Семиозеркада каштаннар үсәр микән?
Семиозерка авыл җирлеге халкы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында актив катнашты. 2014 елда башкарылганнар турында алар алдында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Хамматов отчет доклады белән чыгыш ясады. Очрашу Күлле урта мәк-тәбендә узды, анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, сәламәтлек...
Семиозерка авыл җирлеге халкы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында актив катнашты. 2014 елда башкарылганнар турында алар алдында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Хамматов отчет доклады белән чыгыш ясады.
Очрашу Күлле урта мәк-тәбендә узды, анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, сәламәтлек саклау, коммуналь челтәр, Пенсия фонды, прокуратура, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.
Айдар Хамматов авылдашларына үзара салым акчасының кая сарыф ителүе турында аңлатты. Беренче чиратта - зиратларны һәм авыллар эчендәге юлларны төзекләндерүгә, Күлледә - бистә белән Коры елга -Күлле - Берновые Ковали юлы арасында яңа юл булдыруга, Макаровкада - юл ремонтлауга, Семиозеркада - спорт мәйданчыгы ясауга, Шигалида - зират тирәсендәге куак-агачларны кисүгә һәм анда койма тотуга файдаланылган.
Узган ел күп кенә кызыклы массакүләм чаралар оештырылган. Болар - Сабантуй, Гаилә көне, Өлкәннәр көне. Һәлак булган якташлары - сугышчы Николай Никонов исеме язылган гильзаны тапшыру мөһим вакыйгага әверелде.
Җирлек территориясендә 47 җинаять теркәлгән. М-7 федераль юлына һәм республика башкаласына якын булу, һичшиксез, җинаятьчелек күрсәткечләренә дә йогынты ясамый калмый. Балигъ булмаганнар катнашындагы фаҗигаләр булмавы гына сөендерә. Очрактан файдаланып, Айдар Хамматов балаларны төрле куркыныч-афәтләрдән сакларга кирәклеген искә төшереп узды. Болар - спайслар, сукбай этләр, кичке сәгать 10 нан соң урамда йөрүләр.
Әлеге җирлектәге үсеп килүче буынны тәрбияләүдә Күлле урта мәктәбе зур роль уйный. Бүген анда 73 бала белем ала һәм югары квалификацияле педагоглар эшли. Мәктәп директоры Айрат Сафин җыелышта катнашучыларга үз коллективының нинди эш-максатлар белән яшәве турында сөйләде.
- Үзебезнең матди хәлебезне яхшырту максаты белән без бизнес-план төзедек. Керемнең төп өлешен мәк-тәп яны участогыннан алырга уйлыйбыз. Әмма мул уңыш үстерү елдан-ел катлаулана бара, чөнки җир ярлылана, ә аны баетырга органик ашлама юк.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар һәм педагоглар көче белән 650 килограмм кәбестә, 460 килограмм чөгендер, 200 килограмм кишер, 70 килограмм суган, 300 килограмм кабак, 50 килограмм кыяр, 100 килограмм алма үстердек, - диде директор.
Мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгы белән җәйге айларда класслар һәм коридорлар ремонтланган, котельныйда ике казан алыштырылган. Укучыларны көненә ике тапкыр ашаталар. Ата-аналар комитеты карары нигезендә аларның айлык взносы 500 сум тәшкил итә.
Укучылар һәм укытучылар күп конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннарны яу-лыйлар. Мәсәлән, IТ-чемпион конкурсында бер балага исәпләгәндә баллар саны буенча Күлле мәктәбе беренче урынны алды һәм интерактив җиһазлар алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Балалар шулай ук "Укучыларга Майкертон ЗD принтеры" проектында да уңышлы катнаштылар һәм техник иҗат фестивалендә "Казан ярминкә"сендә мәктәп өчен ЗD принтер җыйдылар.
Халык алдында Семиозерка авыл җирлеге Советы депутаты Мәдинә Галиева чыгыш ясады. Ул урман территориясендәге чүп-чарны җыю буенча Лесная, Зеленая урамнарындагы йортларда яшәүчеләр белән өмә оештыру, сугыш ветераннары һәм өлкәннәргә ярдәм итү, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, "сугыш чоры" балаларының исемлеген төзү, "Туган мәктәбеңә булыш" акциясендә катнашулары турында сөйләде. Матди ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге белән Күлле мәктәбе сайтында танышырга мөмкин.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җирлек халкына тормыш-көнкүрешләрен бернинди кризис та какшата алмаслык итеп корырга чакырып мөрә-җәгать итте. Үз эшеңне башлап җибәрүдә М-7 федераль юлының якында гына булуы да уңай роль уйнарга мөмкин.
Җыелышта катнашучылар район җитәкчеләре һәм урындагы власть алдында үзләрен нык борчыган проблеманы - медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләсен кузгаттылар. Баш табиб Эмиль Шәрә-фиев Шигалида модульле фельдшер-акушерлык пункты булачагын хәбәр итте. Күлледә медицина хезмәткәре булмаганлыктан, анда расписание буенча район үзәк хастаханәсеннән бригада киләчәк. Биредә фельдшер-акушерлык пункты төзи башлаганчы, анда эшләргә белгеч табарга кирәк.
"Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте идарәчесе Айрат Вәлиуллин скважиналарны карап, тәртиптә тоту, су өчен түләү турында сөйләде. Авыл кешеләре Күлле бистәсенең символы булып торган күлне чистарту эшен азагына кадәр җиткерү зарурлыгы турында әйттеләр. Ә Вәлиевлар гаиләсе урамнарга каштан агачлары утыртырга тәкъдим итте һәм 100 үренте бирергә әзер булуын белдерде.
Җирлек, әлбәттә, әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга тырышачак, чөнки 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде бит. Семиозерка авыл җирлеге төзекләндерү, зиратларга илтүче юлларга вак таш җәю, урамнарны яктырту эшләрен быел да дәвам иттерәчәк.
Җиңүнең 70 еллыгына, районның 80 еллыгына, Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлауга әзерләнү белән беррәттән, әлеге территориядә тагын бер истәлекле вакыйга булачак, бу - Семиозерка монастыреның 400 еллыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев