Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдиновның 9 май бәйрәме уңаеннан котлавы

Хөрмәтле Биектау районы халкы, кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хәрби-интернационалистлар, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз һәм аларның гаилә әгүзалары!

Сезне Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. 9 Май – иң бөек бәйрәм. Ватаныбыз тарихында гына түгел, бар дөнья тарихында аның әһәмияте бик зур. Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Утлы елларда бөтен ил белән бергә Биектау районы  халкы да Ватанны саклаучылар сафына баскан. Районыбызның 16 меңнән артык улы һәм кызы фронтка киткән. 10 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып калган.  Сугыш тәмамланганга 79 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелып, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салган. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән. Бүгенге көндә дә илебез зур сынаулар кичерә. Корыч ихтыярлы каһарман бабаларыбыз үрнәгендә тәрбияләнгән яшь буын илебез чикләре иминлеге, аның күпмилләтле халкы бердәмлеге, социаль һәм икътисади бәйсезлеге  өчен махсус хәрби операция зонасында көрәшә. Бөек рухлы халкыбыз  бу  кырыс сынауларны  да,  һичшиксез, җиңеп чыгачагына безнең иманыбыз камил. Чөнки безнең бәгырьләрдә хак эшнең барыбер өстен чыгасына, дошманны тар-мар итеп, илебезнең җиңү яулаячагына ышанычын югалтмаган дәһшәтле еллар буыны - бабаларыбыз рухы яши. Украина чигендә көрәшүче кадерле якташларыбыз! Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, һәрберегез өчен борчылабыз, сезнең ныклы һәм көчле рухлы, чын патриот булуыгызга сокланабыз.    Көн саен сездән яхшы хәбәр ишетергә тилмереп, сезнең исән-имин туган җиргә әйләнеп кайтуыгызны теләп догада яшәүче әти-әниләрегезгә, хатыннарыгызга, балаларыгызга күркәм сабырлык телибез.

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар! Һәрберегезгә имин тормыш, озын гомер, исәнлек-саулык телим. Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз булсын.

Бу бәйрәм һәрвакыт тынычлыкта һәм шатлыкта гына  үтсен иде! Данлы Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев