Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • БАБАЛАРЫБЫЗ ХӘТЕРЕ ИЗГЕ

    Шушы көннәрдә Россиядә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп уздылар. Ул Россиянең данлы патриотлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскиий исемнәре белән бәйле. Ул чакта, 1612 елның 4 ноябрендә Мәскәү поляк интервентларыннан азат ителә. Шул вакыттан бирле 400 ел узган. Россия тарихыннан күренгәнчә, бездә һәрвакыт дошманнар һөҗүм...

    Шушы көннәрдә Россиядә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп уздылар.
    Ул Россиянең данлы патриотлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскиий исемнәре белән бәйле. Ул чакта, 1612 елның 4 ноябрендә Мәскәү поляк интервентларыннан азат ителә. Шул вакыттан бирле 400 ел узган. Россия тарихыннан күренгәнчә, бездә һәрвакыт дошманнар һөҗүм итеп, ил өчен үлем куркынычы яный башлагач, халык тарихи яктан көчле шәхесләр тирәсендә Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкә берләшә. Әлбәттә, боларның барысына да зур югалтулар, авырлыклар бәрабәренә ирешелә. Александр Невскийның, Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийның, Михаил Кутузов һәм башкаларның нинди тарихи шәхесләр булуын без тарихтан яхшы беләбез.
    Вакыт бара, яңа буыннар үсә. Борынгы заманнардан соң барлык алдагы буыннар шушы исемнәр, Россиянең азатлыгы хакына бөек бабаларыбыз кылган батырлыклар белән горурланганнар һәм горурланачаклар. Бу барыбыз өчен дә изге. Шулай булган, шулай булачак та.
    2012 елның 2 ноябрендә районның Туган якны өйрәнү музеенда "Ветеран" клубының чираттагы утырышы булды. Утырышка ветераннар: тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары - Биектау район үзәгендә һәм авылында яшәүчеләр килде. Очрашу вакытында алар бер-берсе белән бик теләп аралаштылар. Барыбыз да бу очрашуга шат идек. Ветераннарга нәкъ менә аралашу җитмәвен аларның йөзләрен күрү белән аңлыйсың.
    Җыелучылар алдында "1812 нче елгы Бөек Ватан сугышында Россиянең Җиңүенә 200 ел" доклады белән мин чыгыш ясадым. Аннан соң ветераннарга "Бородино сугышы" фильмы күрсәтелде, шулай ук алар шушы вакыйгаларга багышланган фотокүргәзмә белән дә таныштылар. Сүз дә юк, бирегә очрашуга килгән кешеләрне сөй-ләгәннәр һәм күргәннәр тетрәндерде, гәрчә аларны тетрәндерерлек берни калмаган кебек тоелган булса да. Чөнки аларның күбесе шундый ук икенче, күпкә дәһшәт-лерәк булган 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында гитлерчыларның илебезгә басып ке-рүенең тере шаһитлары булганнар. Сүзләрдән генә ишетеп түгел, ә ул вакытта бала күзләре белән алар сугышның, ачлыкның, ялангачлыкның, җимереклекнең ни икәнен күргәннәр, якыннарын югалту, ятимлек һәм мохтаҗлык ачысын татыганнар. Бу сугыш чоры буыны тормышка аерым караш белән карый һәм аны кадерләп саклый, алар өчен барысы да бәяләп бетергесез кыйммәт.
    Ветераннар бу чыгыш белән мәктәпләргә барырга киңәш иттеләр. Балалар аларның бабалары, дәү бабалары, өлкән буынның ниләр кичерүе турында белергә тиеш.

    Рәсемнәрдә: Туган як музеенда «Ветеран» клубында очрашу.
    А. Тимонин фотосы.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: