Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Яңадан чәчәргә туры килми

Май башында төшкән кырау Татарстан авыл хуҗалыгына өлешчә зыян китергән. Якынча мәгълүматлар буенча, 1000 гектар мәйдандагы культуралар һәлак булган. Бу барлык чәчүлек җирләренең 0,01 проценты дигән сүз. Биектау районы аграрийлары язгы чәчүгә апрель азагында төшкән иде.

Нәкъ шул көннәрдә тарихка кереп калган салкын көннәр башланды да инде. Без районда чәчүлекләрнең бүгенге көндәге торышы турында белештек.  Көзге һәм язгы культуралар  салкыннардан шактый гына стресс кичерсә дә, яңадан чәчәр дәрәҗәдә зыян күрмәгән.  Шулай да аларның барысына да ашыгыч ярдәм чаралары үткәрү мөһим. Татарстан Республикасы буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалының Биектау  районы бүлеге хезмәткәрләре атна саен чәчүлекләргә фитомониторинг үткәреп, аларның хәлен анализлап торалар.  

“Май башында булып узган салкыннар районның барлык чәчүлек җирләренә дә кагылды, -  дип билгеләп үтте бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Лариса Смирнова. – Шулай да, чәчүлек җирләренә әллә ни зыян салмады, Кайбер урыннарда үсентеләрнең очлары гына куырылган. Әмма критик хәлдә түгел.  Салкыннардан соң килгән җылы һава торышы үсемлекләргә тернәкләнеп китәргә ярдәм итәчәк һәм игеннәр үз вакытында өлгерер дигән өмет бар”.

Белгечләр туфракның өске өлешендәге  температураны тикшереп торалар. Бүгенге көндә ул 14 градус тәшкил итә. Бүлек хезмәткәрләре бер квадрат метр мәйданда тишелеп чыккан культуралар санын билгеләп, һәрберсенең  торышын анализлыйлар. Мәсәлән, аерым бер басуда  бер квадрат метр мәйданда 350 үсенте бар. Аларның тамыры нык, корткычлар белән зарарланмаган, бүгенге көндә актив үсү чорын кичерәләр. Белгечләр фикеренчә, быелгы май салкыннарын кичергән үсентеләр өчен бу яхшы күренеш. Гадәттә, яз уңай килгән елларда,  бер квадрат метрда якынча 420 үсенте була.

Иген үстерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үсемлекләрне стресс хәленнән чыгару өчен төрле препаратлар һәм ашламалар кулланырга кирәк булачак. Белгечләр микроэлементларга бай булган тиз эрүчән ашламалар кулланырга киңәш итәләр, составында  аминокислота булган препаратлар бу очракта бигрәк тә кулай. Салкыннар бер яктан зыян салса, икенче яктан үсемлекләрне зарарлый торган төрле корткычларны юк иткән.

“Түбән температура кичергән үсентеләргә корткычлар әлегә зыян салмаячак, - ди Лариса Смирнова. – Әмма җылы көннәр башлану белән корткычлар яңадан уяначак һәм иген кырларын “басып алачак”. Шуңа күрә без басуларны тикшереп, анализлап торабыз. Нинди дә булса корткыч яисә чүп үләне таралуын күрәбез икән, аңа каршы Россия Федерациясе территориясендә рөхсәт ителә торган  пестицидларны һәм агрохимикатларны тәкъдим итәбез”.

Сабан чәчсәң, сазга чәч, дигәннәр борынгылар. Быелгы язгы культуралар салкын җиргә төшүгә дә карамастан, стрессны әйбәт кичергән. Алга таба һава торышы үзенең климатик нормасына кайтачак, яңгырлар да булуы ихтимал, диләр белгечләр. Димәк, язгы культураларга үсеп, ныгып китәргә менә дигән шартлар булачак.

Бүгенге көндә Биектау районында язгы культуралар чәчү планлаштырган мәйданның яртысында тәмамланган инде. Терлекләргә яшел азык әзерләү июнь башында старт алачак.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев