Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау районы мәгариф учреждениеләре «Осталар шәһәре» ярминкәсендә катнашты

«Казан» Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узды.

 Ярминкәдә урын алган эшләнмәләрне республиканың 43 муниципаль районыннан,  шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән мәктәп, колледж һәм техникум, барлыгы 300 дән артык мәгариф оешмасы,  укучылары тәкъдим итте. Күргәзмә кунаклары пешкән ризык, бөртекле культуралар, агач эшләнмәләре, декоратив-кулланма иҗат эшләнмәләре, металл эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегү эшләнмәләре, йомырка һ.б. сатып алды. Ярминкәдә сатылган продукциянең гомуми бәясе 4 млн. сумнан артык тәшкил итте. Мондый чаралар укучыларда эшмәкәрлек сыйфатларын тәрбияләүдә, һәр эшкә иҗат күзлегеннән карарга өйрәтә, аларда сакчыллык сыйфатлары тәрбияли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев