Яз, яз, яз килә...
Март – язның беренче ае. Бу айда көннәр тагын да озыная төшә, һава температурасы да җылынуга таба бара, кар сизелерлек дәрәҗәдә эри башлый. Шулай да март аенда һава торышы кискен үзгәрүчән була.
Иртән салкын, буран булса, көндезгә инде түбәләрдән тамчы тамарга мөмкин. Ә кичен тагын салкынайта... Россиянең төньяк төбәкләрендә март аенда да салкыннар саклана. Шуңа да карамастан, бакчачылар инде язгы мәшәкатьләр белән яши башлыйлар.
Айның беренче яртысында яшелчә һәм чәчәк үсентеләре утырталар, ә икенче яртысында җиләк-җимеш агачларын һәм куакларны кисә башларга вакыт. Март аенда инде бакчачыларга һәр эшне ашыгып эшләргә кирәк. Беренче көннәрдә үк үсентеләр өчен орлыкларны, чүлмәк-савытларны, ашламалы җирне әзерләп кую зарур. Җирне бер кат салкында туңдырып алырга киңәш ителә. Соңыннан аны өйгә алып кереп, өч көн дәвамында җылы урында тотарга кирәк. Җирне иләп алу да комачаулык итми – аны төрле чүп-чардан, агач калдыкларыннан, тамырлардан арындырырга кирәк. Җир массасында тирес азрак икән, аңа махсус органик матдәләр, комплекслы минерал ашламалар өстәү комачаулык итми. Утыртыр алдыннан бер көн кала җиргә мул итеп су сибәргә киңәш ителә, икенче көнне генә чүлмәкләргә салып, орлыкларны утыртырга кирәк.
Борыч утырту
Борыч җылыга таләпчәнлеге белән аерылып тора. Салкынга чыдам, тиз өлгерә торган сортлар пәйда булганчы борычны теплица шартларында үстерәләр иде. Хәзер инде аны ачык һавада, саклагыч пленка астында да үстерәләр. Бүгенге көндә Россиянең урта регионнарында гына түгел, хәтта Себер, Урал төбәкләрендә дә баллы борыч ачык һавада өлгерә. Бу төбәкләрдә үстерү өчен борычның Мәскәү асты, Новосибирск һәм Барнаул селекционерлары тарафыннан табылган, салкынга чыдам сортлары гына бара.
Академик В.Ф.Пивоваров фикеренчә, баллы борычның барытик Здоровье, Медаль, Ольга, Этюд дигән сортлар гына урта төбәкләрдә, себер якларында ачык һавада үсәргә һәм мул уңыш бирергә мөмкин. Узган елгы кызу, коры җәй көнендә минем бакчада, мәсәлән, Байкал, Император, Мираж сортлары да мул уңыш бирде. Яшелчәчелек буенча Федераль фәнни үзәк белгечләре ачык һавада үстерү өчен баллы борычның Гусар, Лекарь, Медок, Натали, Эривань гибридлы сортларын, ә теплица өчен Сибиряк, Оранжевое наслаждение, Королевский сортларын тәкъдим итәләр. Ачы борычның Чудо Подмосковья, Волшебный букет, Огненная дева сортларына өстенлек бирәләр.
Кызганычка каршы, барлык бакчачылар да файдалы, витаминнарга бай борычны үстерү алымнарын белеп бетермиләр. Борыч чәчүнең оптималь вакыты буенча бәхәсләр бара. Тәҗрибәле агрономнар фикеренчә, борыч орлыгын үсентеләрне ачык һавага күчерергә ике ай кала чәчәргә кирәк. Безнең якларда борычны ачык һавага, гадәттә, май уртасында һәм ахырында утырталар. Борыч орлыгын чәчәр алдыннан аның шытып чыгу вакытын да исәпкә алырга кирәк. Борыч, гадәттә, бүлмә температурасына, дымлылыкка һәм яктылыкка, орлыкның сыйфатына карап, 7-15 тәүлектә тишелеп чыга. Элегрәк елларда бакчачылар борычны февраль аенда ук чәчәләр иде. Бу вакытта көн яктылыгы да сүлпәнрәк була. Шул сәбәпле борыч үсентеләренә өстәмә яктырту ысуллары кулланалар иде. Мондый ысул бакчачыларга өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Шуңа күрә мин үзем борыч орлыгын мартның беренче декадасында чәчәм. Ул вакытта кояш нурлары да яктырак була, көннәр дә җылынуга таба бара. Язның бер генә көнен дә заяга уздырырга ярамый. Борычның тишелеп чыгу вакытын кыскарту өчен орлыкларны марляга төреп 4-5 сәгать эретелгән кар суында тотарга киңәш ителә. Су 40° кадәр җылытылган булырга тиеш. Тагын бер-ике көн 25-30° кар суында тотарга кирәк. Орлыкларны җылы урынга урнаштыру зарур. Игътибар: коры, җылы бүлмәдә орлык бүрттерергә салынган су бик тиз юкка чыга. Шуңа күрә марляны даими рәвештә дымлап торырга кирәк. Күзәтеп тору өчен орлык өстенә үтә күренмәле тәлинкә капларга киңәш ителә. Барлык таләпләрне дә дөрес үтәгәндә 7 көн эчендә борыч шытып чыгачак. Шытканны да көтеп тормыйча, суны үзенә тиешле дәрәҗәдә сеңдергән орлыкларны ярты литрлы махсус чүлмәкләргә 2 см. тирәнлектә итеп утырта башларга кирәк. Орлык төшәсе туфрак йомшак булырга тиеш. Чүлмәкләрнең өстен үтә күренмәле целлофан белән капларга һәм җылы урынга утыртырга кирәк. Беренче үсентеләр күренә башлау белән чүлмәкләрне 16-18° тан да җылырак булмаган якты урынга куялар. Болай эшләгәндә борычлар буйга түгел, юан булып, ныгып үсә. Алга таба көндезге температура 20-25°, ә төнге сәгатьләрдә 16-18° булган урынны сайларга кирәк. Борыч 5-6 яфрак чыгару белән аны "Сударушка" дигән комплекслы минерал ашлама белән ашларга кирәк. Болай эшләгәндә борыч тизрәк чәчәккә бөреләнә һәм уңышны да күпкә алданрак бирә башлый.
Чәчәк орлыклары утырту
Март аенда кашкарый, шөббуй (левкой) кебек һәм башка төр беръеллык чәчәк орлыкларын чәчәләр. Безнең якларда аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра торган кашкарый, хәтфәчәчәк, күрәзәгөл, тутыягөлләр нәкъ менә март аенда чүлмәкләргә утыртыла. Чәчәк орлыкларын утыртыр алдыннан аларны ярты сәгать куе марганцовка суында тотарга кирәк. Марганцовкадан алганнан соң чиста суда чайкап алырга киңәш ителә. Орлыклар яхшы тишелеп чыксын өчен аларны 7-12 сәгать дәвамында "Маг-Бор" эремәсендә тоту зарур. Соңыннан орлыкларны киптерәләр һәм чәчәләр.
Чүлмәкләргә утыртылган орлыкларны беренче көннәрдә бүлмәдә кояш астында тотарга киңәш ителә. Бүлмә температурасы 20-23° булырга тиеш. Бәдымҗан, хәтфәчәчәк өчен бүлмә температурасының 25° булуы шарт. Әлбәттә инде, орлыкларны даими рәвештә дым белән тукландырып торырга кирәк. Чүлмәкләр өйнең иң якты һәм иң җылы урынына урнаштырыла. Туфрак кипмәсен өчен аның өстен полиэтилен белән каплап куярга һәм өстен бәйләргә кирәк. Мондый ысул туфракны суынудан һәм кибүдән саклый. Пакет эчендәге микроклимат орлыкларның тиз һәм бердәм тишелеп чыгуына ярдәм итә. Пакет белән капланмаган үсентеләрнең туфрагы бүлмә температурасыннан 2-4° ка түбәнрәк була. Капланмаган чүлмәктә орлыклар да тиз генә шытып чыкмый, алар чаграк та булалар. Чүлмәкләрнең пакетларын ачып даими рәвештә җилләтеп тору зарур. Пакетларны яңаларына, үтә күренмәлеләренә алыштырып тору тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә орлыкларга яктылык та тиз үтеп керә. Чүлмәктә беренче орлыклар күренә башлау белән аларны кояш яктысы төшә торган тәрәзә төбенә күчерергә кирәк. Ә пакетларны орлыкларның яртысы чыгып беткәч кенә алырга киңәш ителә. Искәртеп үтәм, орлыкларның яхшы итеп үсеп китүе өч төрле факторга бәйле: яктыртылган урын, оптималь температура (көндезләрен - югары температура, болытлы көнне - уртача, төннәрен салкынча), һаваның дымлылыгы. Уртача дымлылык - 60-80% , ә бүлмә шартларында 20-30% булырга тиеш.
Орлыкларның көчле булып шытып чыгуына һәм аларның үсеп китүенә тәрәзә төбендәге яктылык зур роль уйный. Чыккач та озын, ачык яшел булып үсеп китмәсен өчен үсентеләрне көчле яктылык астына утыртырга кирәк. Аларга 8 мең люкслы яктылык кирәк. Ә безнең тәрәзә төпләрендә яктылык, гадәттә, 4 тапкырга кимрәк була. Үрентеләр 14-16 сәгать дәвамында көчле яктылык астында торырга тиеш. Ә март аенда якты вакыт 11 сәгатьтән артмый. Шуңа күрә, үсентеләрне тәрәзә төбенә куяр алдыннан тәрәзә пыялаларын яхшылап юарга кирәк, үсентеләр янына көчле лампалар урнаштыру зарур. Тәрәзә астындагы җылыткыч батареялар үсентеләргә таба җылы һава өреп утыра. Мондый хәлне булдырмас өчен батареядагы җылыны бүлмәгә бертигез итеп бүлү җаен карарга кирәк. Болай эшләгәндә һаваның дымлылыгы да бертигез бүленә. Дымлылыкны саклау өчен идәнгә ләгән белән су куярга киңәш ителә. Ләгәнгә даими рәвештә су өстәп торырга кирәк.
Чәчәкләр үтәли җил астында утырырга тиеш түгел.
Чәчәкләргә суны иртәнге якта бүлмә температурасыннан бераз җылырак булганны сибәләр. Ай ахырында, чәчәкләр матур булып үсеп китә башлагач, аерым чүлмәкләргә утыртырга кирәк. Күчереп утырканнын соң 10 көн үткәч "Семицветик" дигән комплекслы минерал ашлама белән ашларга кирәк булачак. Соңыннан ат тизәгеннән ясалган "Буцефал", "Радогор", "Каурый" кебек ашламалар кулланырга була. Мондый ашламалар чәчәкләрне төрле корткычлардан саклый, аларның тамырын ныгыта.
Март аенда бакчада да эш җитәрлек
Яз айларында эшләнә торган иң кирәкле эшләрнең берсе – агачларны кисү һәм аларны акшарлау. Бу эшне нәкъ менә бүген, агачларда бөреләр пәйда булганчы, һава температурасы җылымса гына булган вакытта башкарырга кирәк. Куакларның һәм агачларның корган ботакларын ел саен кисеп торырга кирәк. Чөнки аларда корткычлар күп була, нәкъ менә шул ботаклар агачның барлык ботакларына да авыру таратып тора. Агачларны кисү аларны яшәртү өчен дә эшләнә. Яшь агачларны сак кына, аларга аерым бер төзек форма бирү өчен генә кисәргә кирәк. Агачларны теләсә кайсы урыннан кисәргә ярамый. Югары үскәннәренең очын, юан ботаклары астыннан килеп чыккан яшь ботакларны, бер-берсенә комачаулык итә торган, яктылык каплый торган ботакларны гына кисү зарур. Киселгән агач бар яктан да тигез, матур булып калырга тиеш. Агачның бар ягына яктылык бертигез төшеп торса, тагын да яхшырак. Киселгән урынны каплап, махсус катнашма белән сылап куярга кирәк.
Март ахырында профилактика максатыннан алма, груша, слива, чия агачларын бакыр һәм тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Берничә көннән соң агачларны озак саклана торган акбур белән акшарларга да була. Акшарланган агачларны авырулар да алмый, аларга кояш нурлары да зыян салмый. Март башында һава температурасы кискен үзгәрешләр кичерә. Көндезләрен җылы булса, кичләрен һәм төнге сәгатьләрдә салкын һава саклана. Мондый үзгәрешләр агачларга тискәре йогынты ясый. 15-18° ка кадәр җылы көннәрдә агач кәүсәләре җылына, ә төнге сәгатьләрдә туңа. Мондый күренеш агачларның ныклыгын, чыдамлылыгын киметә, кәүсәләрен каплап торган катламы ярыла башлый. Яраланган урыннарга төрле корткычлар ияләшә, авыру китереп чыгара торган микроорганизмнар пәйда була. Агач акрынлап үлә башлый.
Март аенда бакчадагы агачларның барысын да җентекләп карап чыгарга кирәк. Чия, алмагач иртә язда кыздыра торган кояш нурларыннан зыян күрә. Аңа корткычлар ияләшә. Аларны дәвалау җиңел түгел. Шуңа күрә иң элек профилактик чаралар күрү зарур. Көндезге кояш нурларыннан саклау өчен агачларның кәүсәләрен ак кәгазь белән төрергә киңәш ителә. Мондый ысул температураны 5-6º ка киметә. Әмма ул озакка бармый. Иң кулае - "ФАС" белән акшарлау. Акшарлауны астан өскә таба башкарырга кирәк. Тәҗрибәле галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты В.Г.Шайкин агачның өлешчә төп кәүсәсен генә түгел, ә ботакларны да буярга киңәш итә. Чия, татлы чия (черешня), караҗимеш агачы (слива), алмагач өчен мондый ысул аеруча файдалы.
Венедикт Дадыкин,
журналист, агроном
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев