Биектау ветераннары тарихи урыннар белән таныштылар
Биектау районының туган як тарихы белән кызыксынучы пенсионер-туристлары Әтнә, Арча, Биектау районнарының тарихи урыннарында булып кайттылар. Әлеге экскурсияне “Актив озын гомер” төркеме пенсионерлары өчен Биектау районы ветераннар Советы оештырды. Экскурсиягә ветераннар ныклап әзерләнделәр: аның маршруты белән таныштылар, оештыру эшләрендә катнаштылар. Туристларга кызыклы программа тәкъдим ителде.
Ул Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгын, Ямаширмә авылындагы музей-остаханәсен, 1892 - 1895 елларда Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди утарын, XIX гасырдагы Даутовлар һәм Бакировлар йортын, Бәрәскә авылындагы 1769 елда төзелгән мәчетне үз эченә алды.
Экскурсиягә иртәнге сәгатьтән үк кузгалдылар. Чөнки пенсионерларны кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар көтә иде. Күбесе әлеге тарихи урыннарны күп тапкырлар күреп, җай чыккан саен ул урыннарга кабат барып торсалар да, оештырылган чарадан калырга теләүчеләр табылмады.
“Әтнә районында безне Әтнә драма театры артистлары каршы алды, - ди Римма Антонова. – Алар райондагы һәр истәлекле урынны театральләштерелгән тамаша белән тәкъдим иттеләр. Шул чор костюмнары кигән һәм шул чорның тормыш-көнкүрешен чагылдырган күренешләр чын мәгънәсендә сине борынгы мохиткә алып кереп китә. Әтнәдә без күбрәк XIX гасыр тарихы белән таныштык”. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, тарихи урыннар белән таныштырып йөрүче дә, хәтта автобус йөртүче дә Әтнә театры артистлары иде. Автобус берсеннән берсе кызыклы урыннарга тукталып барды. Кайбер объектлар гасырлар үтсә дә үзенең беренчел архитектура йөзен саклап кала алган. Димәк, аларга сакланып калырга, яңа буыннарга үзгәрешсез күчәргә ярдәм иткәннәр. Объектларның күбесе чын мәгънәсендә республиканың мәдәни мирасына керергә лаеклы.
Биектау районы Урта Идел буеның тарихи, мәдәни, рухи үзәкләренең берсе булып тора. Биредә кайчандыр бу тирәдә яшәгән халыкларның тарихы, мәдәнияты, уникаль археология һәйкәлләре сакланып калган. Биектау районы археологик, эпиграфик, архитектура һәм башка мәдәни, тарихи объектларга бай район. Бүгенге көндә биредә 68 археологик объект исәпләнә. Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы республиканың археологиясе картасына кертелгән. Музейның күргәзмә залларында шәһәрлектә табылган уникаль экспонатлар тупланган. Алар барысы да Иске-Казан шәһәрлеге территориясендә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. XIII гасырга караган тарихи һәйкәлдә Казан арты татарларының гореф-гадәтләре, мәдәнияты чагылыш таба.
Бүгенге көндә Ямаширмә авылына да бик күп туристлар килә. Анда халык һөнәрчеләренең, кәсепчеләренең музей-остаханәсе бар. XIX- XX гасыр чикләрендә яшәгән осталарның борынгы технологияләрне кулланып ясалган уникаль кул эшләнмәләре Россиянең бер генә музеенда да юк.
Пенсионерлар Кырлай авылында да булдылар. Анда 1892 – 1895 елларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән Сәгъди Салихов өе торгызылган. Шагыйрьне уллыкка алган Сәгъди йорты Яңа Кырлайда урнашкан. Йорт кечкенә Апуш яшәгән чорны мәңгеләштергән. Анда көнкүрештә кулланылган әйберләр, кыйммәтле экспонатлар, Сәгъдинең шәхси әйберләре урын алган.
Олы Әтнә районының туган якны өйрәнү музее Даутовлар йортында урнашкан. Шуңа күрә, аның бусагасыннан керү белән элеккеге авыл өенә аяк баскан кебек буласың. Әйтерсең, әле дә биредә хуҗалар тыныч кына гомер кичерә. Чөнки музей-йорт барлык нечкәлекләрне, таләпләрне төгәл үтәп эшләнгән. Монда борынгы Әтнә халкы дан тоткан казанышлар залы да бар. Әтнәлеләр оста куллы булганнар: чабата үргәннәр, итек басканнар, киндер тукыганнар,теккәннәр, бәйләгәннәр. Биредә борынгы үтүк, самовар, сәгать, савыт-саба күргәзмәләре дә урын алган.
Даутовлар йорты борынгы татар өен хәтерләтә. Мич өйдә үзәк урынны алып торган. Чөнки ул җылыткан да, ашаткан да, яшәткән дә. Мич янында утын, күмер ята. Хуҗабикәнең табалар куя торган урыны да үзенчәлекле ясалган. Даутов үзе бик юмарт кеше булган, ярлыларга матди ярдәм күрсәткән, бик күп игелекле эшләр калдырган. Биектаудан килгән туристлар Олы Мәнгәр авылында урнашкан Бакировлар утарында да булдылар. Ә Бәрәскә авылында 1769 елда төзелгән беренче таш мәчетне карадылар.
Пенсионерлар 6 сәгать дәвамында 320 километр араны уздылар. Экскурсия барышында аларны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары озата барды. Әлеге театр күптән түгел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте. Бер гасырлык юбилейга да озак калмады инде. Театрны Татарстанда гына түгел, Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Артистлар һәр объектта туристларга кече бер спектакль күрсәттеләр, уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр.
“Без XVIII-XX гасыр мохитендә булып кайттык, - ди Разыя Абзалова. - Безнең төбәктәге тарихи-археологик музейлар барысы да дәүләт тарафыннан саклана. Татарстаныбыз зур һәм бай тарихлы. Бүгенге көндә дә аның авыллары төзек, чиста, юллары әйбәт, табигате искиткеч матур. Бүгенге заман йортлары янәшәсендә тарихи объектлар утыра. Аларны халык онытмый, күз карасыдай саклый, алар игътибар үзәгендә”.
Биектау пенсионерлары өчен эчтәлекле экскурсияне Муса Нигматович һәм Римира Нәгыймовна оештырды. Ветераннар яңа экскурсияләр турында хыялланып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев