Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАКЧАЧЫ КИҢӘШЕ

Бәрәңге үстерү серләре

Бакча темасына кагылышлы мәкаләләрдә бәрәңге үстерү буенча белгеч тәкъдимнәрен укырга була. Тукландыруның төрле алымнары күрсәтелә. Өстән тукландыруга килгәндә исә аның бернинди авырлыгы да юк сыман: сиптергечкә кирәкле сыеклыкны тутырасың да, эшли бирәсең. Ә менә тамырдан тукландыру шактый катлаулы. Бу очракта марганцовка, бакыр купоросы һәм бор кислотасы белән генә котыла алмыйсың....

Бакча темасына кагылышлы мәкаләләрдә бәрәңге үстерү буенча белгеч тәкъдимнәрен укырга була. Тукландыруның төрле алымнары күрсәтелә.
Өстән тукландыруга килгәндә исә аның бернинди авырлыгы да юк сыман: сиптергечкә кирәкле сыеклыкны тутырасың да, эшли бирәсең. Ә менә тамырдан тукландыру шактый катлаулы. Бу очракта марганцовка, бакыр купоросы һәм бор кислотасы белән генә котыла алмыйсың. Монда органик ашлама да кирәк, шуңа күрә тамырдан тукландырачак эремәне сиптергечкә салып булмый.
Башлангыч чорда бәрәңге шытымнарын тамырдан тукландыру кыен булмас, чөнки ул өяр алдыннан уздырыла. Катлаулылыклар икенче тапкырында башлана. Өелгән бәрәңгене тукландырганда эремә, тамырга эләкмичә, рәт араларына агып төшә. Нәтиҗәсез хезмәт булып чыга. Ә инде эремәне бәрәңгенең төбенә үк сипсәң, сабакларын яндыруың ихтимал.
Шуңа күрә узган ел мин беренче тапкыр су сипкәндә тамырдан тукландыру белән генә чикләндем. Икенче һәм өченче тапкырында рәт араларына сиптердем. Хәзер исә мин технологияне бераз үзгәртергә булдым. Аны, бәрәңгенең төбенә өйгәннән соң, икенче тапкыр су сибү белән бер үк вакытта башкарам. 5 литрлы пластик шешәнең төбен кисәм дә, бөкесен алып, аларны бәрәңге төпләре арасына "муеннары" белән аска каратып, туфракка батырыбрак куям.
Кымшанмасын өчен ше-шә муенына башта ук 30-40 см тирәнлеккә таяк (тимер, пластик, агач) тыгып калдырам һәм шешәгә су тутырам (шлангтан тутырсаң да ярый). Аннары таякларны алам, су, янәшәдәге төпләрнең тамырын дымландырып, тишекләр аша шунда ук аска агып бетә. Аннары һәр шешәгә лейкадан алдан әзерләп куелган ашламаны агызам. Аны болай әзерлим: 10 литр суга 1 л сыер тизәге сыекчасы яки аның төнәтмәсе һәм 2 стакан көл. Шушындый бер чиләк ашлама 10 төп бәрәң-гегә җитә. Тукландыру эше тизрәк барсын өчен бер үк вакытта 10 шешәдән файдаланырга, бер төпкә 1 л исәбеннән бер-бер артлы башкарырга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев