Сак булыгыз: төнлә төлкеләр йөри
Соңгы атналарда Биектау районы халкы төлкеләрнең йорттагы кош-кортларга һөҗүменнән зарлана башлады. Төлкеләр торак пунктларына якын ук киләләр, алай гына да түгел урамда, мәктәп бакчаларында, аллеяларда иркенләп йөриләр, кешеләр янына да киләләр. Төлкегә очраган кешеләр аларны фотога да төшереп ала һәм социаль челтәрләргә урнаштыра.
Кайберәүләр, имеш, төлкеләрне кемдер кулга ияләштерә, аларга ризык бирә, дигән фикерне дә алга сөрә. Мондый төлкеләрдән саклану чаралары бармы, аларның һөҗүмен ничек туктатырга?
Төлкеләр кайда яши?
Без дә дәүләт күзәтүе, саклавы һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен куллануны тәртипкә салу буенча Биектау район бүлеге башлыгы Александр Фомин белән берлектә урманга юл тоттык. Анда эре җәнлекләр эзләренә бик тиз юлыгасың. Чөнки алар авыр, тояклы хайваннар. Төлке кебек кечкенә җәнлекләрнең эзләре ачык күренми.
“Көзнең бу мәлендә куян, төлке кебек вак җәнлекләрнең эзе күренми, - ди Александр Фомин. – Алар комлы урыннарда гына ачык күренә. Төлкенең аяк эзе зур түгел, ул үзе дә кабан дуңгызы кебек эре хайван түгел бит. Бүгенге көндә төлкеләрнең нинди юнәлеш буенча хәрәкәт итүләрен белү шактый авырга туры килә. Без җәнлекләрнең санын кыш көне, яңа кар явып үткәч кенә алабыз. Кар өстендә җәнлекнең һәркайсын эзе буенча танып була. Аларның санын да шул вакытта билгелибез”.
2024 елда узган сан алу буенча Биектау районында 150 төлке исәпкә алынган.
Аларның санын оптимальләштерү барышында 43 баш төлке атылган. Мондый операцияләр закон нигезендә алып барыла. Чөнки җәнлекләрнең баш саны кирәкле дәрәҗәдән артырга тиеш түгел. Артып китсә, җәнлекләрдә куркыныч чирләр башланырга мөмкин. Биектау районында 2 гектар мәйданга 1 төлке туры килә.
Ни өчен төлкеләр кешеләр янына килә?
Күпләр сәламәт төлкеләр кешеләр янына килми, дигән фикер йөртә. Чөнки котыру чире белән авырый торган төлке кешеләрдән курыкмый, ул һөҗүм ясарга мөмкин. Әлбәттә шулай. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар.
“Халык безгә күпләп мөрәҗәгать итә, - ди Александр Фомин. – Безнең бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырганыбыз юк. Һәр очрак саен урынга чыгып, вәзгыятьне өйрәнәбез, акт төзибез, төлке килүнең сәбәпләрен ачыклыйбыз. Беркемгә дә сер түгел, Биектау районы территориясендә торак пунктлар саны арта бара. Элек басу, кыр, урман полосасы булган урыннарда хәзер зур-зур авыллар барлыкка килә. Без төп сәбәпне нәкъ менә шунда күрәбез. Икенче төрле әйткәндә төлкеләр килми кешеләр каршына, ә кешеләр төлкеләр каршына бара. Халык элек төлке яшәгән урыннарга өйләр сала. «Монте Альто» җирлеге нәкъ менә шундыйлардан. Чөнки әлеге бистә урман полосасы буена салынды. Төзелә торган йортларның күбесендә койма юк, төлкеләр йорт яннарына, бакчаларга бернинди тоткарлыксыз үтеп керә. Анда азык бар, анда ризык исе килә. Ач җәнлекләрне ачык һавадагы ризык бик тиз җәлеп итә. Шуны да әйтеп үтү зарур, кешеләр янына җәнлекләрнең ауларга күнекмәгән балалары килә. Алар, әлбәттә инде, кешеләрдән курыкмый. Мондый чор җәй ахыры, көз барышына туры килә”.
Олы җәнлекләр, әлбәттә инде, кешеләр янына килеп, үзләрен телефонга төшергәнне күзәтеп тормый. Алар кешене күрү белән качарга тырыша.
“Мин үзем бер очракның шаһиты булдым, - дип дәвам итте сүзен Александр Фомин. – Бер бала үз кулыннан төлке баласын ашатып тора иде. Төлке баласы мондый хәлгә бик тиз ияләшә. Шуңа күрә балаларга кыргый җәнлекләр белән якыннан аралашуның куркыныч нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатырга кирәк”.
Котыру чире - кеше һәм хайваннар өчен аеруча куркыныч, вируслы йогышлы авыру. Бу чирне авыру хайван тешләгәннән соң, шулай ук йогышлы селәгәй белән пычранган предметлар белән кулланганнан соң йоктырырга мөмкин. Авыру еш кына очракта кешегә дә йога. Котыру авыруы белән барлык имезүчеләр дә авырый һәм ул күп очракта үлем белән тәмамлана. Котыру чиренә юлыккан кешегә кичекмәстән дәвалану чарасын күрә башларга кирәк.
Безнең як урманнарында 5 еллап инде котыру чире белән авырый торган җәнлекләр теркәлмәгән.
“Биектау районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, урманчылар һәм закон кысаларында эш итүче аучылар белән берлектә без елына ике тапкыр урман җәнлекләренә вакцинация үткәрәбез, - ди дәүләт күзәтүе, саклавы һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен куллануны тәртипкә салу буенча район бүлеге башлыгы. – Җәнлекләр күпләп йөри торган торак тунктларга якын урыннарга, юл буйларына, посадкаларга вакцина салынган ризыклар куеп чыгабыз. Шул ризыкларны ашаган җәнлекләрдә котыру чиренә каршы торучанлык арта. Без, гомумән, кыргый хайваннарның санын контрольдә тотабыз. Төлкеләрнең саны артып киткәндә аучылар белән берлектә алардан анализлар алабыз”. Белгечләр сүзенә караганда, авыру төлкене бик тиз танырга була. Кыргый хайваннарда котыру авыруы булганда, алар кешеләр янына юл тота. Мондый хайваннар, гадәттә, кешедән курыкмый. Аның күзләре тонган була, теле авызыннан чыгып тора, бертуктаусыз селәгәе ага, йөргәндә алпан-тилпән килә, мехлары да сәламәт хайванныкы кебек елкылдап тормый.
Район ветеринария берләшмәсе төлкеләрне генә түгел, аучылар аулый торган башка кыргый җәнлекләрне күзәтү астында тота. Кошларда, кабан дуңгызларында котыру чиреннән башка кешеләр һәм йорт хайваннары өчен бик куркыныч булган күп кенә башка төр авырулар булырга мөмкин. Статистик мәгълүматларга караганда, кечкенә генә керпе дә котыру чире чыганагы булып тора. Бүреләрдә, янутларда, янутсыман этләрдә, ак төлкеләрдә котыру чире еш табыла. Бу җәнлекләр дәүләт күзәтүе, саклавы һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен куллануны тәртипкә салу буенча район бүлеге, ветеринария берләшмәсе, аучылар оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан даими күзәтү астында тора.
Галия ИЛЬДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев