Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Ике авыл арасы, асфальт юлдан барасы

Сосновка авылы белән Ташлы Кавал авылын тиздән асфальт юл тоташтырачак. Күптән түгел юлчылар 5,5 километр арада юл салу эшләрен башлап җибәрделәр, булачак юл полотносы инде күтәрелеп тә килә.

Ике авыл халкы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре асфальт  юлны түземсезлек белән көттеләр. Чөнки авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөртү өчен дә, товар ташу өчен дә, кирәк-ярак өчен бер-берсенә йөрергә күнеккән авыл халкына  бу юл мөһим әһәмияткә ия.

Сосновка авылы белән Ташлы Кавал авылын тоташтыра торган таш юл моннан 30 еллар элек салынган була. Шул еллардан соң кул тимәгән юл анда йөри торган транспорт өчен  шактый гына уңайсызлыклар тудыра.

“Моңа кадәр бу таш юлга юлчылар хезмәт күрсәтеп торды.  Бүгенге көндә  юлда капиталь ремонт эшләре бара. Соңыннан полотнога асфальт түшәләчәк.  Ике авыл арасында элемтә урнаштыру өчен генә түгел,  Әтнә районы ягыннан бу якка хәрәкәт итә торган машиналар өчен дә кулай юл булачак бу”, - ди Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов.

Ике авыл арасында  иген басулары, терлек фермалары урнашкан. Зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү өчен, иң беренче чиратта,  тигез, киң  асфальт юл кирәк.  

Яңа юл салу эшләренең 50%тан артыгы башкарылган инде. Юл салуда кулланыла торган техника да 3D-системасына көйләнгән.  Экскаваторда эшләүче Рәзим Самитов, мәсәлән, юлның өске катламыннан ничә сантиметр җир аласын компьютердан гына карап белә.

3D-системасын юлчылар күптән түгел генә үзләштергәннәр. Шуңа да карамастан, аның ни дәрәҗәдә уңайлы һәм эшне җиңеләйтә торган якларын бәяләп өлгергәннәр инде. “Элек күз алдамый кебек иде. Экскаватор белән казыганда күпме балчык алырга кирәклеген үзебез генә исәпли идек. Хәзер мониторга гына карыйсың – үзе әйтеп тора.  Артыгын алмыйсың”, - ди Рәзим Самитов.

Рәзим 20 ел инде экскаватор руле артында юл төзелешендә эшли. Ул хәтта М-12 «Восток» тиз йөрешле федераль автомобиль юлын төзүдә дә катнашкан. Сосновка авылы белән Ташлы Кавал авылын тоташтыра торган юл төзелешенә  М-12 юлын төзү өчен кулланылган  таләпләр  куелмаса да, авыл җирлеге өчен зур проектлардан санала.  Бу юлны түшәгәндә 8 мең тонна асфальт, 11 мең тонна вак таш, 22 мең тонна ком кирәк булачак. Сосновка белән Ташлы Кавал авылларын тоташтыра торган юл «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге юл агымдагы елның ноябрь аенда сафка бастырылачак.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев