Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

“Беслан кайтавазы...”

3 сентябрь көнне илебездә ел саен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 2004 нче елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган коточкыч фаҗигане халык беркайчан да онытмас. Белем бәйрәме көнендә мәктәпкә килгән шат йөзле балаларның һәлак булуы - олы хәсрәт һәм бу Россия календарендагы кайгылы көннәрне тагын бергә арттырды. Балалар -...

3 сентябрь көнне илебездә ел саен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 2004 нче елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган коточкыч фаҗигане халык беркайчан да онытмас.

Белем бәйрәме көнендә мәктәпкә килгән шат йөзле балаларның һәлак булуы - олы хәсрәт һәм бу Россия календарендагы кайгылы көннәрне тагын бергә арттырды. Балалар - дөнья йөзендә иң кадерле кешеләр. Шушы нарасыйлар вәхшиләр пулясыннан җан бирделәр. Бернинди гаебе булмаган гөнаһсыз корбаннарны искә алып, бу көннәрдә илебездә төрле чаралар уздырыла.

Коркачык авыл мәдәният йортында, әлеге көнгә багышлап, концерт оештырылды.

Ул "Беслан кайтавазы..." дигән әдәби-музыкаль композициядән башланды. Коркачык мәктә-беннән "Шәм" театр студиясендә шөгыльләнүче балалар чыгыш әзерләделәр. Алар шул көн-нәрдәге фаҗигале хәлләр турында сөйләделәр, залга җыелучыларны терроризмга каршы көрә-шергә һәм алар кулыннан һәлак булучыларны онытмаска чакырдылар.

Аннары үзешчән сән-гатьтә катнашучылар - авыл мәдәният йортының "Яшь йөрәкләр"е үз номерларын күрсәттеләр. Беренче булып И.Хәсәнова җитәкчелегендәге "Яшьлек" театр коллективы чыгыш ясады. Алар тамашачы хөкеменә "Золушка" әкиятенең татар телендә заманчалаштырылган вариантын тәкъ-дим иттеләр. Зал яшь артистларны алкышларга күмде. "Акварель" хорео-графия коллективы һәм "Мириданс" заман биюләре студиясе бию яратучыларны сөендерде. Коллективларга Н.Федотова җитәкчелек итә. Кичә дәвамында халык биюләре заман биюләре белән чиратлаштырылып торды.

Җырчыларыбыз да читтә калмады. Тамашачылар җырчылар И.Миңнемуллинаны, Э.Яковлеваны, Р.Хәкимованы, К.Прокопчукны, А.Исхакованы, К.Касыймованы, А.Җиһангәрәеваны бик җылы каршыладылар.

Авыл мәдәният йортының Коркачык урта мәктәбе укучылары белән бергәләп әзерләгән концерты күңелле, эчтәлекле, матур булды.

Ольга КАМЕЛЕВСКАЯ,

Коркачык мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев