Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Аны дуслары, күршеләре “ашыгыч ярдәм” дип йөртәләр

Мәрхәбә Латыйпова хатын-кыз өчен иң әйбәт һөнәрне сайлаган, ул - җәмәгать туклануы технологы. Пенсиягә чыкканчы кырык елга якын җәмәгать туклануы системасында тырышып эшләде. Ул Балтач районының Салавыч авылында туыпүсә. Кооперация техникумын тәмамлаганнан соң аны Биектау райпосына җәмәгать туклануы технологы итеп җибәрәләр. Ул хезмәттәшләре белән тиз арада танышып та өлгерә, аралашучанлыгы,...

Мәрхәбә Латыйпова хатын-кыз өчен иң әйбәт һөнәрне сайлаган, ул - җәмәгать туклануы технологы. Пенсиягә чыкканчы кырык елга якын җәмәгать туклануы системасында тырышып эшләде.

Ул Балтач районының Салавыч авылында туыпүсә. Кооперация техникумын тәмамлаганнан соң аны Биектау райпосына җәмәгать туклануы технологы итеп җибәрәләр. Ул хезмәттәшләре белән тиз арада танышып та өлгерә, аралашучанлыгы, тыныч холкы аңа килеп туган мәсьәләләрне чишкәндә ярдәм итә, аңа, яшь кенә кызга, бу өлкәдә күп еллардан бирле хезмәт куючы аш пешерүчеләр, кулинарлар, кондитерлар белән эшләргә туры килә бит. Эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатына килгәндә исә, Мәрхәбә Әхмәт кызы үз дигәнендә нык тора. Бу аңлашыла да, чөнки җәмәгать туклануы предприятиеләрендә әзерләнгән ризыклар йөзләгән кешенең табынына куела, димәк, аларның сәламәтлеге һәм кәефе тармак хезмәткәрләренең намуслылыгына бәйле булып чыга. Мәрхәбә Әхмәт кызы моны беркайчан да исеннән чыгармый, зарурлык килеп туса, башкаларның да исенә төшерә.

Яшь технологны тиздән Биектау райпосының комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул яшьләр өчен оештырылган барлык чараларда теләп катнаша. Үзен бик күрсәтергә тырышмаса да, аның катнашуы, өлеш кертүе һәрвакытта да сизелә.

Тормышка чыгуы сәбәпле, Мәрхәбә күпмедер вакытка безнең районнан китеп торды, алар Яр Чаллыда, Югары Ослан районында яшәделәр. Әмма гаилә тормышыннан һәркем дә уңмый шул. Мәрхәбәгә дә кызын ялгызы гына тәрбияләргә туры килде. Ул Биектауга элекке эшенә әйләнеп кайтты. Чөнки биредә аны яраткан, хөрмәт иткән дуслары, танышлары күп.

Мәрхәбә Әхмәтовна Вилюзә исемле бик акыллы кыз үстерде. Ул хәзер Саклык банкының Биектау бүлегендә эшли. Оныклары Гүзәл белән Булат укудагы уңышлары белән сөендереп торалар. Гүзәл мәктәпне уңышлы тәмамлап, хәзер Казан архитектура-төзелеш университетында укый, Булат - 5 нче сыйныф укучысы. Мәрхәбә оныклары өчен җанын бирергә дә әзер, дәү әниләре өчен алар - йөрәк парәләре.

Мәрхәбәне күршеләре һәм таныш-белешләре "ашыгыч ярдәм" дип йөртәләр, чөнки ул мохтаҗларга һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер тора. Күршетирәдәге өлкән яшьтәге ялгыз әбиләргә карата аеруча игътибарлы. Туган авылында хатыны белән абыйсы яши. Ни кызганыч, икесе дә сәламәтлекләре нык булу белән мактана алмыйлар. Мәрхәбә алар янына еш кайтып йөри, өй эшләрендә булыша, күңелләрен күтәреп килә. Абыйсының улларын үз балалары кебек карый, институтта укыганда кечкенә генә бүлмәсендә Маратка, Айратка, Азатка да урын табып, үз янында яшәтте. Алар апаларының изгелеген онытмыйлар, аңа бик рәхмәтлеләр. Хатыны Зөлфия белән Азат Биектауга килеп төпләнделәр. Алар уллары Алмаз белән Илназны тәрбиялиләр. Мәрхәбә өчен алар үз оныклары кебек кадерле.

12 нче февральдә Мәрхәбә Әхмәт кызы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул хәрәкәтчел, күтәренке күңелле, теләсә кайсы эшкә курыкмый тотына, җәй көне бакчасында тир түгә, өйдәгеләрне тәмле-тәмле бәлешләре белән сыйлый, тиз генә ашын да өлгертә, башка төрле ризыклар да әзерли. Кышка җиләк-җимеш, яшелчәләрдән дә төрле кайнатма, салатлар әзерләп, банка-банка тутырып куя. Мәрхәбә беркайчан да кул кушырып утырмый, гаилә бюджетын тулыландырырга, балаларын тәрбияләүдә кызына булышырга тырыша. Ул 1 нче Биектау урта мәктәбендә җыештыручы булып эшли һәм әлегә ялга китәргә җыенмый. Актив комсомол кыз Мәрхәбә хәзер дә җиңел-җитез, аңа сокланмый мөмкин түгел. Юбилейлы туган көнендә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек телибез. Комсомолларга хас дәрт, ялкынланып яшәү аңа элек тә тормышында очраган кыенлыкларны җиңәргә булышты, моннан соң да булышсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев