Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектаулы Илгизәр Колмаментьев хәрби зона өчен санитар арбалар ясый

Биектау районында яшәүче Илгизәр Колмаментьев махсус хәрби операция зонасында көрәшүчеләр өчен санитар-эвакуацион арбалар ясап җибәрә.

Ильгизәр Равиловичның  үз улы да хәрби зонада илебез бөтенлеге, азатлыгы өчен көрәшә. Улы, гомерен куркыныч астына куеп, сугыш кырында дошман белән көрәшкәндә ата йөрәге ничек тыныч кына түзеп ятсын ди инде!  Бу игелекле эшкә күптән түгел генә алынуына карамастан, фронтка инде ул дүрт дистәдән артык арба ясап җибәргән. Бу арбалар яралыларны, һәлак булган солдатларны сугыш кырыннан алып чыгучы хәрбиләрнең бурычын җиңеләйтә, алгы сызыкка корал ташуда да ярдәм итә.

Халык  арасында алтын куллы, яңача фикер йөртә торган  осталар байтак. Мондый арбаның проектын  беренче тапкыр махсус хәрби операция башлангач та Альберт Әхмәтҗанов ясаган һәм эшләп караган булган. Альберт Рәфкәтович инженерлар гаиләсендә туып үскән. Җиңел, бик тиз хәрәкәт итә торган һәм кулланыр өчен уңай санитар арбаны берничә көндә ясап та куя ул.   Яралы солдатларны тиз генә имин зонага чыгару өчен менә дигән транспорт чарасы. Арба нибары 12 килограмм авырлыкта булса да, аңа 120 килограммга кадәр йөк салып ташырга була.  Кайда ватылса, шунда ремонтлап, яңадан эшкә җигәргә мөмкин.

“Хәрби шартларда яраланган солдатларны вакытында имин зонага чыгару, аларның гомерен саклап калу бик мөһим. Транспорт булмаса бер яралыны берничә кеше күтәреп алып чыгарга тиеш. Ә арба белән бер кеше дә идарә итә ала. Беренче арбаларны без 2022 елның ахырында ясап җибәрдек. Ул вакытта арбаларны танк училищесының мобилизацион үзәге кабул итеп алды. Лениногорск егете Руслан Тинчуринга аеруча рәхмәт. Ул да махсус хәрби операция зонасында көрәшә. Арбаларны ул да мактый”, – ди Альберт Әхмәтҗанов.

2023 ел башында афганчылар җәмгыяте аша хәрби зонага тагын берничә арба ясап җибәрәләр. Бөгелмә шәһәрендә урнашкан бер җитештерү цехында Альберт Рәфкәтович проекты буенча 25 арба ясыйлар һәм аларны да тиз арада хәрби зонага озаталар.

Агымдагы ел башында Альберт Рәфкәтович Биектау районында яшәүче Илгизәр Колмаментьев белән таныша. Илгизәр Равилович социаль челтәр аша хәрби зонада санитар арбаларга зур ихтыяҗ барлыгын белеп ала. Аларны ясау өчен шактый гына акча кирәк булуын белә   һәм солдат атасы үзенең ярдәмен тәкъдим итә.

“Мин металл белән эшли беләм, - ди Илгизәр Равилович. – Эретеп ябыштыру эшләрен дә сыйфатлы гына башкарам. Эвакуацияли торган арбаларны үз кулым белән эшләп карыйсым килде. Ярты ел вакыт эчендә 40 арба ясап озаттым. Тагын 5 арба әзерләп куйдым. Махсус хәрби операция темасы беркемгә тынгылык бирми. Анда безнең солдатлар һәлак булганда тыныч кына яшәп буламыни? Барысын да аңлыйм, чөнки үз улым шунда.  Хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Санитар арбаларны никадәр күбрәк ясыйбыз, шул кадәр солдатның гомерен саклап калабыз, дигән сүз”.

Татарстан Кулибиннары солдатлар өчен пилотсыз оча торган аппаратларга каршы торырлык чаралар да уйлап тапкан. Аларны эшкә җигәр өчен акча кирәк.

“Россиядә андый чаралар уйлап табылган инде.  Аларны махсус предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итеп эшләргә кирәк. Андый максат бар, әмма барысын да әйтеп бетерергә ярамый. Бу әлегә хәрби сер булып саклана”, - ди Альберт Рәфкәтович Әхмәтҗанов.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев