НОЯБРЬ- КЫШ КАПКАСЫ
Ноябрь - томаннар һәм вак салкын яңгырлар ае. Бу айда салкын җилләр агачлардагы соңгы яфракларны җиргә түши. Кояш нурлары да саран гына күренеп ала. Ноябрь – кышның капкасы, дигәннәр борынгылар.
Кара көз белән салкын кыш очрашкан кырыс ай ул. Бу айда һава торышы кискен үзгәрүчән була. Салкыннар җылы көннәр белән дә алышынып тора. Юкка гына ноябрьне я көлә, я елый, я кыш белән көрәшә димәгәннәр. Шулай да ноябрьдә көннәр торган саен салкыная гына бара. Һава температурасы еш кына 0 градустан түбәнрәк төшә, җир өстен кар каплый башлый. Әмма җир озак вакыт җылы булып кала. Шуңа күрә бакчачыларның кышка әзерлек эшләренә бераз гына вакыты була.
Кышка керер алдыннан нинди орлыклар чәчелә?
Кайбер бакчачылар өчен бу сүзләр яңалык булып күренер: ноябрьдә чәчелгән орлыклар иртә язда (апрель аенда) мул уңыш бирә. Язгы кояш җылыта башлау белән өлгерә торган яшел суган кыягы, салат, кузгалак, редис, пекин кәбестәсе, спаржа, рәваҗ, шпинат кебек үлән-яшелчәләр тәмле дә, файдалы да. Россиянең үзәк өлешендә, Уралда, себер төбәкләрендә әлеге үсемлекләрне нәкъ менә ноябрьнең беренче ункөнлегендә утырталар. Көннәр җылы торганда айның икенче декадасында да утыртырга ярый. Орлыкларны минус 2-3⁰ утырталар. Моның өчен түтәлләрне алдан ук әзерләп куярга кирәк. Иң кулай урын – кәбестә үскән урын санала. Салатлар өчен кояш нурлары яхшы төшә торган урынны сайларга кирәк. Алар күләгәле урыннарны яратмый. Җир уңдырышлы, йомшак булса әйбәт. Чөнки үзле балчыклы җирдә витаминлы яшелчәләр начар үсә. Җиргә алдан ук торф, черемә, елга комы, тавык тизәгеннән ясалган борчаклы ашлама салырга киңәш ителә. Түтәлне бик яхшылап казырга кирәк. Түтәлләр биек (30 см.биеклектә) булырга тиеш. Аларны барлык яктан такта белән уратып алырга киңәш ителә. Орлыкларны 3-4 см. тирәнлеккә салырга кирәк.
Орлыкларны утыртыр алдыннан һава торышына игътибар итәргә кирәк. Ноябрьдә башкарылачак чәчү кампаниесенә салкынрак һава кулай булачак. Җылы һава кире кайтмасына инангач кына орлыкларны җиргә төшерү зарур. Мин үзем кар төшкәч кенә утыртырга яратам. Түтәл өстендәге җиңел карны себерке белән себереп алам да орлыкларны чәчәм. Орлыклар коры булырга тиеш. Барлык орлыклар да ноябрь аенда чәчәргә яраклы булмаска мөмкин. Кишер белән чөгендернең, мәсәлән, чәчәк ата торганнарын сайларга кирәк. Редис, яшел салатларның иң иртә өлгерә торган сортларын сайлыйлар.
Кайбер бакчачылар ноябрь аенда эксперимент рәвешендә помидор орлыгын да чәчеп калдыралар. Бу очратка түтәлне кышка калын гына итеп торф, тирес белән томаларга һәм яз көне махсус ак материал белән капларга кирәк.
Иң соң алына торган уңыш
Кәбестәне кайберәүләр декабрь аенда, беренче кар төшеп, шактый яткач кына алалар. Бу вакытта инде җир дә туңып өлгергән була. Кәбестә бик тәмле, баллы була. Әмма яфраклы кәбестәне генә кыш аена кадәр калдыралар. Чөнки ул салкыннарга чыдамлыгы белән аерылып тора. Бу кәбестә хәтта 10-13 градус салкынга да түзә.
Мин үзем, мәсәлән, ноябрь аенда ашар өчен Федераль фәнни яшелчәчелек үзәге селекционерлары уйлап тапкан берничә сортны утыртам. Кайберләренең яфраклары төсле була, көдрәләнеп тора. Нәкъ шундый үзлекләре өчен бу сортны декоратив сортлар исемлегенә кертәләр. Мондый кәбестә минерал тозларга, аксымга, витаминнарга бай. Аны чи килеш тә, пешереп тә ашарга була. Ул организмның онкология, ашказаны-эчәк авыруларына каршы торучанлыгын арттыра, атеросклероз һәм азканлылык кебек чирләргә киртә булып тора, организмнан начар холестеринны куа. Гомумән, диетологлар фикеренчә, бу сорт кәбестә организмны яшәртә. Кисәтеп үтәргә кирәк, ноябрь аенда мондый кәбестәнең яшь яфракларын гына ашарга ярый. Картайган яфракларга ачы тәм керә, алар шактый гына катыланып та өлгерә. Мондый төр кәбестәне алдан үсентесен үрчетү юлы белән утырталар. Әлбәттә, бу эш яз көне эшләнә. Көзгә инде алар бик киң булып үсеп китә. Куе утыртылган булса кәбестә тәбәнәк була. Ноябрь башында кәбестәне 5 литрлы чиләкләргә күчереп утыртырга һәм тәрәзәле балконга кертергә ярый. Әгәр аңа ашлама биреп, бераз су сибеп торсаң, кәбестәне декабрь аена кадәр кулланырга мөмкин. Тагын бер киңәш: бакчада калган яшел салатларны да казып алып, идән астына төшереп куегыз, өстенә юеш ком сибегез. Ә инде декабрь-январь айларында алар яңадан көч туплаячак һәм сезнең тәрәзә төбендә язга кадәр яшел витамин булып үсеп утырачак.
Бакчаны кышка әзерләү
Җимеш бирә торган агачлар инде яфракларын коеп бетерделәр. Алар безнең бакчада калын келәм булып түшәлде. Алмагач, груша, чия, слива кебек агачларның яфраклары, билгеле булганча, парша, монилиоз, коккомикоз кебек йогышлы авырулар чыгынагы булып тора. Яз көне агачлар кабат мондый авырулар йоктырмасын дисәгез, яфраклар өстенә 7%лы куе карбамид (сидекчә) сибеп чыгарга кирәк. Соңыннан аларны җыеп алып, компост чокырына салырга киңәш ителә. Шул ук чокырга чабылган үлән, кәбестә, кишер, чөгендер яфракларын да салып, өстенә көл, тирес сибеп куярга кирәк. Ике елдан соң алар менә дигән ашламага әверелә. Ә инде урмандагы өрәңге, юкә яфраклары көздән чәчелгән, салкыннарга бирешүчән яшелчә, бакча җиләге, чәчәкләр һәм башка үсентеләр өчен менә дигән “юрган” булып хезмәт итә. Яфракларны 15-20 ноябрьдән соң җыярга була. Яфрак өстенә ылыс салырга ярый. Ылыс тычканнарны китерми. Шунда ук кимерүчеләр өчен алдавыч ризык та куеп калдыралар. Мондый ысул агач кайрыларын да саклый.
Искәртеп үтәм, әгәр сез октябрь аенда агачларны картайган кайрыларыннан арындырырга өлгермәгән булсагыз, ноябрь башында бу эшне кичекмәстән башкарырга кирәк. Чөнки кайры эчендә зарарлы корткычлар кыш үткәрә. Һава торышы матур гына торганда агачларны махсус буяу белән акшарлау зарур. Акшар агачларны кояш нурларыннан һәм корткычлардан саклый.
Кышка туфрак әзерләп калдыру
Кызганыч, кайбер бакчачылар яшелчә, чәчәк үсентеләрен иртә яздан утырту өчен туфракны вакытында әзерләп калдырмыйлар. Вакыты килеп җиткәч кибеттән әзер туфрак сатып алуны кулай күрәләр. Әмма андый туфракның сыйфаты үзең әзерләгәннән күпкә калыша. Шуңа күрә, җир йомшак вакытта туфракны үз кулыгыз белән әзерләп кую яхшы. Иң яхшы һәм һәм иң гади ысулларның берсе – бакчагыздагы әзер компост. Яфрак компосты, янган тирес тә ярый. Яфрак катламын якындагы урманнан да алып кайтырга була. Юкә, өрәңге агачы тирәсендәге черегән яфраклар яхшы. Аны тимер иләктән яки пластик әрҗәләр аша иләргә кирәк. Әгәр туфракны мондый ысул белән әзерләү кыенга туры килә икән, йомшак туфракка көл (бер чиләккә 2 стакан күләмендә) һәм бер аш калагы комплекслы минерал ашлама салып әзерләп куярга кирәк. Әзер балчыкны идән астында калын полиэтилен пакетта саклау зарур.
Венедикт Дадыкин,
журналист, агроном
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев