Уяулыкны югалтмыйк
Хәзерге вәзгыятьтә белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында иминлекне саклау иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
20 май, дүшәмбе көнне, мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән, мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм балалар җәйге лагерьларында бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды. Өйрәнүләргә Биектау районы белем бирү учреждениеләре дә кушылды. Күнегүләр комплекслы сценарий буенча алып барылды. Аның барышында балаларның, укытучыларның һәм саклау органнары хезмәткәрләренең кораллы һөҗүм вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә басым ясалды.
Безнең редакция хезмәткәрләре Бөреле авылы мәктәбендә узган өйрәнүләрне күзәтте. Майның соңгы ункөнлеге. Укулар тәмамлануга берничә көн вакыт калып бара. Дөресен әйтергә кирәк, бу чорда киеренкелек йомшара башлый, балалар да, мәгариф хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә җәйге ялга таба йөз тота. Терроризм һәм экстремизм уяулык кимегән очракны көтеп кенә тора. 20 майда мәктәпләрдә оештырылган күнегүләр нәкъ менә шундый очракларны профилактикалау, хәвефсезлек таләпләренең үтәлүенә контроль ясау максатын куйды.
Күнегүләр 10:00 сәгатьтә башланырга тиеш. Әлегә сәгать 9.30 минутны күрсәтә. Балалар барысы да дәрестә. Мәктәп сагында торучылар да үз урыннарында. Шул вакытта утлы корал белән коралланган билгесез ике кеше рөхсәтсез мәктәп бинасына керергә ниятләве билгеле була. Сакта торучы хезмәткәр рациядән мәктәп территориясенә кораллы кешеләр үтеп керүе турында хәбәр итә. “Инструкция буенча эш итәбез”, - ди ул. Бөреле мәктәбендә хәбәр итү системасы төгәл эшләде. Барлык 55 динамик та төзек иде. Кагыйдә буларак, мондый хәбәрне ишетү белән, класс ишекләре эчтән бикләнергә тиеш. Хәвеф булганда мәктәптән чыгу өчен 7 запас ишек бар, 15 видеокамера эшләп тора. Мәктәпнең территориясе дә тимер рәшәткәле койма белән әйләндереп алынган. Шул рәвешле ныгытылган мәктәп тә террорчыларга киртә түгел. Алар койма аша сикереп мәктәп территориясенә узалар. Шул вакытта сак хезмәткәре 112 хезмәтенә шалтырата һәм рация буенча кораллы һөҗүм турында хәбәр итә.
4 «А» классында бу вакытта математика дәресе бара иде. Сигналны ишеткәч тә балалар югалып калмады: алар тиз генә эчтән ишекне ябып куйдылар һәм аның каршына керүне тоткарлау өчен җиһазлар өйделәр, барлык тәрәзәләрне яхшылап яптылар. Шартлы террорчылар класска керергә өлгерми калды, бу вакытта инде аларны хокук саклау органнары хезмәткәрләре кулга алганнар иде. Укытучы балаларны тынычландырырга ашыкты: барысы да имин тәмамланды, балаларга куркыныч янамый.
Әмма балалар һәм укытучылар иртәрәк шатланган булып чыкты. Шул ук мизгелдә шартлы террорчыларның мәктәпкә бомба куюы билгеле булды. Тиз генә эвакуация эшләренә керешергә кирәк. Мәктәптә белем алучы 363 бала һәм барлык укытучылар, хезмәт күрсәтүчеләр запас ишекләр аша мәктәп бинасыннан имин урынга чыктылар. Куркыныч янаганда нинди кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәклеген укытучылар да, балалар да бик яхшы белә. Чөнки мәктәптә даими рәвештә иминлек дәресләре, класс сәгатьләре үткәрелеп тора.
“Иң мөһиме, вәсвәсәлеккә (паникага) урын калдырмаска кирәк, - ди Бөреле урта мәктәбе директоры Нина Медведева. – Чөнки мондый очракта вәсвәсәлек иң зур дошман булып тора. Безнең укучылар андый дошманны иң беренчеләрдән булып җиңделәр. Икенчедән, балалар да, укытучылар да күнегүләр барышында зур оешканлык, бердәмлек күрсәттеләр, алдан билгеләнгән алгоритм буенча гына эш иттеләр”. Чыннан да, укучыларда вәсвәсәлек сизелмәде. 4 сыйныфта укучы Тимур, тиз генә сикереп торып, класс ишеге каршына кул астындагы җиһазлардан баррикадалар урнаштыра башлады.
“Безнең класста һәркем нәрсә эшләргә кирәклеген алдан ук белә. Террорлык хәвефе янаганын ишетү белән кем ишекне яба, кем баррикадалар кора, кем парта астына яшеренә, кем киемнәр артына поса. Террорчылар тәрәзә какканда гына шүрләп куйган идем, ә болай – курку хисе булмады”, - ди Бөреле урта мәктәбенең 4 «А» сыйныф укучысы Тимур Бариев.
Чыгарылыш сыйныф укучысы Камилә Әхмәдуллина террорга каршы тору кагыйдәләрен бик яхшы белә. Чөнки дистә еллар дәвамында укытучылар хәвефсезлек чаралары турында даими сөйләп, ай саен күнегүләр үткәреп торалар.
“Безнең мәктәптә ай саен хәвефсезлек темасына багышланган күнегүләр уза. Шуның нәтиҗәсендә укучылар куркыныч янаганда үтәргә тиешле һәр кагыйдәне яттан белеп үсә. Бу юлы да укучылар югалып калмады, оператив рәвештә имин зонага чыкты”, - ди 11 сыйныф укучысы Камилә Әхмәдуллина.
Районның Бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләр уздыру буенча җаваплы хезмәткәрләре дә Бөреле мәктәбендә узган күнегүләргә уңай бәя бирде.
“Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп администрациясе әлеге күнегүләр буенча «бик яхшы» билгесен алды. Балалар, укучылар, мәктәптә хезмәт күрсәтүче барлык персонал үзара килешеп эшләде, кытыршылыклар булмады. Мәктәптә даими рәвештә оештырыла торган иминлек чаралары нәтиҗәсе бу”, - дип билгеләп үтте Биектау районы башлыгының коррупциягә, террорга каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Юлия Фәтхуллина.
Алинә Камалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев