Гаилә фермалары булдыру – төп бурычларның берсе
Авыл җирлекләренең үз кешеләре алдында ел да уздырыла торган отчет җыелышлары Айбашта башланып китте. Бирегә Яңа ел ялларыннан соңгы беренче эш көнендә Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә район хакимияте һәм башка тармакларның җаваплы хезмәткәрләре килде. Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин чыгыш ясады. Барлык урыннардагы кебек, биредә дә социаль мәсьәләләрне...
Авыл җирлекләренең үз кешеләре алдында ел да уздырыла торган отчет җыелышлары Айбашта башланып китте. Бирегә Яңа ел ялларыннан соңгы беренче эш көнендә Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә район хакимияте һәм башка тармакларның җаваплы хезмәткәрләре килде.
Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин чыгыш ясады. Барлык урыннардагы кебек, биредә дә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм уңайлы инфраструктура булдыруга зур әһәмият бирәләр. Узган ел исә әлеге максатларда үзара салым акчасын тоттылар. Шуңа күрә дә Равил Рәкыйп улы чыгышын нәкъ менә шушы темадан башлады да:
- Узган ел референдум карары нигезендә халыктан 57 мең сум акча җыелды, дәүләттән 228 мең сум алдык. Шушы 385 мең сумны Айбаш, Яңавыл, Олы Көек, Каракүл, Кодаш авылларында 800 метр озынлыктагы юлга вак таш җәюгә файдаландык. Быел халык 300 әр сумнан җыярга, дигән карарга килде һәм бу акчалар да шулай ук юлларны тәртипкә китерүгә тотылачак, - дип сөйләде докладчы.
Җирлек территориясендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы нигезендә Яңавылдагы күл чистартылган, чишмә урыны тәртипкә китерелеп, чиш-мә суы күлгә ага торган итеп эшләнгән. Су ала торган колонка корылмаларын яңарту дәвам итә - яңа будкалар төзелә, искеләре ремонтлана. Айбаш авылында урамнарны яктырту өчен энергия-не аз куллана торган 30 яктырткыч куелган. Иске балалар бакчасы һәм тузган сарайлар урынын чистартып, республика программасы буенча полициянең участок вәкиле өчен офис-йорт төзелгән. Айбашта мәдәният йорты саласы урын чистартылып, нигезе салынган һәм 200 урынга исәпләнгән мәдәният объекты төзе-лә башлаган. Болар авыл җирлегендә башкарылган зур эшләрнең кайберләре генә. Төзекләндерү эшләре быел да дәвам иттереләчәк.
Гражданнар җыенында кузгатылган мөһим темаларның берсе - гаилә фермалары булдыру. Җирлек башлыгы сүз-ләренә караганда, авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү һәм ныгыту өчен кредитлардан актив файдалана. Соңгы өч елда - 61, шул исәптән узган ел 10 кредит алынган. 2013 елда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 354, ә узган ел 490 тәшкил иткән. Илле гаилә үз хуҗалыгында ике һәм аннан күбрәк сыер, ике-өч бозау асрый. Егерме биш гаилә саву аппараты алган, хуҗалыкларында берничә сыер асраучы тагын егерме биш гаилә саву аппаратларын 40х60 программасы буенча алырга теләк белдерәләр.
Бүгенге көндә иң нык борчыган мәсьәлә - Кодаш авылына юл салу. Аның уңышлы хәл ителүенә биредә гаилә фермасы оештырганда гына исәп тотарга мөмкин. Чөнки республика программасы нигезендә андый фермага каты түшәмәле юл салу күздә тотыла.
- Әлеге юнәлештә эш алып барыла. Кодаш авылында Фидаил Идрисов 12 сыер һәм 12 бозау асрарлык сарай салды. Бүген аның хуҗалыгында 7 сыер һәм 5 тана бар. Гаилә фермасы статусын алу өчен документлар җыю эшен активлаштырып җибәрергә кирәк, - дип ассызыклады Равил Сафиуллин. - Хәниф Нургалиев белән Хәйдәр Гарипов та гаилә фермалары оештырырга ниятлиләр. Документлар теркәүне тизләтүдә һәм юл төзелешен республика программасына кер-түдә безгә район ярдәме кирәк булачак, - диде ул.
Җыелышта Айбаш мәктәбе директоры Надир Лотфуллин, "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Ринат Мөхәммәтшин һәм башкалар чыгыш ясады.
Җыенда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга тулы җаваплар ишеттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев