Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектауда «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды.

Биектау районында яшәүче туган телне сөючеләр «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашты. Әлеге мөһим чара 2024 елның 1-8 ноябрь көннәрендә узды.

Акция Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм  Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы башлангычы белән оештырылды. Акциянең максаты республикада яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә игътибарны җәлеп итүдән гыйбарәт. Бу чара, шулай ук, Россия Федерациясе халыкларының татулыгын, этникара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, халыкның этнографик белем  дәрәҗәсен күтәрә. «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашырга теләүче биектаулылар  Биектау авыл клубына җыелдылар. Акциянең нәкъ менә биредә узуы да очраклы түгел, чөнки монда дүрт елдан артык инде «Сөйләк» («Сказ») этно-мәдәни клубы эшләп килә.

“Этно-мәдәни клубта без Идел буенда, аерым алганда, Биектау төбәгендә  яшәүче халыкларның  инде онытылып бара торган гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, милли мәдәниятен, декоратив- гамәли сәнгатен өйрәнәбез, аларны барлыйбыз һәм яңадан тормышка кайтару өстендә эшлибез. Шунысы куанычлы, Биектау районында «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Шулай ук, мәйданчыкларда язарга мөмкинлекләре булмаганнарга  «Зур этнографик диктант» сайтында (www.miretno.ru) онлайн-тест узу оештырылды, акцияне күбесе онлайн форматта язды. Модый күренеш тә куандыра. Әмма безгә килеп язучылар саны да кимеми”, - ди Биектау авыл клубының сәнгать җитәкчесе  Татьяна Зеленяк.

Быелгы акциядә йөздән артык биектаулы  катнашты.

Биремнәр тест формасында бирелде. 16 яшькә кадәр булган катнашучылар – 20, 16 яшьтән өлкәнрәкләр  30 сорауга җавап бирергә тиеш иде.

“Этнографик диктант яшьләр өчен генә түгел, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, гомумән, илебездә яшәүче барлык милләт халкы өчен  мөһим чара, - дип билгеләп үтте Биектау районы китапханәләр системасы директоры Лилия Хәмидуллина. –  Проект мөмкин кадәр күбрәк кешене Россиянең төрле халыклары мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыруны максат итеп куя”. Быелгы диктантның темасы Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә багышланды. Тагын 10 сорау Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә багышланган иде.

Дмитрий Ивановның әнисе  этнограф булып эшли һәм еш кына экспедицияләрдә катнаша. Туплаган белемен ул үзенең 4 баласы  белән дә уртаклаша.

“Минем әнием Идел буенда гомер итүче халыкларның тормыш-көнкүреше, традицияләре, гореф-гадәтләре белән тирәнтен кызыксына, - ди 3 нче урта мәктәпнең 8 «Б» сыйныфында укучы Дмиртий. – Ул бездә дә бу темага карата кызыксыну уятты. Бик мөһим тема. Мәктәптә дә мондый темаларга  игътибар күбрәк булсын иде”.

Диктант биремнәренә җавап бирү өчен барлыгы 45 минут вакыт бирелде. Барлык биремнәргә дә дөрес, тулы җавап биргән кеше 100 балл туплый ала.  Диктант нәтиҗәләре 13 ноябрьгә кадәр билгеле була. Аны һәркем  шәхси идентификацион коды белән сайтка кереп белә ала. Акциядә катнашкан кешеләргә сертификат та бирелә.

Алинә Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев