Патриотик хисләр балалар бакчасында ук туа
Һәр язда халкыбыз Бөек Җиңү көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм алдыннан районның барлык мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар оештырыла, сыйныф сәгатьләре уздырыла, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә.
Җиңү көне уңаеннан «Бәләкәч» балалар бакчасында хәрби җырларга багышланган концерт-фестиваль оештырылды. Фестивальгә районның чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннары һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз чакырылган иде. Фестивальдә балалар татар һәм рус телләрендә Җиңү көненә багышланган җырлар башкардылар.
“Мондый рухтагы тәрбия сәгатьләрен без дистә елдан артык уздырып киләбез, - ди «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдинова. – Чарага балалар да, бакчада эшләүче барлык хезмәткәрләр дә зур җаваплылык белән әзерләнә. Шунысы куанычлы, без үскән вакыттага патриотик тәрбия чаралары яңадан, яңа эчтәлек белән тормышка әйләнеп кайта башлады”.
Хәрби-патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата. Ул бала күңелендә туган илне саклаучыларга, Ватан өчен көрәштә гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарга карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләүдән, туган җиргә, аның табигатенә, туган йортка, халкыбыз тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт. Фестиваль барышында «Бәләкәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакларга үз куллары белән ясалган котлау открыткалары бүләк иттеләр. Бүләк ветераннарга бик тә ошады.
“Бала күңеленә патриотизм хисен кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Балалар катнашында узган барлык чаралар да эчкерсез, самими була. Бүгенге бәйрәм дә безнең күңелләрне йомшартты. Шундый үтемле чара оештырганнары өчен бакча җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Ветераннар өчен моннан да зур бәйрәм бүләге булуы мөмкин дә түгел. Алга таба да мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә булырбыз дип ышандырып калам”, - диде районның чик буе гаскәрләре ветераннары җәмгыяте рәисе Әлфәт Галиев. Балалар чыгышыннан соң сәхнәгә ветераннар менде. Алар «Өч танкист» җырын башкардылар. Соңыннан кунаклар һәм балалар бергәләп фотога төштеләр.
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев