Биектауда юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Биектауның 6 нчы урта мәктәбендә юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу чарасы узды.
Искәртеп үтәбез, Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү, башбаштаклыкларга каршы чыгу.
Бу көнне районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре
балаларга кабат юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган викторинада катнаштылар, юл-транспорт фаҗигасында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Балалар юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белеп үсәләр. Ул вакытта аларны әти-әниләре җитәкләп йөртсә, мәктәпкә инде укучылар еш кына үзләре генә баралар. Ә юлларда машиналар саны елдан-ел артып тора. Балаларны юлларда сак булырга өндәү беркайчан да артык булмый.
“Без барыбыз да юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучылар, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Биектау районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы, полиция майоры Айрат Асадуллин. – Димәк, барыбыз да юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белергә тиеш. Һәлакәтләр көтмәгәндә килеп чыга. Иң киң таралган хокук бозулар арасында тизлекнең һава шартларына туры килмәве, юл чатларын үтү кагыйдәләрен бозу, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, игътибарны читкә юнәлтү һәм башкалар тора”.
Чара кысаларында уздырылган викторина укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен ачыклады. Балалар барысы да викторина сорауларына җиңел һәм дөрес җавап бирделәр. Хәтта кайбер укучылар юл йөрү кагыйдәләрен шигъри рифмага салып сөйләп тә күрсәттеләр. Мондый алым укучыларга кагыйдәләрне җиңел үзләштерергә ярдәм итә.
Шунысы игътибарга лаек, күп кенә балалар юл йөрү кагыйдәләрен әти-әниләренә дә өйрәтәләр һәм бергә йөргәндә әти-әниләрен дә кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыралар.
“Мин үзем мәктәпкә барганда җәяүлеләр юлыннан гына барам һәм барлык кагыйдәләрне төгәл үтим. Әти-әнием кайвакыт миңа үзләре күнеккән юлдан барырга кушалар. Әмма мин аларга кагыйдә буенча гына йөрергә кирәклеген искәртәм”, – ди 6 нчы мәктәпнең 4 «А» сыйныфы укучысы Ләйлә Мирманова.
“Мин дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтим. Машиналар булмаган очракта да светофорның яшел уты янгач кына юлны аркылы чыгам”, – ди Ләйләнең сыйныфташы Тимерхан Садреев.
Юллар ялгышларны кичерми дип еш кабатлыйбыз. Еш кына аянычлы хәлләрне ишетеп өзгәләнәбез, гыйбрәтләнәбез. Агымдагы елның 10 аенда гына да Биектау районында 47 юл-транспорт һәлакәте теркәләгән. Нәтиҗәдә, 60 кеше төрлә дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, 8 кеше һәлак булган. Ни кызганыч, аларның берсе яшәргә дә өлгермәгән сабый була. Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре дә еш кына рейдлар оештыралар, юлда йөрүчеләр белән әңгәмәләр алып баралар, балалар катнашында уза торган чараларда роликлар, фильмнар күрсәтәләр, викториналар үткәрәләр.
Юлда йөргәндә балалар күбрәк әти-әниләреннән үрнәк алалар. Шуңа күрә инспекторлар төп игътибарны әти-әниләр арасында аңлату эшләре алып баруга юнәлтәләр.
“Балалар кечкенә, алар үз тормышларына адым саен диярлек куркыныч янаганын аңлап та бетермиләр, - дип билгеләп үтте Х.Гәбәши исемендәге 6 нчы урта мәктәп директоры Игорь Кутенин. - Шуңа күрә, иң беренче чиратта, өлкәннәргә, машина руле артында утыручы шоферларга мөрәҗәгать итәргә телим. Кеше тормышында баладан да кадерлерәк беркем дә юк. Үзебезнең ваемсызлык һәм мәгънәсезлек аркасында бала гомере өзелмәсен иде”.
Алинә Камалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев