Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау районы Юртыш авылы мәчете янәшәсендә төзелүче мәдрәсә инде өлгерү алдында

Әмма төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү өчен ярдәм кирәк. Авыл тарихында беренче бу дини уку йорты булачак.

-Авылыбызга мәдрәсә бик кирәк.Дин бит һәркемне бары тик игелеккә, тәртипкә, чисталыкка, кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Бүгенге көндә мәчетебездә утыздан артык бала белем ала. Әмма мәчеттә уку өчен шартлар җитәрлек түгел, шуңа мәдрәсәнең өлгерүен түземсезлек белән көтәбез”,-ди Юртыш авылы имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Зәбиров.
Күргәнебезчә,  хәзерге вакытта  биредә иң зур, иң авыр һәм төп эшләр инде башкарыла. Бу олы хезмәтне ахырына җиткерү өчен өстәмә ярдәм кирәк. Тамчыдан күл җыела, ди халкыбыз.
Мәдрәсә төзелешендә катнашырга теләүчеләр  ярдәм итү буенча 89178892996 (имам-хатыйб) телефон номерына мөрәҗәгать итә ала. 
Игелекле эштә бердәм булып, мәдрәсәне бергә торгызырга насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев