Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАКЧАЧЫ КИҢӘШЕ

Мәктәпләрдә туклануны оештыру кагыйдәләре ничек үтәлә?

Мәгариф учреждениеләрендә балалар иминлеген тәэмин итү системасына туклану мәсьәләләре дә керә. Агымдагы уку елы башлану белән мәктәпләрдә балалар туклануын оештыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.

Биектау районы мәктәпләрендә дә  планнан тыш тикшерүләр еш уздырыла. Республиканың контроль-хисап палатасы вәкилләре  алдан хәбәр итмичә генә районның теләсә кайсы мәгариф учреждениесендә тикшерүләр үткәрә.  Күптән түгел Дөбьяз авылы мәктәбендә шундый тикшерү узды. Мәктәп ашханәсе бинаның беренче катында урнашкан. Тикшерүчеләр ашханәдә  башлангыч сыйныф укучылары тукланган вакытта килеп керде. Контроль-хисап палатасы рәисе Наиль Хәйретдинов ашханәгә килеп керү белән караннан ага торган кайнар суны һәм балалар агызып эчә торган чиста суны тикшереп карады. Балалар эчә торган су  савыты беркайчан буш булырга тиеш түгел.

Комиссия көнлек менюны карап чыкты, алдан төзелгән меню яңа гына  әзерләнгән ризык төренә ни дәрәҗәдә җавап бирә - тикшерүчеләр нәкъ менә шуңа игътибар иттеләр. Кайнар туклану мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иң мөһим таләп булып тора. Ризыкның температурасы билгеләнгән  таләпләргә җавап бирергә тиеш. Комиссия әгъзалары азык-төлек саклана торган складта булдылар, сөт һәм ит эшләнмәләрен, яшелчәләрнең саклау режимын тикшерделәр. Тикшерүчеләр азык-төлек саклау режимында кимчелекләр дә таптылар.  Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм аларның нормалары буенча суыткычта ит белән янәшә туңдырылган яшелчә  сакланырга тиеш түгел. Дөбьяз мәктәбе ашханәсе кечкенә булу сәбәпле биредә башкача саклау мөмкин дә түгел. Кулланыла торган  чимал,   ризык норматив документларга туры килә, саклау вакыты да куелган таләпләргә җавап бирә.

Мөнҗия Җәләлетдинова 33 ел дәвамында мәктәп ашханәсендә  пешекче булып эшли. Аның сүзләренә караганда, өч дистә ел эчендә ашханәләр үзләре дә, туклану, ризык саклау, әзерләү һәм балаларга тәкъдим итү системасы да уңай якка үзгәрде. “Туклану департаменты белән эшләү күпкә уңайлы, - ди Мөнҗия Җәләлетдинова. - Азык-төлек белән туктаусыз тәэмин итеп торалар. Сыйфаты да бик яхшы. Ризык төрләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Мәсәлән, сишәмбе көнне сөт ризыкларына өстенлек бирелсә, чәршәмбе - яшелчәдән әзерләнгән ризыклар әзерлибез”.

 Пешекченең күпъеллык күзәтүләренә караганда, балалар күбрәк макарон ризыкларына өстенлек бирә. Аптырарлык түгел, чөнки макарон һәр өстәлдә, һәр халыкта танылган ризыкларның берсе. Балалар макарон янына салынган йомшак казылыкны (сосиска) да бик теләп ашыйлар. Камыр ризыкларын да беркайчан кире какмыйлар. Без  Мөнҗия Җәләлетдинова белән сөйләшкән арада, балаларны тәнәфескә чакырып, кыңгырау чылтырады. Төшке ашка өлкән сыйныф укучылары керә башлады. Мәктәптә ризыкны һәр баланың шәхси таләбеннән чыгып та әзерлиләр икән.

“Безнең мәктәптә Ислам кануннары буенча әзерләнгән хәләл ризык пешерелә. Ризыклар бик тәмле”, - ди өлкән сыйныф укучысы  Шахло Ходжаева.

Балаларның мәктәптә туклануы өч тәнәфескә сузыла. Һәр тәнәфес өчен махсус меню: иң элек башлангыч сыйныф укучылары туклана.  Әти-әниләре балалары өчен үзләре өстәп түләгәндә дә үзенчәлекле меню әзерләнә. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен тагын бер партия ризык әзерләнә.  Без ризыкның сыйфаты, тәме турында укучылар белән дә сөйләшеп алдык. Алар барысы да мәктәп ризыгыннан бик канәгать булулары турында әйттеләр.

Дөбьяз мәктәбендә узган беренче тикшерүдән комиссия әгъзалары да канәгать калды. Тикшерү барышында туклану кагыйдәләрен  тупас бозу очраклары табылмады.

“Дөбьяз мәктәбендә балаларның төшке ашын оештыру барлык яктан да канәгатьләнерлек дәрәҗәдә, - дип билгеләп үтте контроль-хисап палатасы рәисе  Наиль Хәйретдинов.  – Әлбәттә, төрле категория ризыкны бер урында саклау нормалары җиренә җиткереп үтәлми. Шулай да, мәктәп ашханәсенең кечерәк икәнлеген һәм суыткычларның җитәрлек булмавын, савыт-сабаның да азрак булуын  исәпкә алсак, каныгырга җирлек  юк. Без күрсәткән җитешсезлекләрне мәктәп җитәкчелеге көндәлек режимда төзәтергә вәгъдә бирде”.

Тикшерү комиссиясе районның башка мәктәпләренә дә һич көтмәгәндә, кисәтүсез килеп керәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев