Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Бердәм команданың бер вәкиле

Алдынгы хуҗалык үзенең лидерлыгын җитәкчеләре белән бер үк төрле уйлар һәм бурычларны күздә тотып яшәүче белгеч-фикердәшләрнең тату командасының максатка юнәлешле эшчәнлеге бәрабәренә генә саклый ала. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте моңа ачык мисал. Районда гына түгел, бөтен республикага да танылган әлеге хуҗалыкның уңышлы эшчәнлеген теге яки бу яңа технологияне...

Алдынгы хуҗалык үзенең лидерлыгын җитәкчеләре белән бер үк төрле уйлар һәм бурычларны күздә тотып яшәүче белгеч-фикердәшләрнең тату командасының максатка юнәлешле эшчәнлеге бәрабәренә генә саклый ала. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте моңа ачык мисал.

Районда гына түгел, бөтен республикага да танылган әлеге хуҗалыкның уңышлы эшчәнлеген теге яки бу яңа технологияне куллануның нинди нәтиҗә бирәсен алдан ук чамалый, керемнәрне чыгымнар белән чагыштыра, планлаштырылган проектны коллектив һәм белгечләр көче белән тормышка ашыру мөм-кинлекләрен күзаллый белә торган тәҗрибәле директор Анна Андреевна Захарова тәэмин итүе берәүгә дә сер түгел. Әмма ике дистә ел зур хуҗалыкка бергәләп җитәкчелек иткән белгечләрнең аңлавыннан, аларның кызыксынулы ярдәменнән башка казанышларның мондый югары булуы шикле. Белгечләр арасында Татарстан Республикасының атказанган агрономы Равил Абдулла улы Вәлиев лаеклы урын алып тора.

Ул Шәпшегә Тәтеш совхоз-техникумын тәмамлап, юллама белән килгән. Бу вакытка инде ул күпмедер тормыш тәҗрибәсе туплап, ир-атлар арасында гына була торган чын дуслыкның һәм коллективта бер-береңне аңлап эшләүнең кадерен белергә өйрәнеп килгән, күп җирләрдә булган, чөнки техникумда укыган вакытта аны армиягә алалар, һәм Равил ике ел Германиядә хезмәт итеп кайта. "Серп и молот" колхозына агроном дипломы белән 1979 елда килә. Башта аны бригадир ярдәмчесе, аннары бригадир итеп билгелиләр. Көн саен гади колхозчылар, механизаторлар белән очрашып-аралашып башкарыла торган шундый мәшәкатьле эш аңа авыл халкы белән тиз танышу мөмкинлеге бирә. Актив, йөзеннән елмаю китми торган сөйкемле, җиңел аралаша торган яшь белгечне хуҗалыкта тиз күреп алалар һәм аны комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Равил Вәлиевне районда нәкъ менә шушы җәмәгать эше танытты да, андагы оештыру сәләтен ачып, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүен күрсәтте. КПССның Биектау райкомы инструкторы вазифасына чакыру мәсьәләсе каралганда аның нәкъ менә шушы сыйфатлары хәл-иткеч рольне уйнады да.

Ике елдан соң Равил Абдулла улына вазифаларны партия кушуы буенча алыштырырга туры килде. Башта аны җитештерүдә югары күрсәткечләре белән аерылып тормаган "Чулпан" колхозына рәис итеп җибәрделәр. Өч ел буена яшь рәис вакыт белән исәпләшмичә эшләде, кечкенә генә уңышка да куана белде, югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен үз-үзен аямый көрәште. Әмма шушы чорда район җитәкчесе алышынды, кадрлар бер урыннан икенчесенә күчерелә башлады. Р.Вәлиевне "Кызыл байрак" колхозына партком секретаре итеп җибәрделәр. Ул, нинди генә урында эшләсә дә, көн үзәгендә торган мәсьәләләрне хәл итүгә зур җаваплылык белән карады. Беркайда да үзен биредә вакытлыча гына эшләүче дип сизмәде, кая гына җибәрсәләр дә, гаиләсе белән бергә булды. Хатыны Зөлфия Раззак кызы иренең таянычы һәм нык терәге, ул аны вактөяк белән бимазаламады, өендә һәрвакытта да чисталык һәм тәртип, җан тынычлыгы булды. Зарурлык килеп чыкканда һөнәрен дә алыштырды, кайда урын булса, шунда барып эшләде.

1990 нчы елда Равил Вәлиев яңадан кайчандыр хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән Шәпшегә әйләнеп кайтты, биредә ул баш агроном булып эшли башлады. Бу аның һәрвакытта да күңеленә ошаган, мәктәп тәмамлаганнан соң яратып сайлаган эше иде. Әтисе Балтач районының Сосна авылында механизатор була, әнисе терлекчелектә эшли. Гаиләдә 5 малай һәм 1 кыз үсә. Икенче бала булып туган Равил әтисе янында бөтерелергә, аңа булышырга ярата, урып-җыюда катнашырга да атлыгып тора. Һөнәр сайлаганда, мөгаен, менә шушылар да этәргеч ясагандыр. "Серп и молот" колхозында ул игенчелек культурасын күтәрү, басуларның уңдырышлылыгын арттыру буенча теоретик белемнәрен һәм туплаган тәҗрибәсен тормышка ашыра.

- Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын күтәрүдә орлыкның нинди булуы, аның сыйфаты зур әһәмияткә ия. Без күптәннән "Элитные семена" Ассоциациясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Аннан аз-азлап төрле культураларның иң заманча, югары уңыш бирә торган сортларын сатып алабыз. Аларны үстерәбез, үрчетәбез-арттырабыз һәм районның, республиканың башка хуҗалыкларына сатабыз. Анна Андреевна тырышлыгы белән бездә үсемлекчелектә иң алдынгы технологияләр, чәчү, чәчүлекләрне эшкәртү һәм уңышны урып-җыю өчен өр-яңа техника кулланыла, ындыр табагында махсус орлык киптерү комплексы бар. Бүген иң зур сорау белән файдаланыла торган орлыклар - "Башкирия-10" уҗым бодае, "Маргарита", "Экадо" сабан бодае, "Московский-86" арпасы, "Пируэт", "Рысак" солысы, "Ватан" борчагы, - ди Равил Абдулла улы.

Утыз еллык хезмәт стажына ия агроном сату өчен перспектив сортлар үстереп, басуларның уңдырышлылыгын күтәрү турында кайгырта, хуҗалык икътисадын ныгытуга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Р.Вәлиевкә "ТРның атказанган агрономы" дигән исем бирелгән, ул ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, күп тапкырлар "Районның иң яхшы агрономы" дип танылган.

10 нчы февральдә Равил Абдулла улына 55 яшь тула. Аның узган юлына күз салып, бу чын мәгънәсендә һөнәри камиллеккә ирешкән кеше дип әйтеп була. Имин, тату гаилә корды. Ул - гаилә башлыгы, әти, оныклары өчен җан атып торучы дәү әти. Хатыны Зөлфия белән бер ул һәм кыз үстерделәр. Кызлары Лилия медицина хезмәткәре, Казанда эшли. Казан шәһәренең Совет районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе булып эшләүче ире Илнур белән уллары Илназны тәрбиялиләр. Вәлиевләрнең уллары Динар ветеринария академиясен тәмамлаган. Ул хатыны Гүзәл белән Камил исемле малаен үстерә. Равил Абдуллович Динарның күңеленә ошаган эш табуына - гаилә фермасы оештырып, сарык үрчетү белән шөгыльләнә башлавына сөенә. Улы яхшы нәтиҗәләргә ирешер, дип өметләнә. Равил Абдулла улына 55 яшьтә әле тормыш башлана гына дип әйтү зарурлыгы юк. Аның тормышы мәгънәле һәм хәтта башкалар кызыгырлык, шуңа күрә үзенең эш сөючәнлеге, тырышлыгы белән салган шушы юлдан ныклы адымнар белән алга баруын дәвам итәргә генә кирәк. Аны алда тагын да зуррак уңышлар һәм имин киләчәк көтсен.

Рәсемдә: «Серп и молот» ширкәтенең баш агрономы Равил Вәлиев.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев