Авылларны төзек, матур итеп күрәсе килә
Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов гомеренең егерме ике елын җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлады. Әлеге тармактагы барлык реформалар һәм үзгәртеп корулар аның күз алдында һәм аның катнашында узды. Биектау авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазифаларына керешкәнче үткән ун елда ул төрле урыннарда эшләр-гә өлгерде. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан...
Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов гомеренең егерме ике елын җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлады. Әлеге тармактагы барлык реформалар һәм үзгәртеп корулар аның күз алдында һәм аның катнашында узды.
Биектау авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазифаларына керешкәнче үткән ун елда ул төрле урыннарда эшләр-гә өлгерде. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Геннадий Беспаловны Каенлык бистәсендә урнашкан Дөбъяз «Сельхозтехникасына» җибәрәләр. Биредә яшь инженер-механик беренче көннәрдән үк үзен тирән белемле һәм төптән уйлап эш итүчән белгеч итеп таныта, һәм ике елдан аны предприятие управляющие итеп куялар. Дөбъяз «Сельхозтехникасы» авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән шөгыльләнде һәм колхоз-совхозларның язгы кыр эшләренә һәм уңышны урып-җыюга әзерлеге нигездә әлеге предприятиенең үз бурычларын ничек җитез башкаруына бәйле иде. Геннадий Беспалов җи-тәкчелегендәге хезмәт коллективы үзенә йөк-ләнгән вазифаларны уңышлы башкарды. Оештыру сәләтенә ия булуын күреп, аны Биектау район Советы рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Тик шулай да аның гомерлек эше Биектау авыл җирлеге җитәкчесе сыйфатында булды. Хәзерге вакытта биредә өч меңнән күбрәк йорт хуҗалыгында 12 меңнән артык кеше яши. Территория һаман киңәя һәм үсә. Биредә район күләмендәге учреждениеләрнең яңа биналары төзелә.
- Бездә халык саны табигый үсеш нәтиҗәсендә дә арта, - ди Геннадий Беспалов. - Агымдагы елның узган чорында 144 бала дөньяга аваз салды, 63 кеше бакыйлыкка күчте.
Ул һәрвакыт авылларны төзекләндерүгә, тормыш-көнкүрештә уңайлы
шартлар тудыруга зур игътибар бирде. Халыкны су белән тәэмин итү өчен коммуналь хуҗалык түгел, ә авыл Советы җаваплы булган еллар да бар иде. Күп кеше суны колонкадан ташыды. Кыш көн-нәрендә Геннадий Тимофеевич иртә таңнан торып, катмаганнармы, суы агамы, дип, барлык колонкаларны тикшереп-барлап чыга торган иде. Өлкән кешеләрнең үтенечләренә дә бик игътибарлы булды ул. Өлкән яшьтәге апа, әбиләрнең: "Ул бит безнең алтын баганабыз", - дигән сүзләрен еш ишетергә туры килгәне бар. Ул Совет территориясендә урнашкан зур предприятие җитәкчеләре белән эшлекле мөгамәлә урнаштырды. Аның эш нәтиҗәләре турында тәгаен генә әйтә алмасам да, биредә ирекле халык дружинасы эшен дә районда беренчеләрдән булып яңарттылар. Геннадий Тимофеевич җәй айларында эшсезләрдән, үз территориясен, аеруча олы юл кырыйларын чүп-чардан арындыру өчен, бригада төзи.
Соңгы елларда гомумән алганда районда да, шул исәптән Биектау авыл җирлегендә дә, төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Әле күптән түгел генә гражданнар җыенында учреждениеләр, торак йорт-лар, урамнарның ничек матур итеп бизәлүен видеокадрлар аша күрсәт-теләр. Матур урыннар шактый. Быел авыл җирлеге мөһим бурычларны хәл итү өчен үзара салым акчасыннан нәтиҗәле файдаланды. 2015 елга да планнар корып куелган инде.
- Үзара салым акчасын файдалануның төп юнәлешләреннән берсе - зиратлар территориясен алты гектарга киңәйтү һәм койма тоту, алар янына бару юллары төзү, - дип сөйләде Геннадий Тимофеевич. - Дүрт балалар мәйданчыгы ясап куярга, барлык авылларда да каты түшәмәле төрле озынлыктагы юллар салырга, автобус тукталышларына будкалар төзеп куярга, чүп контейнерлары мәйданчыкларын әйләндереп алып, бетон җәю эшләрен дәвам иттерергә планлаштырабыз.
28 октябрьдә Геннадий Тимофеевич 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Саба районының Олы Мирәтәк авылында туган. Мария белән Тимофей гаиләсендә ике ул - Геннадий һәм Юрий үсә. Ни кызганыч, Юрий бик яшьли, 47 яшендә гүр иясе була. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә Геннадий Тимофеевичның әнисе исән. Мария Игнатьевна 90 яшьлек үрне узган, үзен әйбәт хис итә.
- Өйдә утырасы килми аның, хәтта "Пятерочка" кибетенә кадәр барып җитә, - диде ул әнисе турында, аның шулай йөри алуына сөенеп.
1983 нче елда Биектау Саба егете белән Буа кызының язмышларын бергә тоташтыра. Ул вакытта Тамара районның почта бүлегендә оператор булып эшли. Кияүгә чыкканнан соң, Каенлык элемтә бүлекчәсенә мөдир итеп билгеләнә. Эшчән, гади, тыйнак ханым. Аларның беренче куанычлары Артем, әти-әнисен озак кына көттереп, 1992 елда дөньяга аваз сала. Хәзерге вакытта ул Казанның энергетика университетының соңгы курсында белем ала.
Геннадий белән Тамара авыл тормышын яраталар. Тиешле шартлар булмауга да карамастан, алар һәрвакытта да мал-туар асрадылар. Хәзерге вакытта да Беспаловлар үз хуҗалыкларында кәҗәләр һәм тавыклар тоталар.
Геннадий Беспаловның намуслы хезмәте игътибарсыз калмады, ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, аңа "2002 нче елгы Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен", "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә" дигән медальләр тапшырылды.
Геннадий Тимофеевичны юбилее белән котлап, аңа яраткан хезмәтендә яңа үрләр, шәхси тормышында бәхет һәм иминлекләр, нык сәла-мәтлек һәм алга куйган планнарын тормышка ашыруда зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев