Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Коркачыкта янгын-тактик өйрәнүләр узды

Биектау районы Коркачык икмәк кабул итү пердприятиесендә янгын-тактик өйрәнүләр узды. Әлеге предприятие катлаулы һәм халык тормышы өчен мөһим объект булып тора.

Көзге чорда биредә өстәмә технологик чаралар да бара. Юешрәк килгән ашлыкны киптерергә кирәк. Билгеләнгән сценарий буенча ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәре Равил Давытов ашлык кабул итү предприятиесендә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Ул күз ачып йомганчы махсус киемнәрен кия һәм, янгын сүндерү машинасына утырып, объектка китә. Ә 18 минуттан соң яңа ярдәмгә 113 нче янгын-коткару отрядыннан тагын ике янгын сүндерү машинасы килеп җитә. Оператив эшләргә күнеккән ашыгыч ярдәм машинасы да озак көттерми.

Шартлы янгын икмәк киптерү камерасында килеп чыга һәм әкренләп ашлык саклана торган складка күчә.  Вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә янгын таралу куркынычын юк итә. Коткару отряды янгын вакытында зыян күргән кешеләрне имин зонага алып чыга. Өйрәнүләргә барлыгы 2 берәмлек техника һәм 113 нче янгын-коткару бүлеге шәхси составы, 1 ирекле янгын сүндерү отряды техникасы һәм ашыгыч ярдәм машинасы җәлеп ителә.

“Ирекле янгын сүндерү командасының махсус техникасы һәрвакыт әзерлек сызыгында тора. Хәбәрне алу белән шәхси состав янгын чыккан объектка чыгып китә. Без биредә һәр техниканың, һәр хезмәткәрнең хәлиткеч минутларда ничек эшләгәнен күзәтеп, бәя биреп барабыз. Соңыннан җитешсезлекләргә, кимчелекләргә анализ ясыйбыз”, - ди Биектау районының күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы  Алексей

Разгулов.

45 ел гомерен янгын сүндерү, кешеләрне коткару  хезмәтенә багышлаган Равил Давытов үз машинасын һәрвакыт төзек хәлдә тота. Янгын сүндерү машинасын ул инде үзенең биш бармагы кебек белә.

“Машинама үземә ышанган кебек ышанам. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә чыгарга әзер торабыз. Иң мөһиме, янгыннар гына булмасын, барлык кеше имин яшәсен”, - ди Равил Давытов.

Халыкның тормыш иминлеген тәэмин итә торган мондый предприятиеләрдә өйрәнүләр, укулар үткәрү бик мөһим. Янгын чыккач предприятие хезмәткәрләре каушып калырга,  ашыгыч хәлдә нишләргә икәнен дә белмәскә мөмкин. Предприятиенең үз хезмәткәрләре өчен генә түгел, янгын сүндерү командасы өчен дә бик файдалы чара. Мондый укулар янгын чыккан зонага ничек килеп җитәргә, объекттагы запас су чыганакларын билгеләргә, янгын чыккан очракта предприятиегә нинди масштаблы куркыныч янаганын күз алдына китерергә ярдәм итә.

“Икмәк кабул итү предприятиесе һәрвакыт безнең күзәтү астында  тора, - ди    Алексей Разгулов. – Без биредә өйрәнү-уку чараларын  даими алып барабыз. Безнең хезмәткәрләр объектны, аның үзенчәлекләрен  яхшы белергә тиеш”.

Биектау районы икмәк кабул итү предприятиесендә  янгын-тактик өйрәнүләр елга ике тапкыр уздырыла.  Предприятие хезмәткәрләре дә янгын вакытында нишләргә кирәклеген яхшы белә. Соңгы 5 елда предприятиедә янгын чыгу очрагы теркәлмәгән.  Чөнки хезмәткәрләр аны булдырмый калу чараларын төгәл үтиләр.  Коркачык предприятиесендә үзләренең янгын сүндерү техникасы бар, ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе шәхси йортларда килеп чыккан янгынны сүндерүдә дә катнаша

“Биектау муниципаль районында мондый өйрәнү чаралары ай саен уздырыла. Объектларны сайлаганда иң катлаулыларын, кеше тормышы өчен мөһим булганнарын гына сайлап алабыз. Безнең хезмәткәрләр объектка килеп җитү белән югалып калмасын, оператив рәвештә үз бурычларын үтәсен өчен мондый өйрәнүләр бик мөһим”, - дип билгеләп үтте 113 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Павел Афанасьев.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев