Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Тормыш матур булсын

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы булып эшләү дәверендә, шундый нәтиҗәгә килдем: җирлек территориясендә ни генә булса да, без аның өчен җаваплы. Хәлләр әйбәт булса, безгә - "плюс", күңелгә ятмый торган вакыйгалар була икән, димәк эшләп җиткермәгәнбез. Шуңа күрә эшебезне үз территориябездәге халык һәм барлык учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә алып барырга...

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы булып эшләү дәверендә, шундый нәтиҗәгә килдем: җирлек территориясендә ни генә булса да, без аның өчен җаваплы.

Хәлләр әйбәт булса, безгә - "плюс", күңелгә ятмый торган вакыйгалар була икән, димәк эшләп җиткермәгәнбез. Шуңа күрә эшебезне үз территориябездәге халык һәм барлык учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә алып барырга тырышабыз.
Иң зур коллектив - "Битаман" ширкәте, ул 92 кешене эш урыннары белән тәэмин итә. "Битаман" ширкәте күптән түгел районның авыл хуҗалыгы рейтингында беренче урынны алды.

Олы Битаман урта мәк-тәбе, 2 клуб, 2 китапханә, 4 фельдшер-акушерлык пункты уңышлы эшләп тора, 2 пилорамыбыз бар. Барлык авылларда да мәчетләр халыкны, бигрәк тә яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә үз өлешләрен кертә.

Авыл җирлеге эшендә халыкның яшәве өчен уңай шартлар тудыру зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештәге бурычларны тормышка ашыруга без катнаша торган республика һәм федераль программаларның берсе - салым акчасын финанслашу этәргеч бирә. Быел шул акчага Олы Битаман мәктәбенә һәм Бикнарат авылында мәчеткә бара торган юлларны, Ювас һәм Кече Битаман авылларының үзәк урамнарын төзекләндерергә планлаштырабыз.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәбез. Мә-дәният учреждениеләре һәм мәктәп белән бергәләп, тематик кичә оештырдык. Кичә барышында тантаналы шартларда ветераннарга юбилей медальләре тапшырдык. Барлык ветераннарга да Президент бүләк-ләрен өләштек. Алар үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать, ил, республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт әйтәләр.

Соңгы елларда урамнарны, оешма һәм йорт тирәләрен матурлау белән җитди шөгыльләнә башладык. Һәр оешма һәм йорт хуҗасы үз биләмәсен үзенә генә хас итеп матурлап куярга тырыша. Һәркем үз фантазиясен эшкә җигә.

Бездә мәдәният учреждениеләре актив эшли. Бәйрәм көннәрендәге концертлар һәм тематик кичәләрдән тыш, башка кызыклы чаралар да була, анда яшьләр генә түгел, өлкән һәм урта яшьтәгеләр дә теләп йөри.

Әле шушы көннәрдә генә Олы Битаман мәдәният йортында "Каенана белән яшәүче килен» дигән кичә булды. Катнашучылар арасында инде үз-ләре дә каенана булган киленнәр байтак иде.

Укытучы Нурания Баһавиева дөрес һәм файдалы сүзләр әйтте:

- Мин - бик бәхетле килен, бөтен нәрсәдә каенанамның ярдәмен тоеп торам. Ул миңа балаларны тәрбияләргә дә булышты. Өлкән буын кешеләре җылы сүзгә, якты йөзгә һәм ихтирамлы мөнәсәбәткә бик сизгер. Яшь киленнәргә шуны әйтергә телим: каенаналарыгызны хөрмәт итегез, киңәшен тыңлагыз, шул чакта гаиләгезнең тормышы тыныч, бәхетле булыр.

Менә шундый чаралар тәрбия эшенең нәтиҗәле бер алымы.

Быел безнең алда җаваплы бурыч тора - Татарстан Республикасы Президентын сайлау. Бүген бөтен эшебез шул җаваплы кампаниягә әзерләнүгә юнәлдерелгән. Сайлауны оешкан төстә уздырырбыз дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев