Сынауларга баш имәгән шәхес
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Ә бу Җиңү өчен көрәшкән аяусыз еллар - ветераннарыбыз күңелендә мәңге төзәлмәс яралар, сагыш, әрнү калдырды. Бүгенге көндә безнең авылда биш тыл ветераны яши. Аларның язмышлары күпләр өчен үрнәк алырлык, сокланырлык. Һәркайсы зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаеклы кешеләр. Шундыйларның берсе - Кече Рәс...
Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Ә бу Җиңү өчен көрәшкән аяусыз еллар - ветераннарыбыз күңелендә мәңге төзәлмәс яралар, сагыш, әрнү калдырды. Бүгенге көндә безнең авылда биш тыл ветераны яши. Аларның язмышлары күпләр өчен үрнәк алырлык, сокланырлык. Һәркайсы зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаеклы кешеләр. Шундыйларның берсе - Кече Рәс авылында гомер кичерүче Мәсхүдә апа.
Усманова Мәсхүдә Исмәгыйль кызы 1930 нчы елның 21 нче ноябрендә Кече Рәс авылында дөньяга килә. Исмәгыйль абый белән Сабира апаның көтеп алган беренче балалары була. Туган авылында дүрт класс белем алганнан соң тормыш хезмәт юлына тоташып китә. Олы бала булгангамы, кечкенәдән Мәсхүдә апа эшләп үсә. Ул нык, батыр , бер эштән дә куркып тормый. Җиң сызганып колхозда ирләр эшен дә башкара, чөнки ул вакытта бөтен авыр эш хатын - кызларга, яшүсмерләргә төшә. Сугыш башланганда Мәсхүдә апага 11 яшь була. Үзеңне аяп торырлык чакмыни? Рәхимсез сугыш барлык ир-атларны , чәчәк кебек чакларында яшь егетләрне үз ялкынына йота.
Алар ачы хәсрәтне йөрәкләренә йотып, сугышның барлык җәфаларын иңнәренә салып, ут эчендәге якын кешеләре өчен дә эшлиләр. Урак уру, ерак җирләрдән күтәреп чәчүлек орлыгы ташу, печән чабу кебек авыр хезмәтләр - барысы да шушы баланың кечкенә куллары аша уза.
Сугыш вакытының авырлыгы өстенә хәсрәтнең тагын да әчесе көтеп торган икән Мәсхүдә апаны. 13 яше тулганда әти - әнисе вафат булалар. Ятимлек ачысын бик авыр кичерә Мәсхүдә апа. 10 яшьлек энесе белән икесе генә кала алар. Нихәл итәсең бит алга таба яшәргә кирәк. Ашарга ризык, киенергә кием булмаса да, барлык авырлыкларны җиңеп, энесен карап үстерә Мәсхүдә апа.
Әйтерсең лә, Мәсхүдә апаны кайгы сагалап кына йөргән. 19 яше тулгач, энесе Исхак та үлеп китә. Ходайдан сабырлык сорап, тормышын дәвам итә кыз.
Авылның уңган, тырыш, гүзәл кызын Усманов Гомәр абый тормыш иптәше итеп сайлый. Ялгызлыкны, ятимлекне күп татыгангадыр инде язмыш аны 5 егет белән бүләкли. Алар берсеннән - берсе акыллы, тырыш, игелекле балаларны Әнвәр, Әдһәм, Әнис, Әгъзәм, Наилне тәрбияләп үстерәләр.
Мәсхүдә апа авылда бик тырыш, эшчән, уңган хатын була. Колхозда нинди генә эшкә кушсалар да, куркып калмый. Биш баланы үстерергә дә, колхоз эшенә чыгарга да вакыт таба. Ипи салып эшчеләрне ашата, ындыр табагында эшли, фермада сыер савучыларны ялга чыгара. Лаеклы ялга чыккач та гомер буе эшләп өйрәнгән ярсу йөрәк эштән туктый алмый. Хуҗалыкта төрле эшкә кушканны көтеп кенә тора Мәсхүдә апа, бервакытта каршы килми. Аның тырыш хезмәтләре өчен алган Рәхмәт хатлары, мактау кәгазләре санап бетергесез.
Язмыш дигәннәре бер сынаганны гел сынап тора шул ул. Ходай аңа олыгайгач та бер - бер атлы кайгыларны китереп кенә тора. Инде балаларны кеше итеп, аякка бастырып , картлык гомерләребезгә тормышлар рәхәт калды, Аллага шөкер дип сөенеп яшәп ятканда тормыш иптәше Гомәр абый да, Мәсхүдә апаны ялгызын гына калдырып, кинәт авырудан үлеп китә. Ялгызлык бик читен, шулайда да аңа да ияләштем дигәндә, Ходайның тагын бер сынавы сагалап тора Мәсхүдә апаны. 45 яшендә улы Әгъзәмне йөрәк иянәге гургә кертә. Монысы инде бала хәсрәте, мәңге тезәлмәс яра! Сагыш, югалту бик күп була тормышында.
Мәсхүдә апаның язмышы күпләргә үрнәк. Язмыш сынаулары алдында баш имәгән, авырлыкларга бирешмәгән, ни генә булса да яшәргә көч тапкан олы йөрәкле шәхес ул. Ул Ходайга шөкер итеп яши.
- Ходай яраткан кешесенә генә авырлыклар бирә, сынау арты сынау җибәрә, сабыр итәргә кирәк. Тормыш гел рәхимсез түгел, шатлык куанычларым күп булды, аллага шөкер", - ди Мәсхүдә апа, язмышка бер дә үпкә сакламыйча.
Бүгенге көндә бик ул бик бәхетле ана. Дүрт баласы, сигез оныгы, алты оныкчыгы аңа яшәү көче бирәләр. Мәсхүдә апа алар өчен үрнәк, ныклы терәк, киңәшче, ярдәмче. Балалары да атна саен кайтып хәлен белеп, булышып торалар. Киленнәрен дә, малайларын, оныкларын да мактап туя алмый ул. Бүгенге матур, тыныч, мул тормышка куанып яши. Мәсхүдә апа безнең клубта үткәргән чараларга, төрле очрашуларга да еш килә. Үзенең үгет- нәсихәтләрен, киңәшләрен бирә, яшь буынга теләкләрен җиткерә.
Күптән түгел генә Мәсхүдә апа үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйсы килә. Ходай саулыгын биреп, картлык көннәрен кайгы хәсрәтсез, борчуларсыз гына яшәсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев