Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • 1936 елгы Конституциягә 75 ел

    1922 нче елның 30 декабрендә Советларның 1 нче Бөтенсоюз съездында Совет Социалистик Республикалар Союзын (СССР) оештыру турында тарихи карар кабул ителә. Әлеге съездда чыгыш ясаганда И.В.Сталин Совет власте тарихында бүгенге көн борылыш чоры булып тора, чөнки республикалар, хуҗалык җимереклегенә каршы көрәшү өчен бердәм союздаш дәүләткә бер-ләшәләр, Совет власте көндәлек тормыш...

    1922 нче елның 30 декабрендә Советларның 1 нче Бөтенсоюз съездында Совет Социалистик Республикалар Союзын (СССР) оештыру турында тарихи карар кабул ителә.

    Әлеге съездда чыгыш ясаганда И.В.Сталин Совет власте тарихында бүгенге көн борылыш чоры булып тора, чөнки республикалар, хуҗалык җимереклегенә каршы көрәшү өчен бердәм союздаш дәүләткә бер-ләшәләр, Совет власте көндәлек тормыш турында гына түгел, ә бәлки җитди халыкара көчкә әверелү турында да уйлый, ди. Әмма Советлар Союзын өч славян республикасы лидерларының Беловежскида сүз куешуы җимерде. Бу бөтен халык алдындагы җинаять, чөнки 1991 нче елның 17 мартындагы Бөтенсоюз референдумында халыкларның күпчелеге Союзны саклап калу зарурлыгы турында аермачык белдергән иде бит. Бу җимерүне берничек тә аклап булмый, бу - Россиянең милли мәнфәгатьләренә ачыктан-ачык хыянәт итү. 1991 нче елның 8 декабрендә җинаятьчел килешүгә кул куела һәм 1922 нче елгы Союз килешүе гамәлдән чыккан дип белдерелә.

    Советлар Союзында моннан 75 ел элек - 1936 елның 5 декабрендә Советларның гадәттән тыш съездында СССР Конституциясе кабул ителде. Ул ерак чорда төп игътибар илнең оборона куәтен ныгытуга, икътисадны үстерүгә, индустрияләштерүгә юнәлтелде. Беренче хезмәт бишьеллыклары барлыкка килде. Конституцияне Сталин идарә иткән вакытта кабул ителгәнгә түгел, ә үзен бөтенләе белән аны эшләүгә багышлаганлыгы нәтиҗәсендә «Сталин Конституциясе» дип йөрт-теләр. Ул социализмның асылы балигъ булган һәр кешенең дәүләт эшендә, яңа җәмгыять төзүдә катнашуыннан гыйбарәт, дигән фикерне алга сөрде. 36 нчы елгы Конституция заман таләбе була. Ул пролетариат диктатурасын, социалистик системаны һәм гомуми сайлау хокукын кертүне ныгыта. Сталин Конституциясе сайлау гына түгел, депутатларны чакырып алу, кеше яши һәм эшли торган территориядә Советлар аша теләсә нинди мәсьәләне хәл итү хокукын да кертә. Сталин Конституция текстына үз кулы белән эшче, крестьян, интеллигенциянең хокуклары һәм бурычлары: хезмәткә хокук һәм эшсезлектән азат булу, бушлай белем алу, картлыкта социаль яктан тәэмин ителгәнлек, бушлай медицина хезмәте алу, торак, ял хокукы турындагы бүлекне кертә.

    36 нчы елгы Конституция чорында эшче-крестьяннар арасыннан бик күп вәкилләр белән Советларга 2 миллион депутат сайлана. Совет демократиясе менә шуннан гыйбарәт иде дә инде.

    Н.СОЛКИН, хезмәт ветераны.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 16 март 2018 - 08:21
      2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
    Ночной режим