Батыр якташыбыз хөрмәтенә митинг узды
Биектауда Россиянең ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган митинг узды.
Әлеге чара Биектауның 3 нче урта мәктәбендә белем алган, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы өчен көрәшүче гвардия майоры Марсель Вафин батырлыгына багышланды. Митингка якташыбызның туганнары, якын дуслары, яшь армиячеләр, югары сыйныф укучылары килгән иде. Марсель Вафин «Батырлык өчен», «Константин Жуков», «Хәрби дан», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев