Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Аларның батырлыгы үлемсез

    Бу көннәрдә без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихындагы истәлекле көнне - 1941 нче елның декабрендә Мәскәү янында немецлар армиясен җиңүне билгеләп үтәбез. Ул вакытта, моннан 70 ел элек, безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап калдылар. Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуковтан Бөек Ватан сугышының кайсы көрәше аеруча исегездә калды, дип сораганда, ул...

    Бу көннәрдә без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихындагы истәлекле көнне - 1941 нче елның декабрендә Мәскәү янында немецлар армиясен җиңүне билгеләп үтәбез.

    Ул вакытта, моннан 70 ел элек, безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап калдылар. Советлар Союзы маршалы Г.К.Жуковтан Бөек Ватан сугышының кайсы көрәше аеруча исегездә калды, дип сораганда, ул һәрвакытта да үзе Көнбатыш фронт гаскәрләренә командалык иткән Мәскәү янындагы сугыш дип җавап бирә.

    1941 нче елда Мәскәүгә зур куркыныч яный. Гитлерчылар Бөек Ватан сугышының баштагы өч аенда "Барбаросс планын" тормышка ашыра - Советлар Союзын тар-мар китереп, Мәскәү белән Ленинградны алып, Архангельск-Идел, Астрахань үрен ала алмыйлар.

    Моңа кадәр күп Европа дәүләтләрен (Дания бер көндә җиңелә, Голландия - 63 көндә, санаулы көннәрдә - башка илләр) җиңел генә бер-бер артлы үзенә буйсындырып килгән гитлер Германиясе Советлар Союзы чикләрендә Кызыл Армия гаскәрләренең үтә дә кыю каршы торуына юлыга. Һәм бу каршы тору көн саен ныгый һәм аяусызлана гына бара. Тере көч һәм техника ягыннан өстен булган фашистлар илнең үзә-генә таба хәрәкәт итәәр. Кызыл Армия гаскәрләре, зур югалтуларга дучар булып, чигенәләр.

    1941 нче елның көзендә Гитлер командованиесе Мәскәүне алу максаты белән хәлиткеч һөҗүм уздырырга була. Дошман СССР башкаласын буйсындыру совет халкының каршы торырлык ихтыяр көчен юкка чыгарыр һәм җиңүгә ирешеп булыр, дип өметләнә. Гитлерчылар сентябрь азагына Советлар Союзы башкаласына һөҗүм итү өчен Мәскәү юнәлешенә үз-ләренең иң көчле гас-кәрләрен туплыйлар.

    30 нчы сентябрьдә гитлер армиясе Брянск фронтына каршы Орел, Тула шәһәрләре юнәлешендә Мәскәүгә беренче генераль һөҗүмен башлый. 2 нче октябрьдә дошман гаскәрләренең үзәк һәм төньяк группировкалары һөҗүмгә керешә. Көч һәм техника ягыннан зур өстенлеккә ия булган гитлер гаскәрләре фронт сызыгын өзеп, Вязьма һәм Брянск янында совет гаскәрләренең шактый өлешен камап алалар һәм Мәс-кәүгә барып керү юлына чыгалар. Башкала стеналары янында чын мәгънәсендә куркыныч яный торган хәл килеп туа. Хәрби училищелар курсантларының запастагы частьләре, ПВО зенит артиллериясе подразделениеләре ашыгыч рәвештә Можайск оборона линиясе янына күчерелә. Килә килешкә каты сугышларда катнашып, алар дошманны тоткарларга ярдәм итәләр. Бу көннәрдә Вязьмадан көнбатыштарак камап алынган частьләргә бик авырга туры килә. Дошман тылына эләккәч, алар коралларын ташлап качмыйлар, ә бәлки фашистларның 28 дивизиясен тоткарлап, гитлерчыларга Мәскәүгә һө-җүмне кызулатырга ирек бирмичә, үлемгә-үлем каршы торалар.

    Дошман җирдән генә һөҗүм итми, ул башкалага һавадан да көчле ут яудыра, моның өчен үзенең иң яхшы авиация эскадрильяларыннан файдалана. Һава һөҗүменә каршы оборонаның сигез часте очучылары башкала күген фидакарьләрчә саклыйлар.

    Октябрьдә Германия командованиесе һөҗүм итүче частьләрне тагын да тулыландыра һәм ныгыта. Дошман әле һаман алга бара.

    Шушындый гаять катлаулы, авыр көннәрдә ВКП (б) Үзәк Комитеты, илнең оборона Дәүләт комитеты, Верховный Баш Командование Ставкасы Мәскәүне саклау буенча ашыгыч чаралар күәләр. Кеше ресурсларын һәм коралларны мобилизацияләү буенча зур эш уздырыла. Мәскәүнең бөтен халкы диярлек оборона корылмалары төзергә чыга. Мәскәүдән 360 меңнән артык коммунист һәм комсомол фронтка китә. Мәскәүлеләрнең күбесе халык ополчениесе дивизияләренә һәм истребительләр батальонына керәләр. Себердә һәм Ерак Көнчыгышта, Казахстанда, Идел буенда, Уралда, Урта Азиядә хәрби берләшмәләр төзелә. Сугышчан резерв ашыгыч рәвештә Мәскәү янына озатыла. Тылдагы районнардан башкалага таба гаскәрләр, хәрби техника, ягулык һәм азык-төлек төягән эшелоннар агыла.

    Башкала хезмәтчәннәре дә киеренке хезмәттә яши. Тылга эвакуацияләнмәгән оборона заводларында меңләгән эшче һәм хезмәткәр, шул исәптән картлар, хатын-кызлар һәм үсмерләр, фронт заказларын үтәп, тәүлекләр буена предприятиедән китмиләр. Партизаннар һәм яшерен оешмалар Мәскәүне саклаучы Кызыл Армиянең актив ярдәмчеләре була. Кызыл Армиянең, башкаланы яклаучыларның каршы тору көче көн саен арта бара. Гитлерчылар зур югалтуларга дучар булалар. Октябрь азакларында дошманның Мәскәү юнәлешендә алга баруы туктатыла.

    Ноябрь уртасында немецлар командованиесе гаскәрләреннән яңа группалар ясый, резервларын туплап, Мәскәүгә 2 нче генераль һөҗүмен башлый. Анда 51, шул исәптән 13 танк һәм 7 моторлаштырылган дивизия катнаша. Дошман гаскәрләрдә һәм техникада әле һаман да бездән өстенрәк була. Мәскәүне саклаучыларның батырлыгы һәм фидакарьлегенә мисаллар бихисап күп. Генерал И.В.Панфилов командалыгындагы 216 нчы укчы дивизиянең 1075 нче укчы полкыннан 28 панфиловчының батырлыгын мәңге онытырлык түгел. Волоколамск шоссесы һәм Дубосеково тимер юл разъезды янында алар автоматчылар ротасы һәм 50 танк һөҗүменә дучар булалар. "Россиянең киңлекләре зур, әмма артка чигенерлек урын юк. Артта - Мәскәү" - политрук В.Г.Клочков-Диевның шул утлы үрдә әйткән сүзләре легендар тәкбиргә әверелә. Командирның сүзләре ант булып яңгырый һәм сугышчылар, фашист танкларының күбесен тончыктырып, артка чигенмиләр. Шушындый тигезсез сугышта геройларның барысы да диярлек һәлак була, әмма дошманны тоткарлыйлар.

    Фашист гаскәрләре һа-ман Мәскәүгә ыргылалар. Ноябрь азагында Клинны, Солнечногорскины, Истраны алалар, аннары Мәскәү-Идел каналына якынаялар һәм аны Яхрома районында кичәләр. Әмма шулай да фашист гаскәрләренең мөмкинлекләре чикле булуы ачыклана. 30 ноябрьдә гитлерчылар Мәскәүгә төньяк-көнбатыштан үтеп керергә маташалар. Безнең гас-кәрләр бу һөҗүмне дә кире кайтара.

    1941 нче елның 5 декабрь иртәсендә Верховный Баш командование Ставкасы боерыгы буенча Калинин, Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларның уң флангтагы гаскәрләре һөҗүмгә күчә. 800 километрлы фронтта көрәш яңа көч белән кыза. Гитлерчылар башкалага якынрак урында ныгып калырга тырышып, котырынып каршы торалар. Әмма Кызыл Армия гаскәрләре дошманны Көнбатышка куалар. Чигенгәндә немец-фашист гаскәрләре корал, хәрби техника, автомашиналарын калдырып качалар. Сугыш кырында шулай ук меңләгән һәлак булган һәм яралы солдат-офицерлар ятып кала. Мәскәү яны кырларындагы киңлеге һәм киеренкелеге буенча тиңәше булмаган оборона көрәшендә Советлар иле башкаласын яклаучылар җиңүе белән тәмамлана.

    Кызыл Армия һөҗүмен уңышлы дәвам итә. Совет гаскәрләре 1941 нче елның декабрендә 11 меңнән артык шәһәр һәм авылларны, шул исәптән Истраны, Клин, Елец, Калуга, Волоколамск, Калининны (хәзерге Тверь) азат итәләр.

    Мәскәү янындагы контр-һөҗүмдә М.Е.Катуковның 1 нче гвардия танк бригадасы, генерал Д.Т.Ремизов танкистлары, генерал Л.М.Доваторның 1 нче гвардия кавалерия корпусы атлы сугышчылары аеруча зур уңышларга ирешәләр. Мәскәү янындагы сугыштагы батырлыклары өчен 133 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 36 мең көрәшче орден һәм медальләр белән бүләкләнде.

    СССР башкаласын яклаучылар арасында безнең якташлар да була. Шундыйларның берничәсе - 1941 нче елның 7 ноябрендә Кызыл мәйдандагы парадта катнашучы, район үзәге кешесе Матвей Яковлевич Лапаев, Тимерчедән Шәйдулла Зәйнулла улы Зәйнуллин, Дөбъяздан Галимә Гәрәй кызы Заһидуллина һәм Әмин Идрис улы Идрисов, Торнаяздан Нәгыйм Галим улы Галимов һәм башкалар. Бик күпләре Мәскәү янындагы кырларда ятып кала, бик күпләр сугышта алган яраларыннан тыныч көннәрдә вафат була. Мәскәүне яклаучыларның барысына да мәңгелек дан! Аларның батырлыгы үлемсез. Мәскәү янындагы сугышның әһәмияте гаять зур. Аның белән гитлер армиясенең җиңелмәслеге турындагы уйдырма юкка чыгарыла, Көнбатышның нацистлар алдында капитуляция ясарга чакыручы күп кенә сәясәтчеләре, янәсе "мәгънәсез каршы тору" барышында кирәкмәгән корбаннардан котылу өчен дигән булып, нәкъ менә шуның артына ышыкланалар да.

    Совет кешеләрендә дошманның барыбер юк ителәчәгенә ышаныч туа. СССРның гитлерчылар оккупацияләгән территориясендәге дистәләгән, йөз меңләгән совет солдаты, үзендә өстәмә көч табып, шушы җиңү белән рухланып, коралга тотына һәм партизаннар сугышын башлап җибәрә. Мәскәү янындагы җиңү бөтен дөнья кешеләренең күңелләрендә ышаныч уята. Ә Германиядә киләчәкне алдан күрә белүче кешеләр бу сугышның гитлерчылыкның бетә башлавы икәнлеген аңлыйлар.

    Б.ШИҺАБЕТДИНОВ, Туган як музее директоры.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: