Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

ЭШЕБЕЗ ТӨРЛЕЛӘНӘ

"Биектау машина-технология станциясе" (Биектау Сельхозтехникасы) җаваплылыгы чикле ширкәтенең тарихы ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Биектау машина-трактор станциясен оештыру турындагы тарихи белешмәдән башлана. 1932 нче елның февралендә ТАССРның Казан районы Биектау авылында Биектау машина-трактор станциясе оештырыла. "Биектау МТС"ы җаваплылыгы чикле ширкәте үзенең үсеш чорында исемен күп тапкырлар үзгәртте, аның мәнфәгатьләре һәм беренче...

"Биектау машина-технология станциясе" (Биектау Сельхозтехникасы) җаваплылыгы чикле ширкәтенең тарихы ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Биектау машина-трактор станциясен оештыру турындагы тарихи белешмәдән башлана.
1932 нче елның февралендә ТАССРның Казан районы Биектау авылында Биектау машина-трактор станциясе оештырыла. "Биектау МТС"ы җаваплылыгы чикле ширкәте үзенең үсеш чорында исемен күп тапкырлар үзгәртте, аның мәнфәгатьләре һәм беренче чиратта торучы бурычлары да артты. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау юнәлеше генә үзгәрешсез калды. 1990 нчы елларда оешма мастерлары кирәкле запас частьләр һәм төрле җайланмалар әзерләү серләренә төшенәләр.
Җитештерүнең кайбер төрләрен модернизацияләү белән бәйле рәвештә 2008 нче елда "Биектау машина-технология станциясе" ачык акционерлык җәмгыяте базасында "Биектау машина-технология станциясе" җаваплылыгы чикле ширкәте барлыкка килде.
2008 нче елдан бүгенге көнгә кадәр оешма эшендә дә, аның эшчәнлек өлкәсендә дә зур үзгәрешләр булды. Станоклар һәм җиһазлар комплексы яңартылды. Шуның нәтиҗәсендә күп-төрле кыру-фрезерлау эшләрен башкару мөм-кинлеге туды.
"Биектау МТС"ы җаваплылыгы чикле ширкәте Биектау районының товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итә. Үзебезнең илдә җитештерелгән машиналар һәм агрегатларга да, шулай ук чит ил аналогларына да капиталь ремонт уздырыла. Оешма эше нәтиҗәсендә аның партнерлары һәрвакытта да ремонтның үз вакытында һәм сыйфатлы уздырылуына исәп тота алалар. "Биектау МТС"ы җаваплылыгы чикле ширкәте эшчәнлеген модернизацияләү белән оешманың да эш өлкәсе киңәйде. Мәсәлән, эретеп- ябыштыру цехы оештырылды. Яңа юнәлеш барлыкка килү белән эретеп- ябыштыручыларның да яңа коллективы оешты. Аны яшь белгечләр белән тулыландыру өчен эретеп-ябыштыручылар әзерләү курслары уздырылды, шушындый катлаулы хезмәткә квалификацияле белгечләр өйрәтте. Әлеге курслар нәтиҗәсендә эретеп- ябыштыручылар коллективы бүгенге көнгә югары квалификацияле яшь кадрлар белән тулысынча тәэмин ителде.
"Биектау МТС"ы җаваплылыгы чикле ширкәтенең тату коллективы эшен сез үз күзләрегез белән күрә аласыз. Моның өчен "Биектау" спорт комплексы янындагы Җиңү паркына игътибар итү дә җитә. Әлеге паркта якын-тирә йортларда яшәүчеләргә күңелле ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Эшчеләр үз тырышлыклары белән Яңа ел чыршысы каркасын корып куйдылар, кечкенә тау ясадылар һәм территорияне койма белән әйләндереп алдылар, ә тимердән чүкеп ясалган капка паркның төп бизәге булып, аны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Шулай ук "Биектау МТС"ы җаваплылыгы чикле ширкәтенең Биектау район үзәгендәге эшен дә билгеләп үтәргә кирәк. Сез, хөрмәтле газета укучылар, Дан Аллеясын әйләндереп алган челтәр коймага игътибар итми калмагансыздыр? Болары да, башка әйберләр дә безнең тырыш хезмәт-чәннәр кулы белән ясалган. Оешма хезмәткәрләре мондый эшләрне бигрәк тә тырышып, күңел биреп башкаралар, чөнки хезмәт җимешләрен районның бөтен халкы караячагын беләләр. Җаваплылык бик зур булуга карамастан, "Биектау МТС"ы ширкәте хезмәткәрләре район күлә-мендәге заказларны намус белән, сыйфатлы итеп, үз вакытында үтиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев