Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары, кадерле дуслар!
Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Беренче май - чын халык бәйрәме, якты, җылы, матур бәйрәм.
Ул кешеләрнең бердәмлеккә һәм нәтиҗәле, иҗади хезмәткә омтылышын гәүдәләндерә, төрле һөнәр ияләрен һәм төрле буыннарны берләштерә, барчасына рухи күтәрелеш һәм энергия бирә. Ул һәркайсыбыз өчен, элеккечә, – Хезмәт, Дуслык һәм милләтара татулык бәйрәме. Ә бу кыйммәтләр, лаеклы рәвештә, районыбыз горурлыгына әверелде. Хезмәт сөючәнлек һәм изге эшләргә омтылыш уңышның нигезен тәшкил итә. Барлык һөнәр ияләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген Биектау районы республиканың алга киткән районнарыннан берсе булып тора һәм күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били. Авыл хуҗалыгында булсынмы, сәнәгать өлкәсендә булсынмы, халкыбыз икътисадый эшчәнлектә актив катнаша. Предприятиеләр чыгарган продукциягә заказлар артып тора. Кече һәм урта бизнес, фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше өчен шартлар тудырыла. Торак базарында тәкъдимнәр арта бара, күп кенә социаль программалар уңышлы эшләвен дәвам итә. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау,
мәдәният, спорт өлкәләрендә бәхәссез уңышларыбыз бар. Бүген төп максатыбыз – барган юнәлештән тайпылмыйча, алга таба да үсеш юлын дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка һәм байлыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешербез. Бу казанышларыбызның нигезендә һәркайсыбызның намуслы тырыш хезмәте ята.
Хөрмәтле биектаулылар! Якты, җылы бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Районыбызның һәр гаиләсенә тигезлек һәм мәхәббәт, аның һәр кешесенә сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, йортларыбызга иминлек телим. Бәйрәм белән!
Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев