Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Автоматка 65 ел

Дөньяда атом-төш, водород һәм химик корал уйлап табылуга карамастан, бүгенге көндә утлы корал иң күп үлем куркынычы тудыручы булып кала бирә. Барлык конфликтлы урыннарда аның өлешенә югалтуларның яртысы туры килә. Быел Михаил Тимофеевич Калашников тарафыннан уйлап табылган «АК-47» маркалы автоматка 65 ел була. 1946 елда башланган бу эш 1949 елда...

Дөньяда атом-төш, водород һәм химик корал уйлап табылуга карамастан, бүгенге көндә утлы корал иң күп үлем куркынычы тудыручы булып кала бирә. Барлык конфликтлы урыннарда аның өлешенә югалтуларның яртысы туры килә.

Быел Михаил Тимофеевич Калашников тарафыннан уйлап табылган «АК-47» маркалы автоматка 65 ел була. 1946 елда башланган бу эш 1949 елда гына тәмаланса да, автоматның берничә проба экземпляры 1947 елда сынауларны уңышлы үтеп, югары командование тарафыннан җитештерелә башлауга рөхсәт ала. Автоматлар бүгенге көндә күп кенә илләрнең армиясендә популяр корал булып тора. Бернинди бәхәссез, Калашников автоматы шулар арасында лидерлыкны бирми. 65 ел эчендә ул берничә тапкыр кабаттан яхшырак итеп эш-ләнгән, аның төрле модификацияләре уйлап табылган. Ләкин, шуңа да карамастан, эшләү принцибы үзгәрмәгән. Шундый яхшы характеристикалары булган өчен, Ираннан алып Перуга кадәр, бүгенге көндә 55 илнең армиясе шул корал белән коралландырылган. 100 миллион данәдән артык автомат җитештерелгән. Безнең автоматларны җитештерү иң күбе Россия һәм Кытай өлешенә туры килә. 11 илнең гербында «АК» автоматы сурәтләнгән. Бу - аларның шушы корал ярдәмендә колонизаторларны куып, ирек яулаулары турында сөйли.

Шушы датага багышлап, оборона-спорт айлыгы кысаларында мәктәптә "Россия Кораллы Көчләрендә утлы корал" дигән чара үткәрдек. Автоматик корал уйлап табучы совет конструкторлары һәм аларның кораллары, соңгы "йөзенче серия" автоматлары белән таныштырдык. 11 нче сыйныф укучысы Зиннәтов Алмаз автоматларны сүтеп җыю тәртибен күрсәтте. Соңыннан автоматлар җыючы Ижевск корал заводында һәм сынау полигонында төшерелгән видеороликлар карадык.

Реклама

Барлыгы Россия армиясендә бу төр автоматларның 13 модификациясе файдаланылса да, аларның ату тавышы сирәгрәк яңгырасын иде. Дөньялар тыныч булсын, ату тавышлары гомерләрне өзмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев