология хезмәтендә эшләүчеләр зур рәхмәт сүзләренә лаеклы. Алар зур, тату, бердәм гаилә булып яшиләр, безнең турыда кайгырталар, сәламәтлегебезне еш кына күзгә күренми торган, шуңа күрә икеләтә куркыныч булган афәтләрдән саклыйлар.
Очрактан файдаланып, коллективны юбилее белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, ә иң мөһиме - хезмәтләренең күркәм нәтиҗәләрен күреп эшләүләрен телибез.

Рәсемнәрдә: (сулдан уңга) Гүзәл Нигъмәтҗанова, Нурия Кәримова, Ләйсән Латыйпова, Алия Халикова, Миләүшә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев