Кайбыч районында малларда бруцеллез авыруы ачыкланган
Узган ел бу йогышлы авыру Яңа Чишмә һәм Әтнә районнарында баш калкыткан иде.
Бруцеллез — хайваннарның зооноз, хроник рәвештә бара торган йогышлы авыруы, абортлар, үле яки яшәүгә сәләтсез бозау тудыру белән характерлана. Бруцеллез белән кеше дә авырый. Авыруны китереп чыгара торган чыганаклар булып авыру хайваннар һәм аларның бүлендекләре, продукцияләре тора. Вирус бактерияләре бик чыдам. Вирус кешегә авыру малдан сулыш юллары, зарарланган тире аша шулай ук, чирле хайваннан алынган продукция аша да күчәргә мөмкин. Бу авырудан килгән икътисади зыян зур. Өйдә мал асраучы кешеләр малларның сәламәтлеген даими тикшереп тору өчен ветеринария берләшмәсе белән килешү төзергә тиеш. Марат Хәкимуллин шулай эшләгән дә. Аның Ранетка кушаматлы сыеры тиздән бозаулаячак. Мал хуҗасы сыерының сәламәтлеге өчен борчылмый. “Мин Биектау районы ветеринария берләшмәсе белән килешү төзедем, - ди Марат Хәкимуллин. – Ветеринария табиблары, ярты елга бер тапкыр килеп, кирәкле прививкалар ясыйлар, малларның канын алып, авырулар бармы-юкмы икәнлеген анализлар ярдәмендә тикшерәләр. Минем маллар, шөкер, барысы да сау-сәламәт. Без үзебез, мәсәлән, сөтне кайнатып та тормыйбыз, яңа сауган сөтне парлы килеш эчәбез. Чөнки безнең сыерлар да, кәҗәләр дә сәламәт. Малларның сәламәтлеге – безнең дә сәламәтлек ул.”
Марат хатыны Галимә белән сыер, кәҗә, кош-корт асрыйлар. Хайван асрау – җаваплы эш. Тора-бара алар гаилә әгъзасына әверелеп бетә. Кәҗә – сөте бик файдалы, асрау җиңел булган йорт хайваны. Бәләкәй гаилә өчен бик шәп табышлы мал ул. Аларны дөрес ашатып, тиешенчә карап, вакытында барлык ветеринария таләпләрен үтәп торсаң, маллар авырмыйлар. Хәкимуллиннар шул фикердә.
“Хайваннарда бруцеллез вирусын ачыклау бик җиңел түгел. Авыруның симптомнары бик соң билгеле була. Аборт – малда авыру барлыгын билгели торган беренче симптом булып тора. Сыер үле бозау салырга мөмкин. Бозавы исән туса да, ул бик зәгыйфь була. Бруцеллез вирусы кеше өчен дә куркыныч авыру. Мал хуҗасына ул ризык, су, эшкәртелмәгән ит, сөт продуктлары аша күчә. Ул кешенең барлык органнарына зарар китерә. Кешегә йоккан очракта да вирус үзен бик тиз генә сиздерми. Инкубацион вакыты бер айга кадәр барырга мөмкин. Эчке органнарга шактый гына зыян салгач симптомнары беленә башлый. Авыруны дәвалау бик авыр. Шуңа күрә кеше иң элек үз малларының сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Биектау районы ветеринария берләшмәсенең ветеринар табибы Лилия Локманова.
Галия Ильдарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев